Почему я выбрала Медицинский институт Пензенского университета

5 сентября 2017 г., вторник

Я, Фирюза Нигматзянова, родилась в дер. Большой Шинар. В настоящее время учусь на III  курсе Медицинском институте Пензенского государственного университета. Специальность «Медицинская кибернетика».

Һәр чыгарылыш сыйныф укучысы шикелле үк мин дә мәктәпне тәмамлаганда    кайда укырга керергә дигән сорау алдында калдым. Башлангыч сыйныфларда бик тә укытучы һөнәрен сайлыйсым килде. Югары сыйныфларда  химия һәм биология фәннәре белән кызыксына башладым. Бервакыт биология укытучыбыз  Алия Мөхетдинова  да: "Медицина юнәлеше буенча укырга керәсең килмиме?" - дигән сорау бирде. Миңа һөнәри яктан юнәлеш сайлау авыррак иде, чөнки төгәл, гуманитар фәннәр дә жиңел бирелде. Шулай ук мәктәптә укыганда татар теле, рус теленнән район олимпиадаларында катнашы призлы урыннар яуладым.
Бердәм дәүләт имтиханнарын (рус теле, математика, биология) уңышлы гына тапшырып, Олы Шыңар урта мәктәбен алтын медальгә тәмамладым.
Чыгарылыш бәйрәменнән соң биология фәне белән нинди уку йортына керү мөмкинлеген  эзләгәндә, Медицинская кибернетика белгечлегендә тукталдым. Ул вакытта аның нинди белгечлек икәнен күз алдыма китердемме сон? Мөгаен, юктыр. Шуңа күрә, интернеттан мәгълүмат табып өйрәнеп чыктым. Бу - яна белгечлекләрнең  берсе, берничә институт кына бу юнәлештә укытырга рөхсәт  алган. Еш кына кайда укуымны әйткәч, "Нинди белгечлек сон ул?" "Нигә шулай еракка киттең?" - кебек сораулар бирәләр. "Медицинская кибернетика" - яна медицина аппаратларын һәм яна диагностика комплексларын кулланырга өйрәтүче белгечлек. Укып чыккач, алга таба ординатурада "Рентгенология", "Ультратавышлы диагностика", "Функциональ диагностика" кебек юнәлешләрдә укуны дәвам итәргә мөмкин. Казан федераль университетында бу белгечлек буенча бюджет урыннары юк иде, ә иң якыны - Пенза шәһәрендә. Иң элек  документлар күчермәсен интернеттан юлладык. Аннан әтием белән аттестатнын төп нөсхәсен тапшырып кайттык. Пенза шәһәре артык зур түгел,  үзенең тыныч булуы, ягымлы, итагатьле  кешеләре белән җәлеп итте. Уку йортында студент-волонтерлар документларны тапшыру тәртибен аңлаттылар, һәрбер кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук алтын медальгә тәмамлаганга бөтен балл суммасына 8(!) балл да өстәделәр. Август башында укырга кергәнем билгеле булды. Моңа бик сөендем. Мин инде мәктәп укучысы түгел, ә чын студент идем! Яшермим, укырга киткәч, башта бик авыр булды. Уку да жиңелләрдән түгел иде, туган якны сагыну да үзенекен иткәндер. Группадашларым - яхшы дуслар. Бик ерактан килеп укучылар бар, минем белән шулай ук Әлмәт шәһәреннән килгән кыз да укый. Пенза шәһәрендә  татарлар да бик күп. Әлфия исемле  Пенза өлкәсе кызы белән бергә укыйбыз һәм тулай торакта яшибез. Шулай ук тулай торакта да татар кызлары, егетләре белән аралашам. Андагы татарлар  сөйләмнәре, гореф-гадәтләре белән бездән  бик нык аерылып торалар. Алар бик дини. Мәсәлән, иң зур татар авылы саналган  Урта Әләзәндә хатын-кызларның гел яулык ябып йөрүе гадәткә кергән. Быел дус кызлар белән Кавказ якларына, бергә укучы егеткә Кисловодск шәһәренә кунакка бардык. Ул безне  шул якларның үзенчәлекле табигате белән хозурландырды.  Андагы искиткеч биек тауларга карап туеп булмый! "Таулардан таулар гына гүзәл" диләр бит. Чыннан да шулай икән! Чиста тау һавасын сулау үзе генә ни тора! Инде яңа дусларыма, яңа шәһәргә ияләштем. Җәйге каникулга авылыма кайткач, укыган җирем  сагындыра хәтта. Әнием әйтмешли: "Студент вакыты - яшьлекнең алтын чоры". Әйе, кабатланмас, яшьлек канатында очкан гүзәл бер вакыт ул.  Хәзер исә ерак киткәнемә бер дә үкенмим, бары сөенәм генә. Үз-үземә ышанып, чит җиргә укырга чыгып китүемне кечкенә генә җиңүем дип саныйм. Монда шулай ук әти-әниемнең, мәктәптә укыткан укытучыларымның өлеше бик зур. Аларга зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Беркайчан да мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска, яна адымнар ясарга курыкмаска кирәк. Шушы сүзләр бүгенгәчә минем тормыш девизым булып кала бирә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International