Доклад Руководителя исполнительного комитета Сабинского муниципального района об итогах работы за 2016 год

Хөрмәтле Василь Гаязович! Хөрмәтле депутатлар һәм утырышта катнашучылар! Үткән 2016 елда Саба муниципаль районы башкарма комитеты, төбәгебезнең социаль-икътисадый үсешен комплекслы хәл итү юнәлешендә максатчан эш алып барды. Әйтергә кирәк, 131 нче Федераль законы кысаларында, җирле үзидарә органнарының үз биләмәләрендә булган барлык тармакларны үсетеру мөмкинлекләре чикләнелгән. Бу мәсәләне хәл итүдә, республикабызда эшләп килүче, төрле тармакларны үстерүгә юнәлтелгән максатчан программаларның ролен аеруча билгеләп китәсе килә. Булган дәүләт программалары кысаларында районыбызда шактый гына эшләр эшләнеп, халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшыртуга һәм икътисадны үстерүгә нык нигез салынды.

Икътисад курсәткечләренә килгәндә, 2016 елда продукция җитештерү, эш башкару, хезмәт күрсәтү күләмнәре 10 млрд. 875 млн. сум  булып, 2015 елга карата 101 процент тәшкил итте.

Район территориаль продукты курсәткеченең күп өлеше (30%-ты)  авыл хужалыгы тармагына туры килә, бу өлкәдә хужалык итуче юридик һәм физик затлар тарафыннан барлыгы 3 млрд. 265 млн. сумлык продукция җитештерелде. Сәнәгатьтә җитештеру күләмнәре 1 млрд. 698 млн. сум, төзелеш оешмаларының башкарган эш күләмнәре алдагы елга карата 11 %-ка кимеп 1 млрд. 371 млн. сум тәшкил итте.  Хезмәт күрсәтү тармагында 1 млрд. 32 млн.  сумлык  хезмәт күрсәтелде һәм сәүдә өлкәсендә 2 млрд. 553 млн. сумлык товар эйләнеше тәэмин ителде.

Кызганычка каршы, районыбыз табигый ресурсларга бай түгел. Төп байлыгыбыз безнең  - ул басу-кырларыбыз, эш сөючән халкыбыз һәм районыбызның 25% мәйданын биләп торучы урманнарыбыз.

Булган байлыгыбызны исбатлап, авыл хужалыгы тармагы, әлбәттә, район икътисады үсешендә үзенең билгеле бер урынын алып тора.

Игенчеләр тарихына, үткән 2016 ел, бөртекле культураларны иң иртә вакытта җыйнап алган ел буларак кереп калачак. Явым-төшемнәр, үсемлекләр өчен бик кирәк булган айларында аз күләмдә булу сәбәпле, кайбер культураларга шактый зыян килде. Шуңа да карамастан район игенчеләре бөртекле культуралардан  барлыгы 75012 тонна ашлык җыйнап, уртача һәр гектардан                        30,4 центнер уңыш алуга ирештеләр.

Район бюджеты тарафыннан хуҗалыкларга ярдәм күрсәтелеп бер гектарга уртача 54 килограмм тәэсир итүче матдәдә ашлама кертелде (алдагы елга карата 8%-ка күбрәк).

Агротехник чараларны вакытында, төгәл үтәгән хуҗалыкларны әйтеп китү урынлы дип саныйбыз. Елына карата “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиясе 41,2 центнер, “Саба” җәмгыяте 34,3 центнер, “Игенче” җәмгыяте һәр гектардан 33,5 центнер уңыш җыйнап алдылар. Бу күрсәткечләр - чәчүлек орлыкларны вакытында яңарту, ашлама кертү, белгечләрнең тырышлыгы нигезендә ирешелгән хезмәт нәтиҗәсе.

Ләкин, тиешенчә башкарылып бетмәгән эшләр дә бар. Түбән күрсәткечләр бәрәнге һәм кукуруз җитештерү тармакларында күзәтелде. Бәрәңге уртача һәр гектардан 121,4 центнер, кукуруз культурасын бөртеккә җитештерү - 35 центнер гына тәшкил итте. 

Район авыл хуҗалыгында төп җитештерү тармагы һәм керем чыганагы – терлекчелек. Барлык җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясенең 75 %-ты терлекчелеккә туры килә – үткән 2016 елда бу өлкәдә 2 млрд. 441 млн. сумлык продукция җитештерелде.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре көче белән бер сыердан  уртача 7196 килограмм сөт савып алынып барлыгы 52 мең тоннага якын сөт җитештерелде, алдагы елга карата 112%. Ягъни 100 гектар авыл хужалыгы жирләренә сөт җитештерү күләме уртача 814 центнер тәшкил итеп, бу күрсәткеч буенча безнең район Әтнә һәм Балтач районнарыннан кала республикада 3нче урынны алып  тора.   

Хисап чорында авыл хуҗалыгы предприятеләре белән тере үлчәмдә 12 меңдә 69 тонна ит җитештерелде. 100 гектар авыл хужалыгы жирләренә ит җитештерү күләме уртача район буенча 189 центнер (республикада 6нчы күрсәткеч).

Терлекчелекнең тотрыклылыгы һәм үсеше беренче чиратта терлекләрнең баш саннары белән бәйле. 2017 ел башына сыерлар саны 7700 башка җитеп 2016 елның шул чорына карата 104%, сарыклар һәм  кәҗәләр – 6533 баш (114%), атлар – 1461 баш (125%),  дуңгызлар 3%-ка кимеп 38692 баш тәшкил итте.

Шул сәбәпле җитәрлек күләмдә сыйфатлы терлек азыгы әзерләү һәм тиешле дәрәҗәдә мал торакларын булдыру актуаль  мәсәлә булып кала. Терлекләр өчен бер баш шартлы терлеккә 24,1 центнер азык берәмлеге әзерләнде, 200 башлык- 7 һәм 100 башлык- 8 мал торакларында капиталь ремонт эшләре башкарылды. Шулай ук 9 данә силос-сенаж траншеялары төзелде, 3 - бәрәңге саклау складларына реконструкция ясалды.

Хуҗалык өчен иң мөһиме сатылган продукциядән акча кереме. 2016 елда җитештерелгән продукцияне сатудан авыл хуҗалыгы предприятиеләре 2 млрд. 773 млн. сум акча кереме алдылар. Барлык акча кеременең 87%-ты терлекчелек продукциясе сатуга туры килеп, 2 млрд 416 млн сум тәшкил итте.

Әлбәттә, акча керемен терлекчелектә, җитештерелгән сөтнең сыйфаты билгели. Хисап чорында, авыл хуҗалыгы предприятияләре белән тапшырылган сөтнең 6%-ты (3 мең тоннадан артык) югары категорияле булмауын әйтүе урынлыдыр. 

Сыйфатлы сөт җитештерү һәр вакытта актуаль мәсәлә булып калды. Конкуренция кануннары бу өлкәдә яна белемнәр һәм алымнар тәләп итә. Шуны исәптә тотып “Саба” җәмгыятенең Тимершык филиалы базасында сөт бизнес академиясы булдырылды. Биредә илебезнең төрле төбәкләреннән белгечләр белем алачак.

Авыл     хуҗалыгы    тармагында    шәхси    хуҗалыкларны    һәм эшмәкәрлекне үстерүгә хокүмәтебез аеруча игътибар бирә. Үткән 2016 елда 6 гаилә фермасы һәм 1 җитештерү коперативы грантлар отып 20 млн. сумлык дәүләт ярдәме алуга иреште. Шулай ук шәхси хуҗалыкларга терлекләр үрчетү максатыннан 10,5 млн. сумлык республика бюджетыннан субсидия бирелде.

Район территориаль продукты курсәткеченең 17%-ты сәнәгәть тармагына туры килә. Бу тармакта эшләүче предприятияләр көче белән, 2016 елда, барлыгы 1 млрд. 698 млн. сумлык продукция җитештерелде, үсеш алдагы елга карата түбән күрсәткеч белән- 1 процент.

Район сәнәгәть тармагын күпчелектә өч сәнәгәть өлкәсе билгеләп тора: азык-төлек, агач эшкәртү һәм җиңел сәнәгать. Барлык җитештерелгән сәнәгәть продукциясенең яртысы “Экопродукт” җәмгыяте тарафыннан туплана. Әлеге предприятие 2016 ел дәверендә 801 млн. сумлык эшкәртелгән сөт продукциясе җитештереп, адагы елга карата нибары 2 генә процент үсеш тәәмин итә алды.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, җаваплылыгы чикләнгән ”Экопродукт” җәмгыяте бүгенге көндә тиешле куәтенә эшләми. Халыктан җыйналган һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитештергән сөтнең билгеле бер күләме читкә тапшырыла. Алга таба бу предприятие үзенең эшләү ысулларын үзгәртеп бу мәсәләне уңай хәл итәр дип ышанып калабыз. 

Хисап  чорында,  Саба  урман  хуҗалыгы предприятиясе алдагы ел белән чагыштырганда эш күләмен 4%-ка арттырып, тулаем 458 млн. сумлык сәнәгать товарлары җитештерде. Соңгы өч елда, “Агач эшкәртү” сәнәгать мәйданчыгы эшли башлаудан, әлеге предприятие үзененең җитештерү күләмнәрен икеләтә арттыра алды.

Җаваплылыгы чикләнгән “Бетапром” җәмгыятенең эшчәнлеген уңай яктан билгеләп китү урынлы дип саныйбыз. 2016 елда оборона заказларын үтәп барлыгы 252 млн. сумлык продукция  җитештерелде, үсеш алдагы елга карата 16%.  Иң мөһиме – Шәмәрдән бистәсенең 65 кешесе даими рәвештә эш белән тәэмин ителде.

 Шулай ук, җаваплылыгы чикләнгән “Смит” җәмгыятендә товар җитештерү күләмнәре 31 млн. сум гына булса да, әлеге кече эшмәкәрлектә эшләп килүче предприятие үзенең күләмнәрен алдагы елга карата икеләтә арттырып, Шәмәрдән бистәсенең 10 кешесенә эш урыннары булдырды.

2016 ел нәтиҗәләре буенча, “Евро Акцент” компаниясенең эшчәнлеге тәнкыйть сүзләренә лаек булуын әйтеп китми булмый. Планнары зурдан булып, су чистарту корылмалары җитештеру күләмен арттыру максатыннан, компания үз көче белән яңа цех төзеп җихазландырган иде. Ләкин, хисап чорында предприятиенең   җитештерү күләмнәре 77 млн. сумга кимеп, 2015 елга карата өчтән бер өлешен генә тәшкил итте.

Билгеләп  үтелгәнчә, 2016 елда,  тулаем  сәнәгать продукциясен җитештерү күләме районда нибары 1 генә процентка артты. Барлык җирле узидарә органнары өчен сәнәгатьтә уңай динамиканы булдыру төп бурычларның берсе булып кала.

Әлеге мәсәләдә стратегик юнәлешләрнең берсе булып яңа инвесторларны җәлеп итү һәм җитештерү эшен оештыручы кече эшмәкәрлек субъектларына булышлык күрсәтү санала. Шул  максаттан, тулы мәйданы 106 гектар тәшкил иткән, муниципаль дәрәҗәдәге “Саба” сәнәгать мәйданчыгы булдырылды. Тиешле инженерлык инфраструктурасы төзергә федераль программаларга мөрәҗәгать итү  планлаштырыла.  Шулай ук бөтен инфраструктура белән тәәмин ителгән 7,6 гектар мәйданлы “Иштуган” җитештерү мәйданчыгы әзер. Бүгенгесе көндә бу мәйданчыкның, рапс мае җитештерүе белән шөгыльләнүче беренче резиденты эшләп килә.

Әйтергә кирәк, читтән шәхси инвестицияләрне җәлеп итү кыенлыклар кичерә. Төп инвестицияләр дәүләт булышлыгы программалары кысаларында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына гамәлгә ашырыла.

Алда әйтеп киткәнемчә, 2016 елда 6 крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм 1 җитештерү коперативы 20 млн.  сумлык  ярдәм  алды. Шулай ук Лизинг - Грант программасы буенча 10 кече эшмәкәрлек субъектларына 10 млн. сумга якын субсидия бирелде. Әлеге ике программа гамәлгә кергәннән бирле Иштуган һәм Курсабаш авыл җирлекләреннән катнашучылар булмады.

Хөрмәтле депутатлар, утырышта катнашучылар!

2016   елда    районның    2030    елга    кадәр    үсеш Стратегиясе кабул ителде. Стратегия кысаларында кеше капиталын үстерүгә зур әһәмият бирелә һәм моның нигезе булып конкурентлы мәгариф, сәләмәтлек саклау, мәдәният һәм спорт өлкәләре тора. 

Заман тәләпләре, рухи кыйммәтләре үзгәрә тора, шунлыктан мәгарифнең дә яңа шартларда яшәргә, сәләтле балалар тәрбияләүдә җаваплылыгы арта бара.

2016 елда мәгариф өлкәсенә район бюджетыннан 796 млн.сум акча бүленеп бирелде. Бу – район бюджетының 54%-ын тәшкил итә.

Бүгенгесе көндә районда: 11 урта, 7 төп, 3 башлангыч мәктәп, 1 гимназия, 1 лицей, 1 кадет интернат–мәктәп, 1 сәләтле балалар өчен фәннәрне тирәнтен үзләштерүче интернат–мәктәп, 1 мөмкинлекләре чикле һәм авыр үзләштерүче балалар өчен махсус мәктәп-интернат, 1 аграр көллият 3950 балага, шул исәптән 3576 мәктәпләрдә белем бирәләр. Белем бирү учреждениеләрендә 1660 кеше хезмәт куя, шуларның 959ы- педагогик хезмәткәр.

2016 елда – 18 яшь белгеч районыбыз мәктәпләрендә хезмәт юлын башлап җибәрде. Мәгариф системасына сәләтле укытучыларны җәлеп итү максатыннан, районга килгән белгечләрне торак белән тәэмин итү өстен куела, фатир арендага бирелә.

Мәктәпкәчә сыйфатлы белем бирү балаларның уңышлы үсеше һәм киләчәктә дә яхшы укуы өчен гарантия булып тора. Районның 49 балалар бакчасында 2305 бала тәрбияләнә. Электрон чиратта 465 бала балалар бакчасына урнашыр өчен чиратта тора, шуларның 61-е - 1 яшьтән 3 яшькәчә балалар.

Узган уку елында 11нче сыйныфны 162 укучы тәмамлады, шуларның 160ы бердәм дәүләт имтиханы, 2 укучы – дәуләт чыгарылыш имтиханы бирделәр.

Нәтиҗәләргә килгәндә, алар белән тулысынча канәгатьләнеп булмый. Уртача балл республиканыкы белән чагыштырганда, бары тик 7 фәннән генә югары: математика, информатика, химия, жәмгыять белеме, рус әдәбияты, географиядән. Мәктәпне тэмамлаучыларнын барлык 11 сыйныф укучылары да аттестат белән чыктылар.

Бердәм дәүләт имтиханнарында район буенча 60 югары балл алучы исәпләнә. Елдагыча рус теленнән югары балл алучылар куп.

Узган уку елында, фән олимпиадаларының нәтиҗәләре буенча, районыбыз укучылары 52 призлы урынга лаек булды. Сәләтле балалар мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Галимова Илсинә – технология һәм 9 сыйныф укучысы Хисамов Булат - физкультура Бөтенроссия фән олимпиадаларында призерлар булдылар.

Соңгы елларда, һөнәри укыту системасына зур әһәмият бирелә. Саба аграр көллиятендә, хисап чорында, өч белгечлек буенча 383 студент белем алды. Шуларның 225-е читтән килеп укый. Алган беләмнәрне гамәлгә ашыру өчен, җаваплыклары чинләнгән “Саба”, “Татагро”, “Рамазан”, “Сабагро” җәмгыятьләре һәм район финанс бюджет палатасы белән көллият студентлары практика үтү максатыннан хезмәттәшлек турында килешүләр төзелде.

2016 елда Россия күләм инновацион мәктәпләрне үстерү өчен грант игълан ителгән иде. Әлеге бәйгедә Саба Гимназиясе “Внутришкольная система оценки качества” номинациясында  унышлы катнашып, җиңүче дип табылды һәм грантка ия булды. Шулай ук Сабаның сәләтле балалар мәктәбе Татарстан мәгариф министрлыгы оештырган “Уңышлы мәктәп” грантында җиңү яулады. Әлеге грантлар мәктәпләрнең материаль базасын ныгытуга, укытучыларны профессиональ яктан үстерүгә юнәледерелде.

Әйтергә кирәк, районда өстәмә белем бирү мәгәриф өлкәсендә өстенле юнәлешләрнең берсе булып тора һәм бу юнәлешкә аеруча тәләп куела. Балалар иҗат һәм балаларны сәламәтләндерү - белем бирү үзәкләрендә барлыгы 120 берләшмәдә 1800 укучы төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә.  Бигрәк тә техник иҗат  түгәрәге зур кызыксыну белән файдалана.

Түгәрәкләрнең эшчәнлеген яхшырту һәм материаль–техник базасын яңарту максатыннан, район башлыгы мөрәҗәгәтен хуплап предприятиетияләр һәм эшмәкәрләр тарафыннан 1 млн. 190 мең сумлык ярдәм күрсәтелүен билгеләп китүдә урынлыдыр.

Укучыларның җәйге чорда тормыш итүенә җаваплылыкны искәртеп, аларның тиешле дәрәҗәдә ялын оештыру, безнең бурыч булып кала. «Кояшкай» сәламәтләндерү лагеренда 2 сменада 280 бала ял итте. 20 мәктәп яны лагерьларында барлыгы 694  укучы, 13 хезмәт һәм ял лагерьларында – 150 укучы ял һәм хезмәт күрсәтте.  Җәй буена 934 - 14 яшьтән узган укучы эшкә урнаштырылып 8 млн. 987 мең сум хезмәт хакы алдылар (шул исәптән 1 млн. 588 мең сумы бюджет тарафыннан.

Мәгариф  өлкәсендә  алда  торган  бурычлар тагын да  колачлы.  Белем бирү сыйфатын югары дәрәҗәгә күтәреп, яшьләрне бүгенге җәмгыятьтә яшәргә һәм эшләргә өйрәтү, кыскасы киләчәк буынны тиешле дәрәҗәдә тормышка әзерләү - безнең төп максатыбыз булып кала.

Сәламәтлек өлкәсенә килсәк, хисап чорында барлык медицина хезмәткәрләренең халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтүен тәэмин итү төп бурыч булып калды.

Районның    сәламәтлек    саклау    өлкәсендә    2    хастаханә,   2  табиблык амбулатория, 41 фельдшер-акушерлык пункты эшләп килә. Үткән 2016 елда сәламәтлек саклау учреженияләрен финанслауга барлыгы 316 млн. сум акча тотылды, бу акчаның 23 млн. 297 мең сумы халыкка түләүле хезмәт күрсәтүдән керде. Сәламәтлек күрсәтү хезмәтендә 71 табиб (8 табиб 2016 елда эшкә алынып хезмәт күрсәтә башлады), 235 урта медицина хезмәткәрләре әшли.

Сәламәтлек өлкәсендә төп күрсәткечләрнең берсе - район халкы санының бер мең кешегә исәпләгән табигый үсеш күрсәткече,  хисап чорында алдагы елга карата 1,4 пунктына кимеп +2,5 санында теркәлде. Күп чыгымлы авырулар саны 19 (2015 елда бу сан 16 иде). Яңа туган балалар үлеме күрсәткече бер мең яңа туган балага исәпләгәндә 2,2 - алдагы елга караты 0,2 пунктка артты.

Вакытсыз үлемнәр сәбәбе: кан әйләнеше органнары авырулары, яман шеш, авария очракларында тән җәрәхәтләре алу һәм алкоголь эчемлекләр белән агулану. Билгеле, бу тискәре күрсәткечләрне киметүдә барлык тиешле органнарга бурычлар куелды: бүгенгесе көндә кан эйләнеше органнарын давалау корпусын төзу өчен проект эшләре алып барыла; 2015 елда алкоголь эчемлекләр белән агуланып 6 кеше үлсә, 2016 елда мондый очраклар 4-әү.

Шулай ук безне инвалидлык проблемасыда борчымый калмый. Хисап чорында 118 кеше инвалидлык группасы алды, шуның 58-е хезмәт яшендә. Инвалидлык алуның сәбәпләре: әйтеп киткән кан әйләнеше органнары авырулары һәм яман шеш.

Әйтергә кирәк, район сәләмәтлек өлкәсе традицион хезмәт күрсәтү белән генә чикләнеп калмый. Шәмәрдән районара гемодиализ бүлегендә  үткән елда 75 авыруга медицина хезмәте күрсәтелеп, 9791 гемодиализ процедурасы уздырылды. “Хәрәкәт” сәләмәтлек үзәгендә 126 авыруның тез-буын суставларына операцияләр ясалды. “Надежда” ябыктыру профилакториясендә 840 кеше сәләмәтләндерелде. Районара күз хирургиясе үзәгендә 1640 операция ясалды, шуның 334-се балаларга. Александр Расческов җитәкли торган әлеге үзәктә хәйрия йөзеннән 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Закирова Хәкимә әбинең күзенә операция ясалып, өлкән ветераныбыз янадан күрә алу бәхетенә иреште.  

Сәләмәт булу һәм сәләмәт яшәү рәвеше алып бару турыдан-туры спорт һәм физик культура белән бәйле. Гомумән алганда, районда  32  спорт  төрендә  11  меңнән  артык  кеше,  ягъни  барлык халыкның 40%-ы шөгыльләнә.

2016 елда районда 266 спорт чарасы үткәрелде. Спорт үсешенә барлыгы район бюджетыннан 76 млн.сум акча бүленеп бирелде.

Үткән елда массакүләм разрядлы 255 спортчы әзерләнде, 10 беренче разрядлы спортчы, 2 спорт мастеры һәм 5-се спорт мастерлыгына кандидат.

Аерым спорт төрләренә килгәндә, безнең горурланырлык спортчыларыбыз да бар: чаңгы спорты буенча паралимпия уеннары чемпионы Миңнеголов Рушан 2016 елда дөнья кубогын отты. Россия җыелма командасы вәкиле Саади Исмаилов «Финляндия – Open» өстәл теннисы дөнья күләм турнирынды көмеш медаленә лаек булды. Өстәл теннисы буенча Россия җыелма командасы вәкиле -коляскалы инвалид Раил Галиәкбәров Россия кубогы һәм күп кенә халыкара турнирлары призеры. Батыршина Зиля - стендлы ату спорт төрендә Россия кубогының 9нчы этабында өченче урынны яулады.

Шулай ук, районыбызның “Өченче яшь” буын кешеләре  республика спартакиадасында елдагыча уңышлы катнашып икенче  урынга лаек булдылар. Волейбол буенча районның ир-егетләр җыелма командасы, авыл районнары арасында республика чемпионы. Һәм инде традициягә әверелеп килә -  районның  муниципаль хезмәткәрләре 5 ел рәттән Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасында үзләрен сынатмыйча, 2016 елда да шәһәр һәм авыл халкы булган районнар арасында 1нче урынга чыктылар. 

Дөрес,  бүгенге  чыгышымда,  югары  нәтиҗәгә  ирешкән район спортчыларын бөтенесен әйтеп бетереп булмый. Ләкин без аларның казанышлары белән горурланабыз һәм киләчәктә дә район һәм республика данын яклауда уңышлар теләп калабыз.

Гореф-гадәтләрне саклап калу, милләтебезне ныгыту, әлбәттә мәдәният тармагының төп эшләү юнәлеше булып кала. Район халкына 56 мәдәният йорты, 29 китапханә, 2 музей мәдәни хезмәт күрсәтә.

2016 елны мәдәният өлкәсенә район бюджетыннан 110 млн.сум акча бүленеп бирелде, 1 млн. 206 мең сумлык түләүле хезмәт күрсәтелде.

Әйтергә кирәк, бүгенгесе көндә үзешчәннәр чыгышы халык ихтыяҗын чын мәгнәсендә уята, хезмәт коллективлары чыгышы, инде купме еллар, район тамашачысын мәдәнияткә булган карашын сүрелдерми.

Районыбыз бию коллективлары, фольклор ансамбльләре, аерым башкаручылар 2016 елда 17 региональ һәм республика күләмендәге конкурсларда 23 призлы урын алуга ирештеләр.

16нчы республика күләм эстрада сәнгате «Созвездие  Йолдызлык-2016» яшьләр фестиваленың финал өлешенә үтеп, “Яшьлек” халык бию коллективы 3нче дәрәҗәдәге, Зилия Вафина 1нче дәрәҗәдәге Лауреат дипломнарына лаек булдылар.

Районыбыз эшмәкәре Гөлнара Галимова “Нечкәбил” республикакүләм бәйгесенең финалына узып иң югары титул “Алтын Нечкәбил-2016” билгесенә лаек булды. Гаилә кыйммәтләрен саклау, гаиләдә, җәмгыятьтә хатын-кызның ролен ассызыклау максатыннан уздырылучы республика бәйгесендә райондашыбыз үзен иң көчлесе итеп танытты.

Китапханәләр   системасында   21680   китап   укучы   теркәлгән, китап фонды – 454 мең данә,  бер  теркәлгән  китап укучыга 21 китап туры килә.

Китапханә өлкәсендә булган уңышларга килгәндә, 2016 елда Олы Нырты китапханәсе республика күләмендә уткәрелгән бәйгенең “Авыл җирлегендә урнашкан иң яхшы китапханәсе” номинациясендә җиңуче булып 100 мең сумлык грантка ия булды.

Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр 2016 уку елында барлыгы 13 халыкара конкурсларында 35 призлы урын, 16 региональ һәм республика күләмендәге конкурсларда - 57 призлы урын.  Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан игълан ителгән бәйгедә, сәнгать мәктәбенен Шәмәрдән филиалы 100 мең сумлыклык грантка ия булды.

2016 елда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә 20565 кешгә 126 млн. сум матди ярдәм түләнде. Субсидияләрнең күп өлеше – 37 млн. сум торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләнде.  Балалар өчен 26 млн. 600 мең сум пособие  түләнде. Торак сатып алу өчен аерым категория гражданнарга 15 млн. 300 мең сум субсидияләр түләнде. Хисап чорында,  алдагы  елга  карата  әлеге  пособия -  субсидияләр 26%-ка күбрәк.

Районыбызда 4 социаль хезмәт күрсәтү оешмасы эшләп килә. Бүгенге көндә Лесхоз өлкәннәр йортында 87 әби-бабай көн күрә, Югары Утар балалар йортында 85 бала тәрбияләнә. Иске Икшермэ «Тургай» балалар приютында, 2016 елда барлыгы 73 бала кабул ителеп, тиешле дәрәҗәдә тәрбия алдылар. «Балкыш» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең Социаль – тернәкләндерү бүлекчәсендә, үткән ел дәверендә, 527 кешегә хезмәт күрсәтелде.

Хәзерге вакытта районда 10212 төрле категоряле пенсионер яши, шуларның 7846сы яшьләре тулып лаеклы ялга чыккан пенсионерлар, 999ы инвалид булу сәбәпле пенсия алучылар (2015 елда инвалидлар саны 1078). Пенсиянең уртача күләме 10613 сум тәшкил итте, 2015 ел күрсәткече белән чагыштырганда 3,5%ка үсте.

Узган елны район Советы каршындагы балигъ булмаган балллалар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең 19 утырышында 328 материал каралды, шуларның 10сы яшүсмерләргә, 313е ата-аналарга, 5се башка затларга карата.

Бүгенге көндә районыбызда 39 гайләдә 96 бала авыр тормыш шартларында яши. Социаль яктан куркыныч даирәдә калган 8 гайләдә 20 бала көн күрә. Барлыгы 10 бала балигъ булмаган балалар комиссиясендә учетта тора. Әлеге балаларның сәләмәтләндерү лагерьларында җәйге яллары оештырыла, авыр тормыш шартларында яшәгәннәре вакытлыча Икшермә социаль приютына урнаштырыла.

Статистика мәгълүматләре буенча, үткән елда демографик вәзгыять районда уңай яктан бәяләнми - алдагы 2015 ел белән чагыштырганда туучылар саны 48гә кимеп барлыгы 441 бала туды. Ләкин шунысын искәртеп үтәргә кирәк, районда 3 бала тәрбияли торган 427 гаилә, 4 балалы – 40 гаилә, 5 балалы- 8 гаилә, 6 балалы – 3 гаилә һәм 8 балалы – 1 гаилә тормыш итә.

2016 елда районнын 11 авылында балалар тууы теркәлмәде. Үлүчеләр саны үткән елда 362, алдагы елга карата 5кә кимеде.

Хисап чорында 167 яшь гаилә барлыкка килде, законлы рәвештә язылучылар саны 2015 ел белән чагыштырганда 53 парга кимеде.

Аерылышучылар саны - 2015 елда 65 булса, 2016 елда 4кә кимеп 61 булды. Бу мәсәләдә узган елны даими эш алып барылды. Яңа барлыкка килгән гаиләләрнең таркалуы безне борчымый калмый – никахлары теркәлүгә бер елда узмаган 4 гаилә таркалды.

Гаиләләрнең таркалу очрагы күбесенчә 25-29 яшьтәгеләрнеке.

Аерылган гаиләләрнең 37сендә, 18 яшькә кадәр балалары  булган парлар. Бу  таркалган  гайләләрдә  әйтеп  киткән яшьтәге балалар саны 53. 

Хисап чорында районда кылынган җинәятләр саны артуы күәзәтелде – 32%-ка артып барлыгы 196 җинаять эше теркәлде. Җинаятьләрнең 96,4%-ы ачылды (2015 елда 91%). Шулай ук аеруча авыр җинәятләр саны да артуы күзәтелә – 35 (2015 елда 18), 35-дә ачылды. Бәлигъ булмаганнар тарафыннан җинаятьләр теркәлмәде. 

Аянычлысы,  үткән  елда  наркотик  саклау һәм сату җинәятенең 4 очрагы теркәлде. Шулай ук икътисад өлкәсендә алдагы елга карата икеләтә артып 34 җинәять кылынды.

Җәмәгать урыннарында аракы эчкән  һәм  аек  булмаган  хәлдә  йөргәннәре өчен 567 кеше (58% - 2015 елда 986) административ җаваплылыкка тартылды. Вак хулиганлык  өчен 59 кеше җавап тотты (2015 елга  карата 155%).

Хисап чорында, законсыз рәвештә алкоголь продукциясын сатучыларны ачыклауда даими эш алып барылды. Бу өлкәдә барлыгы 5621 тикшерү уздырылып 34 легаль булмаган алкоголь продукциясен сатучы ачыкланып, әйләнештән 313 литр спиртлы эчемлекләр алынды. 7 җинәять эше кузгатылды.

2016 елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 12251 беркетмә  төзелде, шул исәптән аек булмаган хәлдә транспорт чаралары белән идарә иткән 116 йөртүчегә беркетмә төзелде, 2015 елда бу сан 111. Кызганычка каршы, үткән елда, юлларда барысы 22 авария теркәлеп, аларда 3 кешенең гомере өзелде һәм 30 кеше имгәнде.

Хисап чорында районда 20 янгын очрагы теркәлде, бер кеше үлде, ике кеше тән җәрәхәтләре алды. Матди зыян суммасы 1 млн. 822 мең сум тәшкил итте.

 Янгынга каршы хезмәт буенча дәүләт инспекторлары тарафыннан 67 тикшерү үткәрелеп, 21 беркетмә төзелде. Барлыгы 30 мең сум штраф санкцияләре кулланылып түләнде.

Районда чисталыкны, конкуренция кануннарын саклау максатыннан җирле үзидарә органнары белән ел дәверендә шактый эш алып барылды. Барлыгы 272 закон тәләпләрен бозу очрагы теркәлеп, административ комиссия тарафыннан 602 мең сум штраф салынды. Салынган штрафларның 548 мең сумы түләнде (91%).

 “Чын төзелешкә - нык нигез кирәк” – дигән әйтем бүгенгесе көндә дә урынлыдыр. Чөнки безнең төзелешләрнең нигезе ул республикада булдырылган программалар. 2016 елда төзелеш һәм ремонт эшләрен үз эченә алган 32 республика программалары эшләп килде. Безнең район бу программаларның 26сында катнашты.

Магәриф өлкәсендә: Явлаштау, Завод-Нырты авылы мәктәпләрендә 28 млн. ярым сумлык ремонт эшләре башкарылды. Шулай ук Байлар Сабасындагы “Әллүки”, Шәмәрдәндәге “Әкият” һәм “Теремок” балалар бакчаларында барлыгы 39 млн. ярым сумлык  ремонт  эшләре  эшләнде.   Әйтелгән  объектларда  инвалид

балалар өчен бинага керү урыннары үзгәртеп эшләнде.

Балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне ремонтлау өчен район бюджетыннан да 11 млн. сум акча бүленде.

Саба Аграр көллиятенең тулай торагынана 5 млн. 700 мең сумлык косметик ремонт ясалды.

 Экология буенча җыелган салымнар хисабына Завод Нырты мәктәбе белән Иштуган балалар бакчасына юынтык суларны чистарту өчен “ЕвроАкцент-Саба” җәмгыяте тарафыннан биологик чистарту корылмалары куелды.

Газлаштыру     фонды     аша     Сабадагы     “Шатлык”     балалар бакчасында жылылык казаннары яңага алыштырылды.

Мәдәният өлкәсендә: Республика авылларында клублар төзү һәм ремонтлау программасы кысаларында Түбән Утар авылында 6 млн. 400 мең сумлык 50 урынлы клуб төзелеп, файдалануга тапшырылды.

Иске Икшермә авылы мәдәният йортында 7 млн. 700 мең сумга бәяләнгән ремонт эшләре башкарылды. Бигәнәй һәм Туктар авыллары клубларын булдыруга республика бюджетыннан 14 млн. 800 мең сум акча бүленде. 

Газлаштыру фонды аша Керәнне авылы клубында жылылык казаннары яңага алыштырылды.

Шулай ук район бюджеты хисабына авыл клубларын ремонтлауга һәм котельныйларын, җылылык системаларын  төзекләндерүгә 9 млн. сум акча тотылды. 

Саләмәтлек  саклау  өлкәсендә:      Республика      программасы буенча Олы Нырты һәм Аккүл Бигәнәй авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды. Саба үзәк шифаханәсендә 118 квадрат метрлы патолого-анатомик бүлек төзелде. Әйтелгән объектларның бәясе 11 миллион 670 мең сум.

Саба үзәк шифаханәсендә һәм биләмәсендә 33 миллион 300 мең сумлык төзү һәм төзекләндерү эшләре башкарылды. Шул исәптән шифаханә каршындагы автомобиль тукталышы зурайтылып яңартылды. 

Олы Шыңар белән Явлаштау авылларының фельдшер-акушерлык пунктларына 200 мең сумлык ремонт ясалды.

Спорт өлкәсендә: Саба Аграр көллияте биләмәсендә балалар мәйданчыгы, футбол, волейбол, баскебол уйнарлык спорт майданчыклары төзелде. Шулай ук Сатыш, Олыяз авылларында, Югары Утар балалар йорты биләмәсендә спорт майданчыклары булдырылды. Район Сабантуе комплексында, Әфганчылыр һәм больница янындагы паркта спорт белән шөгылләнү өчен тренажерлар куелды. Бу эшләргә Республика бюджетынна 14 млн. 700 мең сум акча тотылды.

Лесхоз “Нарат” боз сараенда 6 млн. 300 мең сумлык ремонт эшләре башкарылды. Сабадагы йөзү бассейнында 1 миллион 200 мең сумга түбә ремонтланды.

Үткән елда спорт объектларын ремонтлау өчен район бюджетыннан барлыгы 4 миллион 770 мең сум акча тотылды.

Социаль өлкәдә: Сабада “Мизгел” кунакханәсендә 20 млн. сумлык реконструкция эшләре башкарылып, үзгәртелгән бинада Социаль яклау бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, "Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге  һәм Ветераннар советы урнашты.

Югары Утар балалар йортында 5 млн. сумлык, Лесхоз картлар йортында 3 млн. 256 мең сумлык ремонт эшләре башкарылды.

Мичән һәм Шекше авыл җирлекләре биналарына 2 млн. 200 мең сумлык ремонт ясалды.

Юллар буенча: Безнең районда юллар салу һәм ремонтлау, авыл эчендәге юлларны тиешле тәртиптә тоту иң әһәмиятле бурыч булып тора.

2016 нчы елда авыл урамнары эчендә 14,6 чакрым юлга 48 млн. 800 мең сумлык вак таш белән ком катнашмасы түшәлеп, норматив хәлгә китерелде. 6,6 чакрым юл һәм 16000 кв.м. мәйданга 24 млн. 700 мең сумлык асфальт белән төзекләндерелде. Шулай ук Байлар Сабасы бистәсе белән Тимершык авылын тоташтыручы юлның 2,87 чакрым өлеше (67 млн. 400 мең сумга бәялнгән) норматив хәлгә китерелеп төзекләндерелде. 

2015 елда башланып 2016 елда тәмамланган юллар: 20 млн. сумлык Байлар Сабасы бистәсе белән Сатыш авылын тоташтыручы юл; 40 млн. сумлык Елыш-Түбән Шытсу авылларын тоташтыручы юл; 10 млн. сумлык Аккүл-Бигәнәй белән Мамалай авылларын тоташтыручы юл. Сатыш авылы эчендә урнашкан күпергә 16,0 млн.  сумлык капиталь ремонт эшләнде. Язгы чорда урам юлларындагы чокырларны ямап төзекләндеру эшләренә 1 млн. 700 мең сум акча тотылды.

Башка өлкәләрдә: Сабадагы ветеринар хезмәт күрсәтү идәрәсе бинасында 2 млн. сумлык ремонт эшләре башкарылды.

Районда быел 18120 квадрат метр торак мәйданнары файдалануга тапшырылды. Шәмәрдәндә 5 күпфатирлы торак йортларында 12 млн. сумлык ремонт эшләре башкарылды.

Түбән Симет һәм Мишабаш авылларында Газлаштыру фонды аша 10 млн сумлык эш белән су торбалары алышынды.

Байлар Сабасында 17 млн. сумлык Ял паркын киңәйтү эшләре алып барылды. Яр буйларын төзекләндерү программасы нигезендә Саба аша агучы Сабинка елгасының яр буйларын төзекләндерү эшләре башланды – 2016 елда барлыгы 20 млн. сумлык эш башкарылды.

2016 елда шулай ук Республика программасы буенча урам утларын тәртипкә китерү эшләре дәвам итте. Барлыгы 4 млн. сумга 5 авылда 335 светодиодлы яктырткычлар куелды.

Бер ел эчендә районда стационар телефоннар саны 91гә артып, 7539 булды. Интернет челтәренә 326 абонент тоташып, аларның саны 6350 булды. Бер ел эчендә IP телевидениегә тоташучылар 404 артып, 3927гә җитте.

2016 ел дәверендә GSM стандартлы интернет челтәренә тоташа торган 9 станция төзелде. Барлыгы бу станцияләрнең саны 22, шуларның 17се югары тизлекле интернетны кабул итә.

Район халкын киләчәктә дә интернет белән тәәмин итү дәвам итәчәк, чөнки интернет булуы электрон рәвештә услугаларны алырга мөмкинлек бирә. 2016 елда торак-коммуналь хезмәтләрнең 43,6% электрон   рәвештә   түләнде,   шуның   28,8%-ты    (республикада   иң югары  күрсәткеч) “Электрон хөкүмәт” порталы аша. 

2016 ел ахырына районның хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә официаль рәвештә 199 эшсез кеше теркәлде, ягъни халыкның икътисадый актив санына карата 1,3% (республика буенча 0,7%) - бу күрсәткеч  буенча безнең район республика күләмендә ахыргы урында тора. Билгеле, әлеге күренешнең үзенең сәбәбе бар. Чөнки районның хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафынна официаль рәвештә эшсез буларак теркәлгән гражданнар белән программалар аша даими эш алып бара. Әлеге үзәк белән ел дәверендә 230 кеше эшкә урнаштырылды.

Хезмәт базарында вәзгыятьне тотрыкландыру чараларына 6,5 млн. сум сум акча тотылды, 8 млн 900 мең сум эшсезләргә пособия түләнелде.

Бүгенгесе көндә, “соры базар”да эшләүчеләр проблемасы  актуаль булып кала. Бу юнәлеш буенча тиешле органнар белән күпмедер эш эшләнсә дә, нәтиҗәләр канәгәтьләнерлек түгел. 

Хөрмәтле депутатлар!

Билгеле - хезмәт хакы ул халыкның тормыш дәрәҗәсен чагылдыручы төп күрсәткеч булып кала. Гомумән алганда, ел нәтиҗәләре буенча уртача еллык хезмәт хакы 7%-ка артып 22614 сум тәшкил итте (республика буенча 30409 сум.). Иң зур хезмәт хакы энергетика өлкәсендә булса, аз хезмәт хакы түләнә торган тармак булып сәүдә өлкәсе кала. Районның төп ике җитештерү тармагына килгәндә – авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакы 17341 сум, сәнәгәтьтә - 16820 сум.

2016 ел йомгаклары буенча күчемле һәм  күчемсез милек  сатудан, җир кишәрлекләрен  һәм милекне арендага  бирүдән муниципаль район бюджетына 8 млн. 767 мең сум акча керде – алдагы елга карата 56% (2015 елда 15 млн. 568 мең  сум).

Ел  дәверендә,  гомуми  мәйданы  3732 гектар  булган вариссыз калган җир кишәрлекләре муниципаль милеккә күчерелде. Хәзергесе көндә  бу  җирләрне кадастр бәясе буенча авыл хуҗалыгы предприятияләренә сатып бирү эше алып барыла.

Районда шулай ук күп балалы гаиләләргә җир биләмәләре бирү дәвам итә.  Президент указы нигезендә бу юнәлеш гамәлгә керү белән, 2016 ел ахырына 608 күп балалы гаиләләрнең 564сенә йорт салырга гомуми майданы 56,4 га булган җир участоклары бирелде.

2017 елның  1 гыйнварына  районда  737 юридик, 662 физик зат шәхси эшмәкәр һәм крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы булып теркәлгән. Районда теркәлгән юридик һәм физик затлар тарафыннан, үткән 2016 елда, бөтен төр бюджетка һәм бюджеттан тыш фондларга барлыгы 3 млрд. 80 млн. сумлык  салымнар һәм җыемнар түләнде. Шул исәптән федераль бюджетына 528 млн. сум түләнгән булса, салым түләүчеләрнең исәп-хисап счетларына 307 млн. сумлык авиация керосины өчен тотылган акциз кире кайтарылды. Республика бюджетына 349 млн. сум, җирле бюджетка 960 млн., Пенсия фондына 916 млн., социаль иминият фондына 116 млн., медицина иминият фондына 210 млн. сум акча  күчерелде.

Салымнар һәм җыемнар җыйнау алдагы елга карата 39%ка артса да,  районда теркәлгән юридик һәм физик затларның барлык төр бюджетка һәм бюджеттан тыш фондларга 223 млн. сум әҗәтләре бар, бу түлисе сумманың 170 миллионы банкрот оешмаларына һәм суд карары белән мәҗбүри рәвештә түләтәсе предприятияләргә туры килә. Әлбәттә, районда бу мәсәлә буенча комиссия эшләп килә– үткән ел,  комиссия  тарафыннан  бөтен  төр бюджетка 52 млн. сумлык салымнар һәм җыемнар түләтелде.  

Шулай ук, физик затлар үзләренең шәхси мөлкәте өчен вакытында түләмәгән салымнарда безне борчымый калмый. Район буенча, 2015 ел өчен мөлкәт салымнарының 89%ты гына җирлекләр бюджетына түләнде, 3 млн. 827 мең сум салымнар түләнеп бетмәде. Шәхси мөлкәт салымын тәүге елда түләтеп бетерү җирлек башлыкларының бурычы булып кала.  

Үткән елда, Саба һәм Теләче районнары суд приставлар бүлегенә, түләтергә 911 млн. сумлык карар керде. Әлеге сумманын 394 миллионы түләтелде.

2016 елда авыл һәм Саба шәһәр җирлекләре тарафыннан халыктан 7 млн. 140 мең сум узара салым җыйнап алынды  һәм җирлекләрдә халык җыены белән билгеләнгән төзекләндерү, башка кирәк – яракларга  тотыр  өчен   республика   бюджетыннан    өстәмә 28 млн. 21 мең сум акча бирелде. Республикада алынган бу юнәлешне район халкы хуплап, кирәклеген, үзләренең ризалык биргән тавышлары белән елда әйтеп киләләр. 

Әйтергә кирәк, хисап чорында безнең керемнәр, бигрәк тә җирле бюджетка, начар булмады. Киләчәктә дә шулай булыр дип беркем дә гарантия бирә алмый. Шул сәбәпле, финанс средстволарны   сакчыл   тоту,  аны  әрәм-шәрәм  итмәү  иң  беренче бурычларның берсе булып тора.

Мисал өчен, урам утларында светодиодлы яктырткычлар куелу сәбәпле, үткән елда 79,5 мең кВт электроэнергия азрак тотылды, 2016 ел тарифлары белән санаганда 475 мең сум акча экономияләнде дигән сүз. Ләкин Кибәче, Эзмә, Симет, Шиңар, Тимершик җирлекләрендә урам утына чыгымнар алдагы елга карата күбрәк тотылды.

Узган ел конкурслар, аукционнар үткәрү нәтиҗәсендә муниципаль ихтыяҗлар өчен барлыгы 502 млн сумлык контрактлар  төзелде. 2015 елны бу күләм 394 млн. сум булуы, елдан-ел бюджет учрежденияләре өчен товар, услугаларны конкурс һәм аукцион нигезендә сатып алу юнәлешен исбатлый. Заказлар урнаштырудан алынган икътисадый файда хисап чорында 21 млн. 305 мең сум булды (2015 елны 12,5 млн. сум).

Хөрмәтле депутатлар, бүгенге  утырышта  катнашучылар! Алда безне яңа сынаулар, тагын да катлаулы бурычлар көтә.

Президентыбыз һәм Татарстан Хөкүмәте куйган бурычларны, бердәм максат куеп үтәрбез дип сезгә ышанычымны белдереп калам.                                  

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

 

 

              Докладчы,

   Саба муниципаль районы

Башкарма комитеты Җитәкчесе                                             Р.М.Гасыймов

 

Последнее обновление: 3 марта 2017 г., 09:59

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International