Сабантуй-2019

20 июня 2019 г., четверг

8 нче июнь көнне Мичән авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Ел саен зур тырышлык белән оештырылучы бу бәйрәмгә быел да халык бердәм булып килде, читтән кайтучы кунаклар да күп иде. Бәйрәм Мичән төп белем бирү мәктәбе укучылары катнашында хореографик күренеш белән башланып китте. Авыл җирлеге башлыгы А.Ә.Гәрәев, район хакимияте вәкиле  Р.Г.Исмагилов тәбрикләү сүзләреннән соң, мәйданга авыл хуҗалыгы алдынгылары чакырылды. "Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте "Мичән" бүлекчәсе" идарәчесе Р.Р.Шәймарданов армый-талмый хезмәт куючы игенче-механизаторлар, терлекчеләргә, белгечләргә һәм башка хезмәтчәннәргә бүләкләр тапшырды. 2019 нчы елгы “Чәчү батыры” Сәйфетдинов Ф.Я. тәкә дә кабул итеп алды. Мәдәният хезмәткәрләре кыр батырына күпереп пешкән икмәк алып чыкты.
2019 нчы елгы сабан туеның баш батыры, Иске Мичән авылыннан чыккан,хәзергесе вакытта Арча районында яшәүче егет, Мөбәрәкшин Р.Р. калды.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International