XXII нче балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр басмасы “Алтын каләм” Республика фестивале

3 июля 2017 г., понедельник

26 нчы июньнән 30 нчы июньгә кадәр, XXII нче балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр “Алтын каләм” Республика фестивале булып узды.

Журналистиканың татар, рус матбугате, радио- телевидение , PR, дизайн өлкәләрендә, Татарстан Республикасының 25 районынан килгән укучылар көч сынаштылар. Бәйгедә Саба районының Явлаштау урта мәктәбеннән 2 укучы катнашып, татар матбугаты өлкәсендә, 11 нче сыйныф укучысы Галимҗанова Рәфидә Ильшат кызы “Иҗат” номинациясендә диплом белән һәм 7 нче сыйныф укучысы Галиева Гөлинә Рөстәм кызы сертификат белән бүләкләнделәр. Кызларга киләчәктә дә иҗат уңышлары теләп калабыз.

 

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International