Отчетный доклад о деятельности Большеныртинского сельского поселения за 2013 год

Хөрмәтле авылдашлар, җитәкчеләр һәм чакырылган иптәшләр! Бүген сезнең тарафка авыл җирлегенең 2013 нче елдагы эшчәнлеге турында отчёт тәкъдим ителә.

Олы Нырты авыл җирлеге бүгенге көндә 4 авылны берләштерә. Аларда барлыгы 207 хуҗалык исәпләнә, 595 кеше яши. Шушы 595 кешенең 260 хатын-кызлар,335 ир-атлар. Пенсионерлар -  211, авыл хуҗалыгында эшәләүчеләр - 69, бюджет өлкәсендә - 58, шәхси эшмәкәрләр - 3, читкә йөреп эшләүчеләр саны - 28, беркайда да эшләмәүчеләр - 22, студентлар - 33, мәктәпкәчә яшьтәге балалар - 34, мәктәптә укучы балалар саны - 79, инвалидлар - 27 кеше, инвалид балалар - 9. Олы Нырты авыл җирлегендә 2013 елда 3 бала туды, бу сан 2012 елда 7 иде. 6 кеше үлде, үткән ел алар саны 8 булган.

Учреждение, оешма җитәкчеләре белән һәрдаим киңәшләр үткәреп, эшләнгән эшләргә анализ ясалды, алга бурычлар куелды.

Авыл җирлегенең 2013 ел бюджеты 2 млн 852 мең сум, үтәлеше 2 млн. 894 мең сум.

Милек салымына план 50 000 сум  иде. 49 760 сум җыелды.Җир салымы 225 000, 266 860 сум җыелды. Керем салымы 181 427 сум план,181 699 сум җыелды. Җир сатудан 91 000 сум акча керде.

Җирлек биләмәсендә 1 урта мәктәп эшли. Завод-Нырты урта мәктәбендә бүгенге көндә 79 бала белем һәм тәрбия ала. Еллык бюджеты 11 769 617 сум, үтәлеше 11 622 061 сум. Мәктәптә 34 кеше эшли. Мәктәп тулысынча кадрлар белән тәэмин ителгән. 2013-2014 уку елы башыннан 9 түгәрәк эшли. 4 - спорт, 4 - иҗади-сәнгать түгәрәкләре һәм 1 техник түгәрәк. Аларга барлыгы 69 бала йөри. Район олимпиадаларында барлыгы 11 призлы урын алынды. 2 укучы республика олимпиадасында район данын яклаячак. Районда үткәрелгән конкурсларда 58 кеше катнашып 10 призлы урын алынган. Республика һәм бөтенроссия  конкурсларында 17 тапкыр катнашып 13 кеше призлы урынга лаек булды. Укучылар бадминтон буенча район һәм республика ярышларында гел призлы урыннар алып киләләр. Шушы спорт төреннән республика ярышларында барлыгы 29 призлы урын алынган. Завод-Нырты урта мәктәбен 2013 нче елда 2 укучы тәмамлады. Бу укчылар икесе дә югары уку йортында белем алалар.

Җирлектә 2 балалар бакчасы бар. Аларда 20 бала тәрбияләнә. Олы Нырты балалар бакчасына 15 бала йөри. Еллык бюджеты 1 656 729 сум. Үтәлеше 1 224 417 сум. 2 585 бала көне исәпләнә. 2012 нче елда 1 758 көн булган.

Урта Нырты балалар бакчасында 5 бала тәрбияләнә. Еллык  бюджеты 1 173 000 сум, үтәлеше 928 480 сум. 991 бала көне исәпләнә. 2012 нче елда 975 булган.

Авыл җирлегендә мәдәният хезмәте 1 мәдәният йорты, 2 авыл клубы һәм 1 китапханә тарафыннан башкарыла. Мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән ел дәвамында күп төрле чаралар үткәрелде. Җирлектә һәр бәйрәмгә карата да кичәләр, концертлар оештырыла. Нәүрүз, Җиңү бәйрәме, Балаларны яклау көне, Сабануй, Республика көне, Өлкәннәр көне, Аналар көне, Яңа ел бәйрәмнәре зурлап билгеләп үтелә.

Олы Нырты мәдәният йортында 3 кеше эшли. Еллык бюджеты 630 130 сум. Үтәлеше 481 403 сум.Түләүле хезмәттән 3 000 сум акча кергән.102 000 сумлык ремонт  эшләре башкарылды.

Урта Нырты авыл клубында 2 кеше эшли. Еллык бюджеты 363 000 сум. Үтәлеше 195 082 сум. Түләүле хезмәттән 2000 сум акча кергән.

Чәбья-Чурчи авылы клубында 1 кеше эшли. Еллык бюджеты 367 747 сум. Үтәлеше 228 188 сум. Түләүле хезмәттән 700 сум акча кергән.

Олы Нырты авыл китапханәсндә 1 кеше эшли. Еллык бюджеты 169 060 сум. Үтәлеше 157 160 сум. Китапханәдә 10 401 китап бар. Китап укучылар саны 508 кеше. Түләүле хезмәттән 1200 сум акча  кергән.

Авыл җирлегендә медицина хезмәтен 1 фельдшер-акушерлык пункты күрсәтә. Еллык бюджеты 435 668 сум. Үтәлеше 415 367 сум. Медицина пунктына 2013 нче елда 5 100 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр.

Безнең җирлектәге халыкка 1 почта бүлекчәсе хезмәт күрсәтә.Ул ай саен халыкка пенсия, пособие, вакытлы матбугат, субсидияләр тарата. Газ, электр, телефон хезмәтләре өчен акча җыйный. Вакытлы матбугатка язылу 560 данәдә башкарылды.

Олы Нырты авыл җирлегендә халыкка сәүдә хезмәте күрсәтү 2 райпо һәм 3 шәхси эшмәкәр кибетләре тарафыннан башкарыла. Алар халыкны ашамлык һәм көндәлек куллану товарлары белән тәэмин итеп торалар.

Учреждениеларда электр энергиясе, газ тотуга 2012 ел белән чагыштырганда аерма сизелә. Мәсәлән, Урта Нырты авыл бакчасында 2 002 квт ка, Чәбья Чурчи авыл клубында 1500 квт ка үткән елга караганда артыграк тотылган. Газ тотылышына килгәндә, Чәбья-Чурчи авыл клубында 3 775 куб.м. га артыграк тотылган. Завод-Нырты урта мәктәбе 9 996 куб.м газны үткән ел белән чагыштырганда азрак яккан.

Авыл җирлеге буенча урамнарны яктырту утлары 49 урынга куелган. Урам утларына 2013 елда 19 905 квт электр энергиясе сарыф ителеп 73 241 сум акча күчерелде. Бу 1 лампочкага 406 квт энергия туры килә дигән сүз. Авыл җирлегендәге 1 урамны яктырту  лампасын тоту 1 495 сумга төште.

Коммуналь хезмәт хуҗалыгы эшчәнлеге турында сезгә түбәндәгеләрне җиткерәсе килә. Ел дәвамында халык эчә торган су белән өзлексез тәэмин ителеп, айга 2 тапкыр халыктан көнкүреш калдыклары җыйналып торды. Шушы хезмәтләр өчен суга 262 178 сумлык хезмәт күрсәтелеп, 278 209 сум җыйнап алынды. Каты көнкүреш калдыкларын җыйнау хезмәте өчен 172 280 сум исәпләнеп, 172 202 сум акча җыеп алынды. Торак-коммуналь хуҗалыгы каршында булган бурыч 82 181 сум. Авыл тормышына кагылышлы мәсьәләләр гражданнарның гомуми җыелышларында карала. 2013 нче елда барлыгы 5 гражданнар җыелышы  үткәрелде. Гыйнвар аенда 2012 нче елда эшләнгән эшләргә отчет ясалды,  ә башка җыелышларда авылларны төзекләндерү, чистарту, яшелләндерү һәм җәйге чорга янгынга көрәш чараларының торышы, гражданнарның терлекләрен көтүгә чыгаруны оештыру  турындагы  сораулар каралды, тиешле карарлар кабул ителде.

Авылларны җыештыру яздан башланып, җәй, көз буена дәвам итә. Җирлек территориясе соңгы елларда хәйран тәртипкә салынса да, каты көнкүреш калдыкларын елгаларга, үләт зираты янындагы чүплеккә ташлау очраклары булып тора. Авыл башларындагы, капка төбендәге төзелеш материалларын, төрле калдыкларны кар ачылу белән җыештыруыгызны сора идем. Шулай ук, бүгенгесе көндә авыл эчендәге юлларның торышы проблема булып тора. 2013 нче елда Олы Нырты авылында Г.Тукай һәм А.Алиш урамнарына 402 000 сумлык 250 метр күләмендә вак таш түшәлде.

Биләмәдә эш урыны биреп торучы “Нырты” авыл хуҗалыгы җәмгыяте тора. Бу хуҗалыкта барысы 69 кеше эшли. Терлек саны 639 баш, шуларның 180е – савым сыеры. Чәчүлек җирләре 2400 га исәпләнә, 1 га  33,8 центнер уңыш җыеп алынды. Җәмгыятьтә уртача хезмәт хакы 10 650 сумны тәшкил итә. Пай җиренә түләүгә килгәндә “Нырты” хуҗалыгы 1 пайга 1 780 сум белән түләүне планлаштырды.

Бүгенгесе көндә 1 пайга 1 550 сум күләмендә фураж белән исәп-хисап ясалды. Калган сумманы киләчәктә түләп бетерәчәк.

Авыл җирлегендә 2013 нче елда терлекчелек белән шогыльләнә торган 1 гаилә фермасы эшли башлады. 2 кешегә өстәмә эш урыны булдырылды. Бүгенгесе көндә Зиатдинов Рифатның 17 сыеры бар. Алга таба яңадан 10 буаз тана алып кайту планлаштырыла. Аңа ферма төзегәнгә хөкүмәт тарафыннан 1 млн. 500 мең сум субсидия бирелде. Шулай ук лизинг грантта катнашып 805 мең сумлык МТЗ-82 тракторы алды.

Җирлекнең шәхси хуҗалыкларында 268 баш мөгезле эре терлек бар. Шуларның 131 савым сыеры, 607 баш сарык, 14 ат, 4 кәҗә бар. Шәхси хуҗалыкллардан сөт җыю эшмәкәр тарафыннан башкарыла. Барлыгы җирлек буенча 312 тонна сөт җыелды. Халыкка сөт тапшырган өчен 4 млн. 460 мең сум акча бирелде.

Район банкларыннан авыл хуҗалыгы кредитын 11 кеше 1 млн.825 мең сум күләмендә алды. Шуннан 4 кеше - терлек абзары төзүгә, 3 кеше - мал-туар, 2 кеше - техника, 2 кеше - бал кортлары алу өчен кредит рәсмиләштерде.

Авыл җирлегендә булган 207 хуҗалыкның 194е дәүләт теркәве үтте. Бу 94 % тәшкил итә.

Хөрмәтле авылдашлар! Алга таба барлык эшләнәсе эшләрне сезнең белән берлектә, уртак фикергә килеп эш алып барганда гына, башкарып чыгарбыз дип уйлыйм һәм ышанып калам.

Һәрбарчагызның гаиләсенә иминлек, тынычлык, сәламәтлек телим. Еллар тыныч, имин булсын.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Последнее обновление: 24 января 2014 г., 14:28

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International