Отчетный доклад о деятельности Большеныртинского сельского поселения за 2015 год.

Олы Нырты авыл җирлегенең 2015 елдагы эшчәнлегенә отчеты.

 

     Хөрмәтле авылдашлар, җитәкчеләр һәм чакырылган иптәшләр! Бүген сезнең тарафка авыл җирлегенең 2015 елдагы эшчәнлеге турында отчет тәкъдим ителә.

     Олы Нырты авыл җирлеге Советы 2012 елнын 27 августында 21нче номерлы карары нигезендә кабул ителгән Устав белән эшли. Әлеге Устав нигезендә без урындагы мәсьәләрне, традицияләрне исәпкә алып, үзебезнең биләмәдәге барлык оешмаларны, учрежденияләрне, фермер хужалыкларын, сәүдә нокталарын барлап, бюджетыбызны формаллаштырып шушы территориянең үсешен, алга китешен хәл итү өстендә эшләргэ тиешбез.икътисадый кризис безгә нык кагылмасын өчен, без һәр адымыбызны уйлап атларга, үзебезнең җирлек дәрәҗәсендә бюдҗетны тулыландыру өлкәсендә ныклап эшләргә тиеш булабыз. Яңа елга аяк басканда без узган елга йомгак ясарга, нәтиҗә чыгарырга һәм алга таба планнар кабул итәргә тиешбез.

     Олы Нырты авыл җирлеге биләмәсендә дүрт авыл: Олы Нырты, Завод Нырты, Урта Нырты, һәм Чәбья Чүрчи авыллары керә. Безнең авыл җирлегендә барлыгы 560 кеше исәпләнә. Шуларның 287 ир атлар, 273ен хатын кызлар тәшкил итә. Мәктәпкәчә яштәге балалар саны 27, мәктәптә белем алучылар саны 62. Яшләребезнең 28е Республиканың югары һәм урта махсус уку йортларында укыйлар, 3 егетебез Россия хәрби көчләре сафларында хезмәт итә. Пенсионерлар саны 202. Отчетны нәкъ менә демографик вәзгыять белән башлануының дә сәбәбе, соңгы елларда үлүчеләрнең туучыларга карата күпкә күп булуы борчый. Хөкүмәт тарафыннан яшәү һәм нормаль тормыш алып бару өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылуга карамастан, авылда калучы яшләр сафы сирәгәя һәм калганнары да үзләренә киләчәк, таяныч булырдай ул һәм кызлар алып кайтырга артык ашкынып тормыйлар. Ә бит уйлап карасак авылларыбызда яшәү өчен мөмкинлекләр  зур, юл, су, газ балалар бакчалары, мәктәп булмау кебек проблемалар юк.

     2015 елда да демографиядә кызганычка каршы уңай үзгәрешләр күзәтелмәде. Ел дәвамында яңа туган балалр саны 5не генә тәшкил итте.

     Ел дәвамында 2 никах рәсмилләштерелде, аерылушучылар юк. 10 кеше үлде

     Олы Нырты авыл җирлегенең бюдҗетының керем ягы 2 млн.299 мең 400 сум. Аның 498000 үзебезнең керем. Шуның эченнән: 66000 подоходный налог, милек салымы 51200 сум, җир салымы 271000 сум, башка керемнәр күләме 96300 сум.

     Үзегез белгәнегезчә үткән елгы отчет җыелышында 2014 елның 30 ноябрьндә Олы Нырты авыл җирлегендә үзара салым турында җирле референдум үткәрелүе турында сөйләшкән идек. Шушы үк чара безнең 2015 елның 24 маенда да булып узды. 2014 елда без халыктан барлыгы 44900 сум акча җыеп банка тапшырган идек. Республика безгә җыелган акчага өстәп 179600 сум акча бирде һәм бу сумма барлыгы 224500 сум тәшкил итте. Җыелган акчаның 217278 сумы Чәбия Чурчи авылында зират коймасын алыштыруга, 2221 сумы чүп савытына, 5000 сум поҗарный рукавалар алуга тотылды. 2015 елдагы референдумы буенча халыктан 44400 сум җыелган иде. Республика 177600 сум бирде. Безнең бу сумма Урта Нырты авылындагы зират коймасын алыштыруга каралып, бу эш бүгенгесе көндә тәмамланды. Узган 2015 елда авыл араларындагы , авыл эчендәге юлларны төзәкләндерүгә аеруча игъгтибар бирелде

    Олы Нырты, Чәбия Чүрчи, Урта Нырты авыллары арасындагы  юлга 5 км. 420 метр афальт җәелде. Бу эшләргә 47116000 акча тотылды. Урта Нырты авылының Х.Такташ урамына 682776 сумга 120 м., Олы Нырты авылының А.Алиш урамына 540882 сумга 84 метр вак таш түшәлде.

    Җирлектә яшәүче 560 кешегә бүгенге көндә 1 урта мәктәп, 2 балалар бакчасы, 1 мәдәният йөрты, 2 авыл клубы, 1 китапханә, 1 фелдшер-акушерлык пункты, 1 мәчет, 1 почта бүлеге, 2 райпо кибете, 3 шәхси эшмәкәр кибете хезмәт күрсәтә.

    Мәктәп алдында торган бурычларны тормышка ашыруда укытучыларның фән буенча теоретик әзерлекле, методик осталыкка ия булуы зур әхәмияткә ия. 2014-2015 уку елында укытучыларыбыз һәм  укучыларыбыз  район, республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда, фән  олимпиадаларында актив катнашып 8 бала призлы урын һәм 4 бала республика олимпиадаларында район данын яклаячак. 2015 елда Мусин Айдар ОБҖ фәне буенча бөтенроссия олимпиадасында катнашып 1 урын алды.

    Завод Нырты урта мәктәбендә бүгенгесе көндә 62 бала белем ала. Аларга 24 педагог белем һәм тәрбия бирә.мәктәптә гомуми штат саны 34не тәшкил итә.

    2014-2015 уку елында мәктәпне 4 укучы тәмамлады. Бүгенгесе көндә алар барысыда югары уку йөртларында белем алалар.

    Завод Нырты  урта мәктәбенең еллык бюдҗеты 12 млн.228 мең 620 сум тәшкил итә. Уртача хезмәт хакы 19904 сумны тәшкил итте. Электр һәм газ тотылышында күпмедер  тайпылыш сизилә: эдектр энергиясе +2128, газ-2176.

     Олы Нырты балалр бакчасының бюдҗеты 2151000 сум. Үтәлеше 1661000 сум. Уртача хезмәт хакы 17100 сум. Бакчага йөрүче 17 бала исәпләнә. Бала көне 3460 көн тәшкил итте.

     Урта Нырты балалар бакчасына 5 бала йөри. Балалар бакчасының бюдҗеты 1684000 сум. Үтәлеше 1033000 сум. Уртача хезмәт хакы 11500 сум. 2015 елда 1124 бала көне тәшкил итте.

      Халыкның рухи сәләмәтлеген ныгытуда мәдәният әһәмиятле урын алып тора. Мәдәният төрле категория кешеләрен берләштерү, аралашу мөмкинлеге булдыру өчен мөһим өлкә.

     Олы Нырты ммәдәният йөртында 3 кеше эшли. Еллык бюдҗеты             . Үтәлеше 

 

. Түләүле хезмәттән 6000 сум акча кергән.

       Урта Нырты авыл клубында 2 кеше эшли. Еллык бюдҗеты............. Үтәлеше..............

Түләүле хезмәттән 2900 сум акча кергән.

        Чәбия Чүрчи авыл клубында 1 кеше эшли. Еллык бюдҗеты............ Үтәлеше............

Түләүле хезмәттән 1200 сум акча кергән.

      Олы Нырты китапханәсендә 1 кеше эшли. Еллык бюдҗеты 224713 сум. Китапханәдә 10511 китап бар. Китап укучылар саны 453 кеше.

      Халыкның сәләмәтлек саклау өлкәсендә җирлектә 1 фелҗдшер-акушерлык пункты хезмәт курсәтә. 2015 елда фелдшер-акушерлык пунктына ............... кеше мөрәҗәгать итте. Еллык бюдҗеты ................

     Безнең җирлектә 1 почта бүлекчәсе  хезмәт күрсәтә. Ул ай саен халыкка пенсия, пособие һәм вакытлы матбугат тарата. Газ, электр, телефон хезмәтләре өчен акча җыйный. Вакытлы матбугаткә язылу 532 данәдә башкаралды.

     Учреҗденияләрдә электр энергиясе, газ, су тотуга 2014 ел белән чагыштырганда күпмедер аерма бар. Мәсәлән  Завод Нырты урта мәктәбендә электр энергиясе 2128 квт күбрәк тотыла, ә газ тотылышы 2176 куб.м. га азрак тотылган. Олы Нырты балалар бакчасында 2014 ел белән чагыштырганда электр энергия 370 квт., газ 735 куб.м. азрак тотылган. Урта Нырты балалар бакчасында пеллет 422 кг азрак тотылган, электр энергиясе 1937 квт ка күбрәк ягылган. Су тотылышына килгәндә 2014 ел белән чагыштырганда аерма сизелми. Завод Нырты урта мәктәбегенә 67 кубка суны азрак тоткан.

   Авыл җирлегендә урам утларына  2015 елда 19902 квт электр энергиясе сарыф ителеп 101115 сум акча түләнде. Бу 1 лампочкага 406 квт туры килә дигән сүз. Авл җирлегендә 1 яктырту лампасын тоту 2063 сумга төште.

    Урам утларына уртача район күрсүткече 1 лампага 434 квт электр энергиясе тотылып, 2200 сум акча түләнгән.

     Коммуналь хезмәт эшчәнлеге турында сезгә түбәндәгеләрне  җиткерәсе килә. Ел дәвамында халык су белән өзлексез тәәмин ителеп, айга 2 мәртәбә халыктан көнкүреш калдыклары җыйналып торды. Суга 378763 сумлык хезмәт күрсәтелеп, 346771 сум җыйнап алынды. Каты көнкүреш калдыкларын җыйнау хезмәте өчен 194759 сум исәпләнеп 18615 сум  акча җыеп алынды.

    Биләмәдә эш урыны биреп торучы “Нырты” авыл хуҗалыгы бар. Бу хуҗалыкта барысы 65 кеше эшли. Терлек саны 558 баш. Чәчүлек җирләре 2900 га исәпләнә. Хуҗалыкта уртача хезмәт хакы 14058 сум. Пай җирләренә  түләүгә килгәндә, 1 пайга 1780 сум түләүне планнаштырды. Бүгенгесе көнне бу сумма  түләнеп бетте.

  

     Җирлекнең шәхси хуҗалыкларында 273 мөгезле эре терлек бар. Шуларның 98 башы савым сыеры, 587 сарык, 17 ат, 10 кәҗә бар.

      Барлыгы җирлек буенча 332 тонна сөт җыелды. Халыкка сөт  тапшырган өчен 4 млн 488 мең сум  акча бирелде.

      Район банкларыннан авыл хуҗалыгы кредитын 2 кеше 400 000 сум күләмендә алды.

      Авыл җирлегендә булган 200 хуҗалыкның 192 се теркәү үтте. Бу 96% тәшкил итә.

      Шулай ук теркәү узмаган җир пайларын суд аша теркәү үткәрелде. Бүгенгесе көнгә җирлеккә 63 җир паена теркәү үткәрелде. Бу 224 га  тәшкил итә.

     Без сезнең белән берлектә Олы Нырты авыл җирлеге территориясендә экология куркынычсызлыгы, санитар эпидемиологик именлегенә җитди игътибар бирергә тиешбез. Олы Нырты авыл җирлеге Советы тарафыннан кабул  ителгән авыл җирлеге биләмәсендә чисталык булдыру, төзекләндерү карары кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 2015 елда 23 физик затка карата актлар төзелде һәм алар административ  комиссия тарафыннан 2000 сум күләмендә штафка тартылдылар. Шушындый күңелсез хәлдә калмас өчен, мин, авылдашлар  сездән, урамга төзелеш материаллары, печән, салам өймәвегезне, көнкүреш калдыкларын  ташламавыгызны, йөрми торган техниканы сакламавыгызны сорар идем. Форсаттан файдаланып  шуны да эйтеп үтәсем килә, отчет  елында Саба МПП базасында  хуҗалыктан үлгән терлекләрне һәр  хуҗалыктан килеп алып китү оештырылды.

     Граҗданнарыбызның куркынычсызлыгын тәэмин итү авыл җирлегенең һәм хокук саклау органнары эшчәнлегенең мөхим юнәлешләренең берсе санала.

     Җәмгыятебездә тәртип булсын дисәк беренче чиратта һәркем үзе  закон таләпләрен төгәл үтәргә, үз  әйләнәсендә кул астында булган  кешеләрне тәртипкә чакырырга  бурычлы. Илебезгә үтеп кергән  террорчылыкны булдырмау да үзебезнең уяу булудан тора.

     Авылыбызда күренгән  төрле чит кешеләр, чит машиналар, шик тудырганда боларны кичекмәстән авыл җирлегенә яки полиция идарәсенә хәбәр итүегез сорала. Бу бигрәк тә, бездән аеруча ск һәм бердәм, игътибарлы булуны сорый.

     Хөрмәтле авылдашлар! Алга  таба барлык эшләнәсе эшләрне  сезнең белән берлектә, уртак фикергә килеп эш алып  барганда гына башкарып чыгарбыз дип  уйлыйм һәм ышанып  калам.

    Һәрбарчабызның гаиләсенә  именлек, тынычлык, сәләмәтлек телим. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Последнее обновление: 25 января 2016 г., 10:57

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International