-төзелеш, төзелеш материаллары сәнәгате һәм торак-коммуналь тармакларын үстерүгә юнәлтелгән район, республика максатчан
программаларын формалаштыру буенча норматив-хокукый, норматив-техник актларны, тәкъдимнәрне тирәнтен тикшерә;
-төзелеш, элемтә, төзелеш материаллары сәнәгате, торак-коммуналь хуҗалыгында хезмәт күрсәтү сферасында кече
эшмәкәрлекне үстерүгә булышлык итә;
-торак фонды милекчеләре (торак милечеләре иптәшлеге, торак-төзелеш кооператорлары, торак кооператорлары һәм башка
оешмалар) эшчәнлеген координацияли ёщм үзара булышлык итә;
-транспорт, элемтә, торак-коммуналь хуҗалыгы объектларын эксплуатацияләү, капиталь төзекләндерү һәм реконструкцияләү, саклау һәм карап тоту өлкәсендәге стандартларны, нормаларны һәм кагыйдаләрне район биләмәсендә кертү буенча эшне координацияли. граҗданнарның мөрәҗәгатьләрен карый, шулай ук шәхси кабул итүләр үткәрә;
-район биләмәсендә шәһәр төзелешен планлаштыруның территориаль комплекслы схемасын, инңенер, транспорт һәм социаль инфраструктураны үстерүнең, төзекләндерүнең схемаларын һәм проектларын карауда һәм хәл итүдә катнаша.