Отчетный доклад о деятельности Большеныртинского сельского поселения за 2016 год.

Олы Нырты авыл җирлегенең 2016 елдагы эшчэнлегенә отчеты.

Хөрмәтле авылдашлар, җитәкчеләр һәм чакырылган иптәшләр! Бүген сезнең тарафка авыл җирлегенең 2016 елдагы эшчәнлеге турында отчет тәкъдим ителә.

Олы Нырты авыл җирлеге Советы 2012 елның 27 августында 21 нче номерлы карары нигезендә кабул ителгән Устав белән эшли. Әлеге Устав нигезендә без урындагы мәсьәләрне, традицияләрне исәпкә алып, үзебезнең биләмәләдәге барлык оешмаларны, учрежденияләрне, фермер хуҗалыкларын, сәүдә нокталарын барлап, бюджетыбызны формалаштырып шушы территориянең үсешен, алга китешен хәл итү өстендә эшләргә тиешбез. Икътисадый кризис безгә нык кагылмасын өчен без һәр адымыбызны уйлап атларга, үзебезнең җирлек дәрәҗәсендә бюджетны тулыландыру өлкәсендә ныклап эшләргә тиеш булабыз. Яңа елга аяк басканда без узган елга йомгак ясарга, нәтиҗә чыгарырга һәм алга таба планнар кабул итәргә тиешбез.

Олы Нырты авыл җирлеге биләмәсендә дүрт авыл: Олы Нырты, Завод Нырты, Урта Нырты һәм Чәбья Чүрчи авыллары керә. Безнең авыл җирлегендә барлыгы 561 кеше исәпләнә. Шушыларның 285 ир атлар, 276 хатын кызлар тәшкил итә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны 26. Мәктәптә белем алучылар саны 63. Яшьләребезнең 23 Республикабызның төрле югары һәм урта махсус уку йортларында укыйлар, 1 егетебез Россия хәрби көчләре сафларында хезмәт итә. Пенсионерлар саны 207. Картлык буенча пенсионерлар 144, инвалидлар 25, балалар саны 7.

Отчетны нәкъ менә демографик вәзгыять белән башлануның да сәбәбе, соңгы елларда үлүчеләрнең туучыларга карата купкә күпкә булуы борчый.

Хөкүмәт тарафыннан яшәү һәм нормаль тормыш алып бару өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырыруга да карамастан, авылда калучы яшьләр сафы сирәгәя һәм калганнары да үзләренә киләчәк, таяныч булырдай ул һәм кызлар алып кайтырга ашкынып тормыйлар. Ә бит уйлап карасак авылларыбызда яшәү өчен мөмкинлекләр зур, юл, су, газ, балалар бакчалары, мәктәп булмау кебек проблемалар юк.

 2016 елда да демографиядә кызганычка каршы уңай үзгәрешләр булмады. Ел дәвамында туган балалар саны 4не генә тәшкил итте. 3 кеше үлде.

Ел дәвамында 3 никах рәсмиләштерелде. 2 гаилә таркалды.

Олы Нырты авыл җирлегенең бюджеты 2651500 сум тәшкил итте. Аның _416013  сумы үзебезнең керем. Шуның эченнән : 100841 подоходный налог, милек салымы 26795  сум, җир салымы 281920  сум, башка керемнәр күләме 6457 .

Үзегез белгәнегезчә 2014 елның 30 ноябрендә Олы Нырты авыл җирлегендә үзара салым турында җирле референдум беренче тапкыр үткән иде. Шушы ук чара безнең 2016 елның 27 нче мартында да булып узды, 2016 елда без халыктан барлыгы 124200 сум акча җыеп банкка тапшырган идек. Республика безгә җыелган акчага өстәп 496000 сум акча бирде һәм бу сумма барлыгы 621000 сум тәшкил итте. Бу акчаларның 251772 сумы Олы Нырты авылында зират коймасын алыштыруга, 367321 сумы шулай ук Урта Нырты авылында зират коймасын алыштыруга тотылды. 2017 елга үзара салым турындагы җирле референдум  безнең 2016 елның 20 ноябрендә үткәрелгән иде. Бүгенгесе көндә 96000 сум халыктан җыеп алынып банкка тапшырылды. 28200 сумны алдагы көннәрдә җыеп бетерәсе була. Бу акчалар шулай ук шушы ике авылда зират коймаларын алыштыруга тотылыр дип планлаштырыла.

Җирлектә яшәүче 561 кешегә бүгенге көндә 1 урта мәктәп, 2 балалар бакчасы, 3 авыл клубы, 1 китапханә, 1 фельдшер акушерлык пункты, 1 почта бүлеге, 5 шәхси эшмәкәр кибете, 1 мәчет хезмәт күрсәтә.

Мәктәп алдында торган бурычларны тормышка ашыруда укытучыларның фән буенча теоретик әзерлекле, методик осталыкка ия булуы зур әһәмияткә ия. 2015-2016 уку елында укытучыларыбыз һәм укучыларыбыз район, республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда 24 призлы урын алды, ә фән олимпиадаларында актив катнашып районда 11 призлы, республикада 1 призлы урын алдылар.

 Завод-Нырты урта мәктәбендә бүгенге көндә 63 бала белем ала. Аларга 23 педагог белем һәм тәрбия бирә. Мәктәптә штатлар саны 33 не тәшкил итә.

2015-2016 уку елында мәктәпне 2 укучы тәмамлады. Бүгенгесе көндә алар югары уку йортларында белем алалар.

Завод-Нырты урта мәктәбенең еллык бюджеты 13 млн 256 мең 972 сум. Үтәлеше 12 млн 782 мең 908 сум тәшкил итте. Уртача хезмәт хакы 21749 сум. 2016 елда Завод-Нырты урта мәктәбенә 11 млн 469 мең сумлык капиталь ремонт ясалды.

Олы Нырты балалар бакчасының бюджеты 2 млн 795 мең 493 сум. Үтәлеше 2 млн 312 мең 872 сум. Уртача хезмәт хакы 15667 сум. Бакчага йөрүче балалар 17 исәпләнә. Бала көне 3489 көн тәшкил итте. Бер бала 136051 сумга төшә.

Урта Нырты балалар бакчасына 3 бала йөри. Балалар бакчасының бюджеты 624700 сум. Үтәлеше 624700 сум. Уртача хезмәт хакы 13279 сум. 2016 елда 745 бала көне тәшкил итте. Бер балага елына 156175 сум акча тотыла.

Халыкның рухи сәламәтлеген ныгытуда мәдәният әһәмиятле урын алып тора. Мәдәният хезмәткәрләреннән һәр кешегә аерым якын килә белү, авылдагы талантлы кешеләрне барлау һәм аларны сәхнәгә чыгара белү осталыгы сорала.

Халыкның буш вакытын, ялын оештыру да клуб, китапханәләрнең гомумән узешчән сәнгатнең йогынтысы зур. Ел дәвамында безнең җирлектә барлык культура чаралары да тиешле дәрәҗәдә үткәрелеп барылды.

Олы Нырты мәдәният йортында 3 кеше эшли. Еллык бюджеты 589975 сум. Түләүле хезмәттән 6000 сум акча кергән.

Урта Нырты авыл клубында 2 кеше эшли. Еллык бюджеты 291218 сум. Түләүле хезмәттән 3100 сум акча кергән.

Чәбья – Чурчи авыл клубында 1 кеше эшли. Еллык бюджеты 279508 сум. Түләүле хезмәттән 2500 сум акча кергән.

Олы Нырты авыл китапханәсендә 1 кеше эшли. Еллык бюджеты 305134 сум. Китапханәдә 10470 китап бар. Китап укучылар саны 410.

Гомумән алганда авыл җирлегендә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 252 чара үткәрелеп, аларда 5450 кеше катнашкан.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә җирлектә 1 фельдшер-акушерлык пункты хезмәт күрсәтә. 2016 елда фельдшер-акушерлык пунктына барлыгы 2701кеше мөрәҗәгәть иткән.

Безнең җирлектә 1 почта бүлекчәсе хезмәт күрсәтә. Ул ай саен пенсия, пособие һәм вакытлы матбугат тарата. Газ, электр, телефон хезмәтләре өчен акча җыйный. Вакытлы матбугатка язылу 532 данәдә башкарылды.

Учрежденияләрдә электр энергиясе, газ, су тотуга килгәндә күпмедер аерма күзәтелә. Мәсәлән Урта Нырты балалар бакчасында электр энергиясе 9254 квт ка кубрәк тотылган, ә пеллет 3000 кг азрак тотылган. Завод Нырты урта мәктәбендә газ 3184 куб ка азрак ягылган, су 305 куб ка күбрәк тотылган.

Авыл җирлегендә урам утларына 2016 елда 19005 квт электр энергиясе сарыф ителеп 111067 сум акча түләнде. Бу бер лампочкага 387 квт туры килә. Авыл җирлегендә 1 яктырту лампасын тоту 2266 сумга төште.

Комуналь хезмәт эшчәнлеге турында сезгә түбәндәгеләрне җиткерәсе килә. Ел дәвамында халык су белән өзлексез тәэмин ителеп, айга 2 мәртәбә халыктан көнкүреш калдыклары җыйналып торды. Суга 314286 сумлык хезмәт күрсәтелеп, 309620 сум җыйнап алынды. Каты көнкүреш калдыкларын җыйнау хезмәте өчен 208682 сум исәпләнеп 204129 сум акча җыеп алынды.

Биләмәдә эш урыны биреп торучы “Нырты” авыл хуҗалыгы җәмгыяте бар. Бу хуҗалыкта барысы 62 кеше эшли. Терлек саны 597 баш. 2016 елда “Нырты” җәмгыяте һәр гектардан 30 ц. уңыш җыеп алды, һәр сыердан уртача савым 6746 литр тәшкил итте.

Хуҗалыкта уртача хезмәт хакы 18396 сум, ә 2015 елда 14058 сум булган. Пай җирләренә түләүгә килгәндә, 1 пайга 1780 сум планнаштырылган иде. Бүгенге көнгә бу сумма түләнеп бетте.

Җирлекнең шәхси хуҗалыкларында 299 мөгезле эре терлек бар. Шуларның 97 савым сыеры, 573 сарык, 7 ат, 13 кәҗә бар.

Барлыгы җирлек буенча 364 тонна сөт җыйналды. Халыкка сөт тапшырган өчен 6 млн 930 мең сум акча бирелде.

Район банкларыннан авыл хуҗалыгы кредитын 2 кеше 350 мең күләмендә алды.

Без сезнең белән берлектә Олы Нырты авыл җирлеге территориясендә экология куркынычсызлыгы, санитар эпидемиологик иминлегенә җитди игътибар бирергә тиешбез. Олы Нырты авыл җирлеге Советы тарафыннан кабул ителгән авыл җирлеге биләмәсендә чисталык булдыру, төзекләндерү карары кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 2016 елда 3 физик затка карата протоколлар төзелде һәм административ комиссия тарафыннан 2000сум күләмендә штрафка тартылдылар.

Шушындый күңелсез хәлдә калмас өчен, мин авылдашлар сездән, урамга төзелеш материаллары, печән, салам өймәвегезне, көнкүреш калдыкларын ташламавыгызны, йөрми торган техниканы сакламавыгызны сорар идем.

Гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү авыл җирлегенең һәм хокук саклау органнары эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе санала.

Җәмгыятебездә тәртип булсын дисәк беренче чиратта һәркем үзе закон таләпләрен төгәл үтәргә үз әйләнәсендә кул астында булган кешеләрне тәртипкә чакырырга бурычлы, илебезгә үтеп кергән террорчылыкны булдырмау да үзебезнең уяу булудан тора. Авылыбызда күренгән төрле чит кешеләр, чит машиналар шик тудырганда боларны кичекмәстән авыл җирлегенә яки полиция идарәсенә хәбәр итүегез сорала. Бу бигрәктә бездән сак һәм бердәм, игътибарлы булуны сорый.

Хөрмәтле авылдашлар! Алга таба барлык эшләнәсе эшләрне сезнең белән берлектә, уртак фикергә килеп эш алып барганда гына башкарып чыгарбыз дип уйлыйм һәм ышанып калам.

Барчагыбызның гаиләсенә иминлек тынычлык, саләмәтлек телим.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Последнее обновление: 30 января 2017 г., 09:32

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International