Саба муниципаль район Башкарма комитетының 2012 елга эшчәнлеге турында отчеты

Хөрмәтле Илдар Шәфкатович! Хөрмәтле депутатлар һәм бүгенге утырышта катнашучылар!
Отчет чорында Саба муниципаль районы башкарма комитеты үзенең төп юнәлешен социаль мәсьәләләргә игътибарны арттыру, халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшырту, икътисадын тотрыкландыру, мәгариф, сәламәтлек саклау, капиталь төзелеш, коммуналь хуҗалык, спорт, мәдәният тармакларын комплексы үстерүдә максатчан эш алып барды. Алда торган катлаулы проблемаларны чишүдә безгә мораль һәм матди яктан ярдәм иткәннәре өчен Президентыбызга, Дәүләт Советына, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.
2012 елда барлык төр хуҗалык итә торган физик һәм юридик затлар тарафыннан 7 миллиард 358 миллион сумлык продукция җитештерелде һәм хезмәт күрсәтелде.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы тармакларындагы эшләр торышына анализ ясасак, узган елны бу тармакта 2 миллиард 130 миллион сум акча үзләштерелде, бу 2011 ел белән чагыштырган 111% тәшкил итә. 1 миллиард 573 миллион сумы яңа төзелеш өлкәсендә тотылган булса, 557 миллион сумы капиталь ремонтка китте.
Әлеге финанс ресурсларның 288,3 миллионы мәгариф, 193,3 миллионы мәдәният, 91,5 миллионы сәламәтлек саклау, 117 миллионы спорт, 611,8 миллионы авыл хуҗалыгы, 250 миллионы промышленность объектларына тотылды.
“Торак-коммуналь хуҗалыгын” реформалаштыруга булышлык итү фонды турында”гы Федераль Закон иң авыр проблемаларның берсе булган күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерүгә нык ярдәм итте. Узган ел шушы закон кысаларында барлыгы 17 күпфатирлы йортта 11,4 миллион сумлык эш башкарылды. Гамәлдәге Законны тормышка ашыру барышында районыбызга барлыгы 2091 гаилә, шуның 334е 2012 елда үзләренең тормыш шартларын яхшырты. Районда бүгенге көндә 63 торак милекчеләре ширкәте (ТСЖ) оештырылды. Аларның составына 102 күпфатирлы йортның 84се, ягъни 82% керде.
Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгын финанслауга берләштерелгән бюджеттан 171,5 миллион сум акча бүленеп бирелүе халыкка күрсәтелгән хезмәтнең сыйфатын һәм күләмен арттыруга зур этәргеч ясады.
2012 елда халыкны борчыган һәм аның өчен бик тә мөһим булган торак төзелешендә дә шактый гына уңышларыбыз бар. Узган ел гомуми мәйданы 20515 квадрат метр булган 136 тулай торак файдалануга тапшырылды. Шулай итеп, 237 гаилә яңа йортлы яки фатирлы булу бәхетенә иреште.
Мондый күрсәткечләр гамәлдәге 4 гомумфедераль һәм республика программалары ярдәмендә ирешелде. Шушы программалар нигезендә барлык тулай торакның 63%ы төзелеп файдалануга тапшырылды. Узган ел 7647 квадрат метр торак мәйданы, барлыгы 53 йорт тулысы белән шәхси хуҗалыкларның үз көчләре белән файдалануга бирелде.
Шул ук вакытта Арташ һәм Түбән Шытсу авыл җирлекләрендә бер генә дә йорт, ә Югары Симет, Юлбат авыл җирлекләрендә 1-2 генә өй файдалануга тапшырылу безнең бу юнәлештә эшләп бетермәгәнебезне күрсәтеп тора.
Узган ел район буенча барлыгы 63,76 чакрым юлга яңа асфальт җәю, ремонтлау, вак таш  белән каплау эшләре алып барылды. Барлык башкарылган юл эшләре 400 миллион сум тәшкил итте. Шуның 331 миллионы “Татавтодор”ның Саба филиалы коллективы тарафыннан башкарылды.
2012 елда барлыгы 10,4 чакрым суүткәргеч файдалануга тапшырылып Керәнне, Чәбия-Чүрчи, Сабабаш, Иске Мичән авылларында яшәүче халыкның суга ихтыяҗы канәгатьләндерелде.
Район буенча 2008-2012 елларда барлыгы 118,7 км суүткәргеч салынды. Бүгенге көндә районыбызның 96% халкы үзәкләштерелгән су белән тәэмин ителә.
Электр линияләрен яңарту һәм төзекләндерү буенча да даими эш алып барылды. Район буенча барлыгы 28,4 чакрым озынлыгындагы электр линияләре сузылды, реконструкцияләнде һәм 45 чакрым озынлыктагы линияләре ремонтланды. Моннан тыш 6 яңа трансформатор пункты төзелде һәм 6сына капиталь ремонт үткәрелде. Күрелгән чаралар нигезендә Шәмәрдән, Иләбәр, Мичән, Олыяз, Лесхоз бистәсендә көнкүреш объектларында электр белән тәэмин ителешне яхшыртырга мөмкинлек бирде.
2012 елда “Таттелеком” ачык акционерлык җәмгыятенең район электр элемтәсе коллективы тарафыннан 70 миллион сумлык хезмәт күрсәтелде. Бу - 2011 ел белән чагыштырганда 12%ка артык. Телефон линияләрен киңәйтү, яңа җиһазлар урнаштыру эшләре Килдебәк, Мишәбаш авылларында, район үзәге Сабада алып барылды. Бер ел эчендә районда стационар телефоннар саны 350гә артып, 7697 булды. Интернет челтәренең тоташтыручылар саны да 4308дән 5078гә менде. Бер ел эчендә IP телевидениегә тоташтыручылар 850 артып, 1672гә җитте.
Хәзер барлык 29 цифрлы автомат телефон станцияләр район үзәге белән ВОЛС, ягъни югары тизлекне тәэмин итүче җепселле-оптик электр линияләре ярдәмендә тоташтырылган. Һәрбер мәктәптә, балалар бакчасында Интернет челтәре белән файдалану мөмкинлеге тудырылды.
Отчет чорында 4,6 чакрым газүткәргечләр салынып, файдалануга тапшырылды. 247 фатир һәм шәхси йорт газлаштырылды. Моннан тыш район буенча 15 социаль-мәдәни объектларда тузган яки түбән КПДлы газ казаннары югары эффектлы газ приборларына алыштырылдылар.
Районыбызның социаль һәм икътисадый үсеше төзелеш тармагы белән турыдан-туры бәйле. Гамәлдәге законнар һәм карарлар нигезендә подряд эшләре фәкать тендер аша откан төзелеш оешмаларына гына тапшырыла. Әлегә, аерым очракларда, конкурста отканнар да кайвакыт эш сыйфатына тиешле игътибар бирмиләр, төрле сәбәпләр белән ремонт һәм реконструкция вакытларын сузалар. Объектларны тапшырганнан соң әледән-әле килеп чыга торган проблема белән бәйле мисалларны шактый китереп була. Райондагы күпсанлы күзәтчелек органнары вакытында җитди чаралар куллансалар, мондый күңелсез хәлләр килеп чыкмас иде. Шул ук вакытта, башкарма комитет тарафыннан игътибар җитмәүне дә үз өстебездән төшермибез.
Промышленность предприятиеләре эшчәнлегенә тукталсак, монда барлыгы 967 млн.сумлык продукция җитештерелеп, узган ел белән чагыштырганда 11% үсеш тәэмин ителде. Нигездә моңа - "Шәмәрдән промкобинаты" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте (3 тапкырга күбрәк узган елга карата), "Бетапром" ширкәте (21 тапкырга), Саба лесхозы, “Саба тәрәзәләре”, “Евроакцент Саба”, “Икмәк” ширкәте кебек предприятиеләре зур өлеш керттеләр. Үткән ел бөтен куәтенә эшли башлаган "Лен" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Исток” ширкәте турында да уңай фикер әйтеп үтәргә кирәк. Бу җәмгыятьләр 2012 елда эш күләмен 4 тапкыр арттыруга ирештеләр.
Кызганычка каршы, узган ел "ВАМИН Татарстан" ачык акционерлык җәмгыятенең "ВАМИН Саба" филиалы тиешле куәтенә эшли алмады, гомум күләм 280 млн. сумлык продукция җитештерсә дә, җитештерү күләмен 40% киметте. Бу мәсьәләне уңай хәл итү йөзеннән, 2012 елда, әйтеп киткән җәмгыятнең эшкәртү-җитештерү цехлары "Векта" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә арендага бирелде. Алга таба бу предприятие тиешле дәрәҗәдә эшләп китәр дигән ышанычта калабыз.
Шунысын әйтеп китәргэ кирәк, алда искәрткән "Вамин Саба" филиалы халыкка кирәк булган бөтен төр сөт продукциясен җитештермәде. Узган ел шәхси эшмәкәр Райнур Әхмәтов “Лизинг-грант” программасы буенча җиһазлар алып, Олыяз авылынды 7 кешегә эш урыны булдырды һәм киң ассортиментта сөт продуклары җитештерә башлады. Аларның продукциясе бүгенгесе көндә районның сату нокталары аша кулланучыларга сатыла.
Узган 2012 ел авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен зур сынау елы булды. 2011 елның коры көзе һэм яуган карларның соңарып эреве көзге уҗымнарга начар тәэсир итте һәм зур мәйданнарда бу культуралар бозып чәчелде.
 Шулай булса да, язгы-кыр эшләре вакытында һәм тиешле шартларда башкарылды. Чәчүне бары тик кондицияле орлык белән, бер гектар жиргә тәэсир итү матдәләрдә 72 кг ашлама кертеп башкардык (таблица №1а).
 Безнең районда кулланылучы туфрак эшкәртү технологиясенең бер элементы булган чәчүлекләрне саклауга зур игьтибар бирелде. Ягъни җирнен өске өлешен әйләндермичә һәм өске өлешен бөтенләй бозмыйча, русча әйтсәк нулевая технология белән эшләүне игътибарда тоттык. 26,5 млн сумга үсемлекләрне саклау препаратлары алынуын да ассызыкларга кирәк.
 Хуҗалыкларның эшчәнлеген дөрес итеп анализлау каршылыклы уйлануларг даа этәрә. Аерым хуҗалыкларда иген игү технологиясе  комплекслы алып барылмый, җитәкчеләр, белгечләр тарафыннан хуҗалык эшчәнлегенә нәтиҗәле исәп-хисап һәм анализ ясалмый.
 Расчетлар буенча үсемлекчелек тармагында булган потенциалны дөрес кулланганда, өстәмә 15 мең тонна бөртек, ягьни 60 млн сумнан артыграк өстәмә продукция алып булыр иде. 2012 елда, ашлык берәмлегенә күчереп исәпләгәндә, чәчүлек җирләренең һәр гектарыннан уртача 19,4 центнер уныш җыеп алынды (таблица №1). “Олыяз”, “Мөхәмәтшин З.З.”,  «Курсабаш»,   «Шытсу»,  «Көек», «Алтын Саба-М»,  «Туган як» хуҗалыкларында чәчүлекләрнең гектар уңышы ашлык берәмлегенә күчереп исәпләгәндә 29,7-20,3 центнер булганда , «Мәртен», “Октябрь”, «Урта Саба» хуҗалыкларында бу күрсәткеч ике тапкырга кимрәк - 12,8-14,7 центнер гына тәшкил итте.
 Хәзердән үк 2013 елга чәчү технологиясен анализлап, бары тик  яхшы итеп ремонтланган авыл хуҗалыгы техникасы белән сыйфатлы орлык, кирәк кадәр ашлама, үсемлекләрне саклау препаратлары  кулланып кына уңыш алып буласын исләреннән чыгармаулары кирәк.
 Шулай ук җитәкченең, кырлар технологы-агрономның үз эшенә намус белән каравы зарури.
 2013 ел уңышына да ныклы нигез салынды: 7475 гектарда көзге культуралар чәчеп калдырылды, аларның торышларын агрономнар контрольдә тоталар, монолитлар үз вакытында алына. 1 февральгә үсемлекләрдә шикәр күләме 20-24% тәшкил итә. Бу - унай күрсәткеч.
 Җир эшкәртүдә энергияне саклап эшләү технологиясе үзләштерелә. Алда әйтелгәнчә, җирнең өске катламын бозмыйча, ягъни нулевая технология белән чәчкән мәйданнар арта. Бу алым узган ел 3000 гектар мәйданда кулланылды һәм корылыклы ел шартларында үзенең уңай нәтиҗәсен күрсәтте.
Елның игенчелек тармагына уңайсыз килүенә карамастан, терлекләрне кышлатып чыгарлык азык һәм фураж запасы тупланды. Нәтиҗәдә, 2012 елда  терлекчелектә тотрыклылык һәм үсеш тәэмин ителде. Сөт җитештерү 2011 ел белән чагыштырганда - 16, ит җитештерү 21 процентка артты, шуның эченнән мөгезле эре терлек ите җитештерү - 7, дуңгыз ите җитештерү 29 процентка үсте.   Район хуҗалыкларында уртача һәр сыердан 6000 килограммнан артык сөт савып алынды.
Терлекчелекнең тотрыклылыгы һәм үсеше беренче чиратта терлекләрнең баш саннары белән бәйле. 2013 елның 1 гыйнварена авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 24 мең баш мөгезле эре терлек (бу - узган елга карата 102%), 40 мең баш дуңгыз (126%), 2870 баш сарык һәм кәҗәләр (191%), 785 баш (118%) исәпләнә. “Урта Саба”, “Көек”, “Нырты”, “Олыяз”, “Симет” хуҗалыкларыннан башка, калган хуҗалыкларда да мөгезле эре терлекләрнең баш саннары артуына ирешелде.Сыерларның баш саны 1440 ка артты (таблица №2).
Сөт җитештерүдә иң зур үсешне “Туган як”, “Алтын Саба-М”, “Мичән”,”Кибәче”, “Курсабаш”,”Тимершык”, “Шытсу” хуҗалыклары (21-36%) тәэмин иттеләр. 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә уртача 593 центнер сөт җитештерелде. Бу күрсәткеч “Олыяз”да 1303 центнер, “Явлаштау” һәм “Шытсу”да 949-990 центнер, “Мичән”, “Сатыш”, “Алтын Саба-М”, “”Юлбат” хуҗалыкларында 821-889  центнер булса. “Нырты”, “Октябрь”, “Урта Саба” да  384-425 центнердан артмады (таблица №3).
Җитештерелгән сөтнең сыйфатын яхшырту буенча да авыл хуҗалыгы предриятияләренә максатчан эшләргә кирәк. Чөнки 2012 нче елда сөтнең 40 проценты гына югары сорт белән сатылды. “Октябрь”, “Урта Саба”, “Көек”, “Нырты” хуҗалыклары югары сорт белән 1 центнер сөт тә сатмадылар. Әгәр дә барлык сөт югары сорт белән сатылса,  30 млн. 805 мең сум өстәмә акча кергән булыр иде. 2013 елда биреләчәк субсидиянең  бер өлеше  сатылган сөтнең сыйфатына бәйле булачак.
Ит җитештерү узган ел белән чагыштырганда, “Курсабаш” хуҗалыгында - 49, “Кибәче”дә 42, “Мичән”, “Туган як”та 31 әр процентка артты. Ел башына булган терлеккә 133 килограмм гына ит җитештергән “Урта Саба” хуҗалыгында бу күрсәткеч 2011 елга карата 77 процент кына  тәшкил итте (таблица №5).
Елдан-ел терлекчелекнең матди-техник базасын яхшыртуга зур әһәмият бирелә. 2012 елда Тимершык бүлекчәсенең Кызыл Мишә сөтчелек фермасында реконструкция үткәрелеп, роботлар урнаштырылды. “Мөхәммәтшин З.З.” крестьян-фермер хуҗалыгында роботлаштырылган яңа сөтчелек комплексы төзелеп, сыерларны роботлар сава башлады. Шундый ук комплекслар агымдагы елда “Нырты” һәм “Олыяз” хуҗалыкларында сафка басачаклар. “Явлаштау” бүлекчәсендә дә роботлаштырылган сөтчелек комплексы төзелә башлады. “Юлбат” хуҗалыгының Йосыф-Алан бригадасында саву залы белән 400 башка исәпләнгән комплекс 2013 елда эшли башлаячак. Нәтиҗәдә, барлык сыерларның 20 проценты роботлар белән, 50 проценты махсус залларда савылачак.
Шулай ук яшь һәм симертү терлекләрен асрау өчен “Курсабаш”, “Октябрь”, “Сатыш”, “Мичән”, Шытсу”, “Урта Саба”, “Алтын Саба-М” хуҗалыкларында  заманча төзелеш һәм реконструкция эшләре алып барылды.
Башкарылган эшләр хезмәт җитештерүчәнлеген арттырды, мәсәлән, 2012 елда  бер эшләүчегә 572,1 мең сумлык терлекчелек продукциясе җитештерелде, бу 2011 елга карата 128 процент тәшкил итә (таблица №6).
Узган ел авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан 1 млрд. 449 млн. сум акча кереме алынды, ягъни сөрү җирләренең һәр гектарыннан  24 мең 700 сумлык продукция сатылды.
Авыл җирендә хуҗалык итүнең кече формаларын булдыру, эшмәкәрлекне үстерү  программалары  нигезендә районда 27 гаилә фермасы төзелде һәм төзекләндерелде.  Шулардан 4 гаилә фермасы сөтчелек, 3есе мөгезле эре терлек симертү, 7 се сарыкчылык, 3есе атчылык, 8е умартачылык, берәре кәҗә үрчетү һәм кошчылык белән шөгельләнә. 22 гаилә фермасы 2011-2012 елларда 9 млн 345 мең 492 сум дәүләт ярдәме, ягъни субсидия алдылар. Яңадан 7 млн 42 мең сум субсидия алачаклары бар. Моннан тыш, “2012-2014 елларга яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм күрсәтү” программасы нигезендә 2 фермер 1млн 500мең әр сум күләмендә грант алдылар (таблица №9).
2012 елда да шәхси хуҗалыкларны үстерү өчен льготалы шартларда банк кредитлары бирү дәвам итте. Программа башыннан,  ягъни 2006 елдан 2914 шәхси хуҗалыкка, шуның эченнән 2012 елда 683 хуҗалыкка, барлыгы 475 млн 777 мең, ә 2012 елда 146 млн 482 мең сум кредит бирелде. Алынган кредитларның процентлары өлешчә бюджеттан капланып, 43 млн 640 мең сум субсидия бирелде (таблица №10).
Хөрмәтле депутатлар! 2012 елда өстәмә эш урыннары күп булдырылды. Лесхоз бистәсендә яңа технологияләр кулланып эшли торган урман хуҗалыгы селекцион үзәге сафка басып, 33 кеше эшле булды. Гомумән, бөтен куәтенә эшли башлагач, бу үзәктә 50-гә якын кеше хезмәт куячак.
Шулай ук Шәмәрдәндәге бер инвестор тырышлыгы белән "Смит" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте барлыкка килеп, 17 кешегә эш урыны булды. Бүгенге көндә бу предприятиенең җитештергән хоккей бортлары, пластик корылмалары, коелган тимердән ясалган башка төрле товарлары Россия күләмендә дә киң кулланыш тапты.
2010 елда Шәмәрдәндәге “Исток” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте үзенең эшен 5 кеше белән, файдаланылмый торган дискоклубта башлап җибәргән иде. Узган ел монда калдык-постыклардан мех әйберләре тегеп 12 миллион сумлык продукция җитештерелде. Монда хәзер 82 кешегә хезмәт урыны булдырылды, бер ел эчендә эшче көчләр 20 кешегә артты.
Район промышленность предприятиеләренең түбән рентабельлелек
белән эшләүләрен әйтмичә калып булмый. Бу күрсәткеч 2012 ел нәтиҗәсе буенча 2% кына булды. Мондый хәл, кызганчка каршы, промышленность предприятиеләрендә җитештерелгән продукциянең үзкыйммәте югары, ә сату бәяләренең түбән булуы белән дә аңлатыла. Нәтиҗәдә безнең продукция, бүтән урыннарда җитештерелгән товарларга бәясе һәм сыйфаты буенча конкурент була алмый, әлбәттә, үзенең сатып алучысын табуда зур кыенлыклар тудыра һәм бу хәл әлеге предприятиенең финанс хәлен тагын да  начарайта.
Хезмәт   күрсәтү   предприятиеләре,   2012   елда   2011   ел   белән чагыштырганда, 21 процент үсеш белән тәмамладылар. Бу - алар тарафыннан ел дәвамында барлыгы 1 млрд. 195 миллион сумлык хезмәт күрсәтелгән дигән сүз. "ТАТАГРО"   җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (200% 2011 елга карата), "Саба күптармаклы коммуналь җитештерү предприятиесе" (104%), "Шәмәрдән күптармаклы коммуналь җитештерү предприятиесе" (107%), "ЖилЭнергоСервис» (136%) үсеш тәэмин иттеләр.
Халык хуҗалыгында, бигрәк тә соиаль өлкәдә нормаль эшләүнең төп шарты булып районның финанс яктан тәэмин ителеше тора. Күп кенә очракта, акча булмау сәбәпле, кайбер яхшы проектларны һәм программаларны да без тормышка ашыра алмый калабыз. Хезмәт коллективларын, финанс, салым органнарының килешеп эшләүләре нәтиҗәсендә, 2012 елда барлык төр салымнар, җыемнар, Пенсия фонды тупланмаларын исәпкә алып, кертемнәр 2 миллиард 105 миллион сум булды, бу – 2011 ел белән чагыштырганда 848,8 миллион сумга күбрәк. Федераль бюджетка 202 миллион, республика бюджетына 210,9 миллион һәм җирле бюджетка 1132,6 миллион сум финанс средстволары тупланды. 2012 елда җирле бюджетка җаваплылыгы чикләнгән “Газпром трансгаз Казань” җәмгыятенә караган магистраль газүткәргечләрнең Шәмәрдән линия-производство һәм “Сабагаз” эксплуатация-җитештерү идарәләре керткән салым суммасы 28,9 миллион сумга җитте. Шулай ук “Алтын Саба-М”, “ТАТМИТАгро”, “ТАТАГРО” җәмгыятьләре 6,7-7,8 миллион салым түләделәр.
Жир салымыннан кергән сумма 17 млн 25 мең сум тәшкил итте, бу билгеләнгәнгә карата 110 процент булды. Әлеге төр салым буенча Иштуган, Курсабаш, Шытсу, Икшермә, Шәмәрдән авыл җирлекләре үзләренә җиткерелгән еллык бурычларны үти алмадылар.
Физик затларга салына торган мөлкәт салымының планы 3 млн 367 мең сум булып, үтәлеш 3 млн 784 мең сум тәшкил итте. Бу төр салымны Шәмәрдән авыл җирлеге тулысынча җыя алмады.
Бердәм авыл хуҗалыгы салымының еллык планы 1 млн 673 мең сум булып, үтәлеше 865 мең сум гына тәшкил итте.
2012 елда район бюджетында чыгымнар 1504,5 миллион сум булды. Әйтергә кирәк, районда мәгариф, сәламәтлек саклау, социал яклау, мәдәният, физик тәрбия һәм спорт, торак-коммуналь хуҗалыгы кебек тармаклар тулысынча һәм үз вакытында финансланды. Электр энергиясе, газ, җылылык өчен түләүләр тиешле күләмдә башкарылдылар.
Сүз дә юк, 2012 елда безнең керемнәр, бигрәк тә җирле бюджетка начар булмады һәм шуның нәтиҗәсендә без иркенрәк яшәдек. 2013 елда да шулай булыр дип беркем дә гарантия бирә алмый. Шул сәбәпле, бюджет учреждениеләренең, анда эшләүче һәр бер кешенең матди-техник, финанс средстволарны сакчыл тоту, аны әрәм-шәрәм итмәү иң беренче бурычларның берсе булырга тиеш.
Узган ел үткәрелгән конкурслар, аукционнар нәтиҗәсендә кирәкле муниципаль ихтыяҗлар уңай хәл ителде. Конкурслар аша 600 миллион сумлык 559 контракт төзелде һәм регистрациягә алынды. Заказлар урнаштырудан алынган икътисадый файда 8,4 миллион сум булды.
Әмма ләкин бу өлкәдә хәл итәсе мәсьәләләр күп әле.
Авылыбызның урамнарын барлыгы 3026 электр лампочкасы яктырта. Район буенча 1 лампочкага ел дәверендә 643 кВт электр энергиясе тотылган. Бу сан 2011 ел белән чагыштырганда 46 кВтка күбрәк. Ә менә ул Шәмәрдәндә ул  – 954 кВтка, Иске Икшермәдә – 936, Явлаштауда – 788, Шекшедә тотылган энергия 781 кВтка җитте.
Узган елны районның контроль-хисаплау палатасы тарафыннан 17 җирле үзидарсе органнары тикшерелеп, 1818,6 мең сумлык төрле төстәге финанс бозулар ачыкланды һәм тикшерү чорында төзәтелделәр.
Яңа эш урыннарын булдыру, төрле сәбәпләр аркасында эшсез калган гражданнарга ярдәм күрсәтү – муниципаль органнарның эшчәнлегендә төп юнәлеш булып тора.
Россия һәм Татарстан Республикасы хөкүмәтләре эшсезлекне, хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча шактый чаралар күрделәр. Узган ел халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 2282 кешегә төрле формада хезмәт белән шөгыльләнергә ярдәм итте. Моның өчен барлыгы 12130 мең сум акча бүленде.
Эшмәкәрлек (самозанятость) буенча авыл хуҗалыгында азык-төлек җитештерү эшчәнлеген җәелдерү өчен 1 млн. 294 мең сум акча бүленеп, 22 кеше үзләренең яңа шөгыльләрен ачып җибәрделәр.
Җәмәгать эшләрен оештыруга 286 мең сум акча тотылды, 168 кеше вакытлыча эш белән тәэмин ителде. Һөнәри юнәлеш буенча уку программаларында 41 кеше катнашты. 628 балигъ булмаган балалар җәйге чорда вакытлыча эшкә урнаштыру өчен 628 мең сум акча тотылды.
Финанс һәм икътисадый кризис чорында халыкны эш һәм хезмәт хакы белән тәэмин итүнең иң перспективалы юнәлеше – ул кече һәм урта бизнесны үстерү булды. Шул сәбәпле, муниципаль идарә органнары эшмәкәрлекне үстерү өчен барлык шартлар тудырырга бурычлылар иде. Бу – документлар әзерләү, җир бирү процессын тизләтү, арендаларга биналар бирү, ссуда алуда ярдәм күрсәтү мәсьәләләре.
Бүгенге көндә районда 1004 кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары учетта торалар. Шуларның 76сы – җитештерү, 161е – хезмәт күрсәтү, 324е – сәүдә, 221е – авыл хуҗалыгы өлкәләрендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр.
Узган елда Татарстан Республикасының кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты аша районыбызның 30 гражданы "Лизинг-грант” бизнес проектларын тормышка ашыру максатыннан 10,6 млн. сум акчага ия булдылар. Ә район буенча 2009-2012 елларда “Лизинг-грант” проектына 139 кеше кертелде һәм аларга 100,5 млн. сум субсидия акчасы бүленеп бирелде. Шулай ук 2012 елда районда 7 гаилә фермалары оештырылып, аларның саны 27гә җитте. Узган елны районда 322 кече һәм урта бизнес предприятиеләре оештырылды.
Нәтиҗәдә, 1 ел эчендә учетта торучы эшсезләрнең саны 23кә кимеде һәм 2013 елның 1 гыйнварена 228 эшсез кеше исәптә тора, бу экономик актив халыкның 1,45%ын тәшкил итә.
Районда эчке территориаль продукт күләменең 14,2%, ягъни 1 млрд. сумлык кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары көче белән җитештерелде. Әлеге өлкәдә 3000 кеше шөгыльләнде, бу – эшкә сәләтле район халкының 19%ы дигән сүз.
Әмма дәүләт тарафыннан субсидияләнә торган шәхси хуҗалыкларны үстерү өчен бирелгән банк кредитлары да, мөстәкыйль эш оештыруга дәүләт ярдәме күрсәтү дә көтелгән нәтиҗәләрне биреп бетермәделәр. Бер ел эчендә, төрле сәбәпләр аркасында, район буенча 122 кече һәм урта предприятиеләрнең ябылуы, ягъни мәсәлән эшләп китә алмаулары күңелле хәл түгел.
Шулай ук Югары Симет, Курсабаш авыл җирлеге биләмәләрендә кече һәм урта предприятиеләрнең бик аз булуы, Иштуган, Килдебәк, Корсабаш авыл җирлекләрендә “Лизинг-грант” программасына кергән бер генә граждан булмау борчу тудыра. Арташ, Олы Шыңар, Югары Симет, Иштуган, Курсабаш, Шәмәрдән җирлекләрендә гаилә фермалары булмавын берни белән дә аңлатып булмый.
2012 елда производствода 12 бәхетсезлек очрагы теркәлде, аның 2011 ел белән чагыштырган 13 очракка ким булуы куанычлы, әлбәттә. Ләкин бер үлем очрагы булуы безгә тынычланырга урын калдырмый һәм алга таба да хәвеф-хәтәр булдырмас өчен бөтен чараларны күрүне профсоюз комитетларына, оешма җитәкчеләренә һәм хезмәтне саклау һәм күзәтчелек итү органнарына йөклибез.
Сүз дә юк, берничә ел дәвам итә торган бөтендөнья кризисы һәр гаиләне, гомумән, һәркемне киләчәк турында ныклап уйланырга мәҗбүр итте, чыгымнарны барлап яшәргә этәрде. Бер караганда бу чорда саклык банкларында акча салу кимергә тиеш иде. Әмма анализ күрсәткәнчә, хәзер дә банкларда акча тупланышы арта. 2013 елның 1 гыйнварена район кешеләрен 693 млн. сум акчасы банкларда саклана һәм ул бер ел эчендә 165 млн. сумга, ягъни 31%ка арткан. Халыкның кредит алуга да ихтыяҗы үсә бара. Соңгы бер ел эчендә төрле максатларга файдалану өчен 481 млн.сум кредит бирелде. Бу - сан 2011 ел белән чагыштырда 81 млн. сумга күбрәк.
Халыкның яшәү рәвешен яңа транспорт чаралары алу да ачык раслый. Бер ел эчендә 713 җиңел машина сатып алынган. Бүген район халкындагы 6827 җиңел автомобиль автоинспекциядә учетта тора. Бу – һәр 100 гаиләгә 66 автомобиль туры килә дигән сүз.
Хезмәт хакы – район халкының тормыш дәрәҗәсен чагылдыручы төп күрсәткеч булып тора. Гомумән алганда, ел нәтиҗәләре буенча уртача еллык хезмәт хакы 16%ка үсте һәм ул 16441 сум тәшкил итте.
Хөрмәтле депутатлар, утырышта катнашучылар!
Мәгариф өлкәсендә булган игътибар – ул киләчәгебез турында кайгырту, алдагы көннәргә ныклы ышаныч дигән сүз.
2012 елда бу өлкәгә район бюджетыннан 604,5 млн.сум акча бүленеп бирелде. Бу – район бюджетының 40% тәшкил итә.
Бүгенге көндә 33 мәктәптә 3863 бала белем ала. Бу сан 2011 елда 3908 иде. 43 мәктәпкәчә балалар бакчаларында 1,5-7 яшькә кадәр 1915 бала тәрбияләнә, әлеге сан шул яшьтәгеләрнең 86%ын тәшкил итә.
Барлык мәктәпләрдә бердәм меню белән 15 сум 20 тиен исәбеннән иртәнге һәм көндезге аш белән тәэмин ителгән. Бу сумманы 5,2 бюджеттан бирелә, 10 сумы ата-аналардан җыела.
Узган ел районыбызның кечкенә авылларында 5 яңа балалар бакчасы, шуның 2се фельдшер-акушерлык пункты белән берләштерелеп төзелде. Саба гимназиясенә, Икшермә, Иштуган урта мәктәпләренә, Шәмәрдән лицеена, Миңгәр мәдәни-мәгариф үзәгенә, Сабадагы 2 балалар бакчасына киң масштаблы ремонт эшләре уздырылды.
“Авыл мәктәбе” программалары кысаларында 18 автобус 758 баланы көн саен мәктәпкә алып барып кайта.
Бүгенге көндә районның һәр мәктәбе заманча җиһазга ия: мәктәпләрдә 180 интерактив такта бар, укытучыларга ярдәмгә 115 мультимедиа хезмәт итә. Урта һәм төп мәктәпләрдә югары тизлекле тәэмин итүче җепселле-оптик элемтә линияләре (ВОЛС) буенча Интернетка керү мөмкинлегеннән, Wi-Fi нокталарыннан файдаланалар. Шулай ук барлык балалар бакчасы компьютерлар, 37се проекцион техника, 23е ноутбук белән тәэмин ителде һәм Интернет челтәренә тоташтырылды.
Өченче ел инде районның башлангыч сыйныфларында Федераль дәүләт стандартлары нигезендә белем бирү дәвам итә.
Районда 8 укучыга 1 компьютер туры килә. Барлык укытучылар ноутбук белән тәэмин ителделәр. Кыскасы, безнең мәктәпләребездә, балалар бакчаларында укыту-тәрбия эше өчен барлык шартлар тудырылган дияргә тулы нигез бар.
2012 елда бердәм дәүләт имтиханнарында 294 чыгарылыш класс укучысы катнашты. 5 фәннән – математика, информатика, тарих, җәмгыять белеме һәм рус әдәбиятыннан имтиханнар уңай нәтиҗәле, республиканыкыннан югарырак булды. Шуның белән бергә, 6 фән буенча район күрсәткечләре республика күрсәткечләреннән калышты. Кызганычка каршы, бу имтиханнар арасында илебезнең фәнни-техник үсешен билгели торган фәннәр – физика, химия, биология булуы борчуга сала.
Ә гомумән алганда, 2012 елда урта мәктәпне тәмамлаган 292 укучының 188е (64,4%) югары, 61е (20,9%) махсус урта йортларына керделәр.
Узган елда башлангыч һөнәри юнәлешле уку йортларына нибары 6 укучы керүе һич тә канәгатьләндерми һәм бу күрсәткеч урта мәктәпләрдә әлеге юнәлештә эшнең тиешле дәрәҗәдә алып бармавын дәлилли.
Районыбызда өстәмә белем бирү системасында барлыгы 180 түгәрәк, секция, төрле яшүсмерләр клублары һәм берләшмәләре эшлиләр. Ләкин бу юнәлештә безне борчый торган проблемалар да бар. Төрле сәбәпләр аркасында, бигрәк тә матди-техник базаның ярлы булуы аркасында, 4се генә техник, 2се генә эколого-биологик түгәрәкләр булуын ассызыкларга кирәк. Алар арасында авыл, урман хуҗалыгы юнәлешендәге түгәрәкләрнең аз булуы безнең бу юнәлештә хәл итәсе мәсьәләләрнең күп икәнен тагын бер мәртәбә исбатлый.
Районда барлык предприятиеләргә һәм, хуҗалыкларга механизаторлар, эретеп ябыштыручылар, төзүчеләр кирәк. Әмма дә ләкин профориентация эше начар куллану сәбәпле, ә шулай ук предприятиеләр җитәкчеләренең кызыксынуы булмау аркасында егетләр һәм кызлар эшче һөнәрләрен сайламыйлар. Нәтиҗәдә безнең яшьләребез булыр-булмас уку йортларына кереп, нигездә менеджер, икътисадчы, юрист белемнәре алып, 4-5 елдан эшсезләр санын арттыралар.
Халыкка мәдәният хезмәте күрсәтү – җаваплы һәм үзенчәлекле тармак. Бүгенге көндә барлыгы 93 мәдәният учреждениеләре хезмәт күрсәтә. Узган елны бу тармакка район бюджетыннан 167,8 миллион сум акча бүленде.
Узган елны Кече Кибәче авылында Республиканың “Авыл клублары” программа нигезендә 300 тамашачыга исәпләнгән күпфункцияле үзәк эшли башлады. Язлы Арташ һәм Чәбия-Чүрчи авылларында 100 тамашачыга исәпләнгән авыл клублары төзелделәр. Шәмәрдән бистәсендәге мәдәният йортында һәм 4 авыл клубларында капиталь ремонт эшләре башкарылды.
Районыбыз мәдәният йортларында һәм авыл клубларында 672 түгәрәк һәм клуб берләшмәләре эшли. Барлыгы 12600 культура-масса чаралары үткәрелеп, аларны 558000 тамашачы карады.
Халыкка мәдәният хезмәте күрсәтү буенча Кече Шыңар, Явлаштау, Югары Шытсу, Шәмәрдән мәдәният йортлары хезмәткәрләре халкы белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Күп кенә үзешчән артистларыбыз республика, зона ярышларында һәм бәйгеләрендә беренче һәм призлы урыннарга лаек булдылар.
2012 ел нәтиҗәләре буенча районның Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы күчмә билгесенә һәм матди-техник базаны ныгыту өчен 150 мең сум сертификатка ия булу – безнең уңышлар бар икәнен дәлилли.
Әмма ләкин бу өлкәдә хәл ителмәгән проблемалар да аз түгел. Беренчесе – ул махсус белемне кадрларның аз булуы. Барлыгы мәдәният өлкәсендә 243 кеше эшли. Шуларның 114е генә белгечләр. Районыбыз мәдәният йортларында һәм авыл клубларында югары белемле – 12, махсус урта белемле 23 хезмәткәр эшли, калганнары урта белемле генә. Шул сәбәпле, урыннарда уздырыла торган мәдәни чараларның сыйфатын яхшыртасы, аларга йөрүче халыкның санын арттырасы бар.
Икенчесе - авыл балаларына сәнгать, музыкаөлкәсендә белем алырга мөмкинлекләр тудыру өчен филиаллар ачу. Моның өчен мәктәпне яшь кадрлар белән тәэмин итү өстендә эш алып барырга һәм кызыксындыру чаралары булдырырга кирәк.
Сәламәтлек өлкәсенә килсәк, отчет чорында барлык медицина хезмәткәрләренең халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтүен тәэмин итү төп бурыч булып калды.
2012 елда сәламәтлек саклауга бюджетта барлыгы 166,4 миллион сум акча бүленеп бирелде, шуның 11,3 миллионы халыкка түләүле хезмәт күрсәтүдән керде.
Узган елны Олы Кибәче һәм Курсабаш авылларында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылуы, Татар Икшермәсендә, Түбән Утарда, Кече Кибәче авылларында ФАПларны яңа биналарга күчерү, 10 ФАПта ремонт эшләре башкару, Шәмәрдән участок хастаханәсендә районара күз хирургиясе үзәге, Саба үзәк хастаханәсендә “Тез башы һәм суставларны төзекләндерү үзәге” ачылу – үзебезгә генә түгел, якын тирә районнар халкы өчен дә иң куанычлы күренешләрнең берсе булды. Район үзәгендә компьютерлы томограф урнаштыру – табибларыбызның дөрес диагноз куюга мөмкинчелекләрен күпкә арттырачак. Шәмәрдән районара гемодиализ бүлегендә 45 авыруга дәвалану өчен тулы мөмкинлек тудырылган. Әйтергә кирәк, күрелгән чаралар халыкның сәламәтлеген яхшыртырга этәргеч ясады дисәк, ялгыш булмас. Районда бер ел эчендә үлүчеләр санының 451дән 399га төшеп, 12%ка кимүе дә шуны раслый кебек.
Район буенча эшкә яраклы гражданнарның 100 кешегә исәпләгәндә хезмәткә катнаша алмаганнар көне 699дан 608гә төшүе дә уңай күренешләрнең берсе булып тора.
Ләкин бу өлкәдә дә чишелмәгән мәсьәләләр кала бирә. Район буенча авыруларның күп булды, туберкулез белән чирләүчеләрнең саны артуы, профилактик тикшеренүләрнең планы нибары 79,8% гына үтәлүе, табибларның үз эшләренә салкын карау фактлары турында халыктан мөрәҗәгатьләр керүе тирәнтен уйланырга урын калдыра. Район буенча 10 мең кешегә табиблар белән тәэмин ителеш 20 генә белгеч булуы (республика буенча бу күрсәткеч – 40) безнең кадрларны хәзерләүдә җитди кимчелекләр бар икәнен күрсәтеп тора. Бүгенге көндә районга 2 терапевт, невропатолог, анестезиолог-реаниматолог, кардиолог, УЗИ табиблары кирәк.
Алда өлешчә әйтеп киткәнемчә, 2012 елда демографик вәзгыятьтә уңай үзгәрешләр күзәтелде. Районыбызда яңа гаиләләр саны елдан-ел арта бара. 2009 елда 230 яшь гаилә барлыкка килгән булса, 2010 елда – 238, 2011 елда – 275, ә 2012 елда 285 яшь парлар ЗАГС органнарында законлы никахларын теркәделәр. Аерылучылар саны 2011 елда 63 булса, бу сан 2012 елда 52 тәшкил итте, 1 генә балага булса да 18%ка кимеде. Соңгы 1997 елдан башлап беренче мәртәбә табигый арту район буенча +3,4 булды, ягъни мәсәлән узган елны 428 бала туды, бу 2011 ел белән чагыштырганда 34кә күбрәк (108%). Моңа 242 гаиләгә ана капиталы бирү, 423 күп балалы гаиләләрнең 403е җир участокларына ия булулары һәм авыл җирлегендә эшләүче яшь гаиләле белгечләргә йорт җирләрен төзергә 50 миллион субсидия акчасы бүлә дә уңай нәтиҗә ясагандыр.
Шул ук вакытта районыбызда урнашкан авылларның олыгаю процессы дәвам итә. Алда әйтеп үткән табигый арту нигездә Саба, Шәмәрдән, Шекше, Явлаштау һәм Эзмә җирлекләре хисабына гына уңай күрсәткеч бирде. Ә калган җирлек биләмәләрендә үлүчеләрның саны туучылардан артыграк. Шулай ук узган елны районыбызның 13 авылында бер бала да тумау яхшы күренеш түгел. Балалар булмаса, без мәктәпләрне, балалар бакчаларын, ФАПларны ябарга мәҗбүр булачакбыз. Мәсәлән, 2012 елда Пүкәл авылында балалар бакчасына йөрүче 2 генә сабый калу сәбәпле без аны оптимизация процессына кертергә мәҗбүр булдык.
Сәламәт булу һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару турыдан-туры спорт һәм физик культура белән бәйле. Узган ел халыкны физик культурага, спортка тарту буенча район башкарма комитетның яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге берникадәр эш башкарды. Спорт үсешенә барлыгы 62 млн.сум акча бүленде. Районыбызның җыелма командасы Татарстан Республикасы яшьләре арасындагы II кышкы спартакиадада авыл районнары арасында I урынны яулады, Саади Исмаилов өстәл теннисы буенча яшьләр арасында Россия чемпионы булды, шулай ук Сербиядә Дөнья Про-Тур ярышларында 1 урын яулады, паралимпийчы чаңгычыбыз Руслан Миннегулов Дөнья Кубогында 3 беренче урын яулады.
Шулай ук районның муниципаль хезмәткәрләре Республика спартакиадасында 3 урынга лаек булдылар. Футбол, волейбол, хоккей, теннис буенча хезмәт коллективлары арасында даими рәвештә ярышлар уздыру гадәти хәлгә әверелде. Гомумән алганда, районда 10 меңгә якын кеше, ягъни барлык халыкны 32%ы спорт белән шөгыльләнә.
2012 елның җәйге чорында “Кояшкай” сәламәтләндерү лагеренда 180 бала, 115 укучы 5 мәктәп базасында хезмәт һәм ял лагеренда, 23 мәктәп яны сәламәтләндерү лагерьларында 750 баланы ял иттерү оештырылды.
Әмма ләкин без булган мөмкинлекләрдән тулысы белән файдаланмыйбыз әле. Йөзү бассейны, боз сарае, тренажер заллар, спорт корылмалары, райондагы 3 урындагы яктыртылган чаңгы трассалары халыкны күпләп тартмаганын белеп торабыз. Ял, шимбә, бәйрәм көннәрендә спорт учреждениеләре тулы куәтләренә эшләмиләр. Күп кенә авылларның тау итәкләрендә кыш буенча чаңгы, чана эзләре күрә алмыйсың.
Мәктәпләрдә, мәдәният йортларында, клубларда, спорт корылмаларында оешкан түгәрәкләр, секцияләр әле һаман формаль эшләүләрен дәвам итәләр, яшьләрнең ялын оештыруга уңай йогынты ясамыйлар.
Районыбызның спорт сөючеләре зона һәм республика масштабында уза торган хоккей, волейбол, баскетбол, чаңгы, татар-башкорт көрәше төрләрендә югары нәтиҗәләргә ирешә алмаулары тренерларның, яшьләр һәм спорт белән шөгыльләнгән органнарның, белгечләрнең сүлпән эшләүләрен күрсәтеп тора.
Хөрмәтле депутатлар!
2012 елда адреслы социаль яклау эше киң масштаб белән дәвам итә. Халыкны социаль яклау идарәсе аша 15830 төрле категория кешеләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә 116,3 миллион сум төрле түләүләр, субсидияләр, компенсацияләр билгеләнеп түләнде.
Шуның 36,2 млн. сумын торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү субсидиясе тәшкил итте.
Бөек Ватан сугышында катнашкан, сугышта һәлак булган һәм аннан соң үлгән сугыш ветераннарының тол хатыннарына хөкүмәт тарафыннан барысы 336 фатир яки йорт бирелде, шуның 36сы 2012 елда.
Бүгенге көндә районыбызда бу категориягә кергән 15 кеше торак урыннарын яхшыртучылар исемлегендә торалар һәм алар да озакламый фатирлы булачаклар.
2011-2012 елларда Татарстан Республикасы “Доступная среда” программасы нигезендә райондагы 6 объектта 11,6 миллион сумлык эш башкарылып, инвалидларга яшәү, дәвалану, ял итү өчен уңай шартлар тудырылды. Шулай ук яңа төзелә торган биналарда инвалидларга кереп-чыгып йөрү өчен шартлар булдыру каралуны да уңай күренеш дип саныйбыз.
Пенсионерларыбыз район халкының 30,8%ын тәшкил итә. Узган ел 9842 пенсионерга 1 миллиард 22,5 миллион сум пенсия һәм пособие түләнде, бу 2011 елга карата 97,7 миллионга күбрәк (үсеш 10,5%). Отчет чорында пенсия күләме 769 сумга артты һәм 7648 сумга җитте. Узган елны Пенсия фондына районда урнашкан страховательләргә җиткерелгән план 408 миллион булып, 438 миллионга үтәлсә дә, ул бары тик түләнгән акчаның 42,8%тын гына тәшкил итә. Калган пенсия күләмен Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы финанслады.
Районда урнашкан һәрбер страховательнең пенсия фондына взносларны тулысы белән үз вакытында кертеп баруы зарур. Ләкин 2013 елның 1 гыйнварына оешма-предприятиеләрнең Пенсия фондына бурычлары 6,5 миллион сум тәшкил итә. Аның байтагы “Диляра-строй”, “Алтын Саба-М”, “Юлбат” авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренә кагыла.
Монда шунысын да онытырга ярамый, гамәлдәге законнар нигезендә, әгәр дә предприятиеләр пенсия фондына акча күчерми икән, алардагы эшчеләр пенсиягә чыккач акчаны минималь күләмдә генә алачакларын бик яхшы беләсез.
2012 елда социаль иминиятләштерү системасы аша районда вакытлыча хезмәткә яраклыкны югалту сәбәпле, бала табу, аны 1,5 яшькә кадәр тәрбияләү өчен 52 миллион сум акча түләнде.
Узган ел район эчке эшләр бүлеге, район прокуратурасы хезмәткәрләре җинаятьчелекне, хокук бозуларны кисәтүдә законлыкны саклады, җинаятьләрне ачуда мәгълүм эш алып бардылар. Район буенча 118 җинаять теркәлде, ул 2011 елга карата 79 яки 40% кимрәк. Татарстан Республикасында 100 мең кешегә исәпләгәндә 1356 җинаять туры килсә бу күрсәткеч безнең районда 380 туры килә. Бу республикада иң түбән күрсәткеч. Җинаятьчелекне ачу 85,2% тәшкил итә.
Шул ук вакытта бу өлкәдә хәл ителмәгән мәсьәләләр аз түгел. Авыр җинаятьләр саны артуы, 2 кеше үтерү очрагы булу, алдакчылык, ягъни мошенниклылык кылучыларның саны 15тән 27гә җитүе безнең эшчәнлекне бизәми. 28 җинаять исерек хәлдә башкарылган.
Иң күп җинаять район үзәге Байлар Сабасында - 52 очрак теркәлде, Шәмәрдәндә - 16, Эзмәдә - 9, Курсабашта һәм Явлаштауда 5әр, Тимершыкта 6 җинаять кылынды.
Районда җәмәгатьчелек урыннарында исерек хәлдә булган өчен 1056 гражданга беркетмә төзелде. Бу 2011 елга карата 404кә кимрәк. Вак хулиганлык кылган өчен 168 кешегә административ чара күрелде.
Узган ел юл кагыйдәләрен бозган өчен 153111 автотранспорт белән идарә итүчегә беркетмә төзелде, шуларның 11283е КРИСП фото-видеосистемасы аша төзелгән протоколлар. 179 кешегә исерек хәлдә транспорт белән идарә иткәне өчен протокол төзелгән. Ләкин, катгый чаралар күрелүенә карамастан, 2012 елда районыбыз юллары сугыш кырын хәтерләтте. Чөнки 39 автотранспорт һәлакәтендә 49 кеше тән ярасы алды, 12 кешенең гомере өзелде, 2011 елда 3 кенә кеше үлгән иде. Бу аяныч саннар автоинспекция хезмәткәрләреннән юл кагыйдәләрен бозучыларга карата катгыйрак чаралар куллануны таләп итә.
Узган елны район Советы каршындагы балигъ булмаганнар белән һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең 19 утырышында 229 материал каралды, шуларның 16сы яшүсмергә, 201се ата-аналарга карата.
Бүгенге көндә районыбызда 104 бала авыр тормыш шартларында һәм социаль яктан куркыныч даирәдә калган 53 гаиләдә көн күрә. 2012 елда яшүсмерләр тарафыннан 1 җинаять эше башкарылды (балигъ булмаган бала скутерда утырып автомобильгә бәрелә). Барлыгы 4 бала балигъ булмаганнар комиссиясендә учетта тора.
Шул ук вакытта бу юнәлештә хәл ителмәгән проблемалар күп әле. Урыннарда авыр хәлдә калган гаиләләрдә яши торган балалар белән тәрбия эшенә мәктәпләрдәге ата-аналар комитетлары, урыннардагы хатын-кыз советлары, депутатлар, хезмәт коллективлары, дин әһелләре тартылмаганнар. Соңгы елларда укытучы-педагогларның хезмәт коллективларында ата-аналар белән очрашу традициясе бетеп бара.
2012 елда районда янгынга каршы көрәш һәм гадәттән тыш хәлләрне булдырмау буенча да берникадәр эш башкарылды. Соңгы елларда янгын булдырмау өлкәсендә уңай үзгәрешләр булды, аларны матди-техник базасын ныгытуга игътибар бирелде. Иске Икшермәдә, Лесхоз бистәсендә янгын сүндерү пунктлары оештырылды, Шәмәрдәндә Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының, 4нче номерлы эзләү-коткару отряды эшли, Лесхозда хәзерге заман техникасына ия булган янгын-химик станциясе булдыру да уңай күренеш.
Янгынга каршы хезмәт буенча дәүләт инспекторы тарафыннан 90 тикшерү үткәрелеп, 90 беркетмә төзелде, барлыгы 310 мең сум штраф санкцияләре кулланылды.
2012 елда барлыгы 23 янгын теркәлде. Бу - 2011 ел белән чагыштырганда 3 очракка ким. Килгән зыян 1 537 мең сум тәшкил итте. Янгыннарда 3 кеше һәлак булды.
Райондагы хуҗалыкларда барлыгы 19 янгын сүндерү машинасы бар. Әмма ләкин Корсабаш, Мичән, Симет, Тимершык, Кибәче авыл җирлекләрендә урнашкан янгын сүндерү машиналары төрле сәбәпләр аркасында төзек, әзерлекле булмый. Моны фәкать җитәкчеләрнең гамьсез карашы дип кенә бәяләргә кирәк.
Отчет чорында җир һәм милек мөнәсәбәтләр өлкәсендә дә берникадәр эш башкарылды. Күчемле һәм күчемсез милекне сатудан, арендага биреп торудан, барлык төр теркәү эшләре башкарудан бюджетка 15,5 миллион сум акча керде. Шул ук вакытта чишелмәгән мәсьәләләр дә шактый. Җир пайлары бирелгәнгә 19 ел вакыт үтсә дә, 12493 пай җиренең - 2729 җир пае, ягъни 22%, 11133 хуҗалыкларның 855е, бу 7,7% тәшкил итә, гражданнар тарафыннан үзләренә рәсмиләштереп бетермәгәннәр. Бу бигрәк тә Олы Кибәче, Эзмә, Курсабаш, Түбән Шытсу, Тимершык авыл җирлекләренә кагыла. Әлеге проблемаларны тиз арада хәл итү сорала. Чөнки бүгенге көндә барлык алыш-биреш, субсидияләр, кредитлар алу, шәхси хуҗалыкларның үз йортларын һәм җир милекләрен рәсмиләштерүдән торганын барыбыз да белә.
Мөхтәрәм депутатлар һәм утырышта катнашучылар!
Мин үземә бирелгән вакыт кысаларында узган хуҗалык елында башкарган эшләребезгә кыскача гына анализ ясарга тырыштым. Әмма әле бу һәр тармак буенча да нәтиҗәләр чыгарылып, бурычлар куелды дигән сүз түгел. Шуңа күрә чыгышларда һәм йомгаклау сүзләрендә 2013 елда алдыбызда торган тәҗел мәсьәләләр тирәнрәк яктыртылыр дип уйлыйм. Ә инде гомумән алганда, тарихка күчкән 2012 ел район халкы өчен әһәмиятле вакыйгаларга бай булды. Иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисадый тотрыклылык сакланды, бик күп объектлар сафка басты. Ел дәвамында яуланган тыйнак кына уңышларга район җитәкчелегенең, бигрәк тә хакимият башлыгыбыз һәм район Советы рәисебез Рәис Нургали улының үз халкыбыз, шулай ук Татарстан Республикасы җитәкчеләре белән уртак тел табып эшләве нәтиҗәсендә ирешелде. Шуңа күрә аңа районыбыз эчәннәре дә, җитәкчеләр корпусы да бик рәхмәтле. Бу фикер әле яңа гына узган җыеннарда һәм авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре һәм предприятиеләре отчет җыелышларында кат-кат ассызыклап үтелде.
Кыскасы, узган ел яулаган үрләребез безнең уртак тырышлык нәтиҗәсе булып тора. Әмма, шул ук вакытта, без һич тә канәгатьләнү хисе кичерергә тиеш түгел. Алда безне яңа проблемалар, катлаулы бурычлар көтә. Бердәм, тату булып, уртак максат куеп эшләгәндә Президентыбыз, Дәүләт Советы һәм Татарстан Хөкүмәте куйган актуаль бурычларны тормышка ашырырга районыбыз халкы сәләтле дип, бүгенге утырышта катнашучыларны ышандырып калам.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Последнее обновление: 23 февраля 2013 г., 13:23

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International