Функцияләре

1.Билгеләнгән тәртиптә муниципаль милек белән ия булу, идарә итү һәм алар белән эш итүне гамәлгә ашыра. Муниципаль районның норматив хокукый актларына туры китереп муниципаль милекне арендага бирү, залог итеп итеп, ышанычлы идарәгә тапшыру, түләүсез сроклы файдалануга бирү турында карар чыгара.
2.Законда билгеләнгән тәртиптә муниципаль милекне һәм муниципаль милектә булган җир кишәрлекләрен сатучы функцияләрен үти. Махсуслаштырылган оешмалар белән торг (конкурслар, аукционнар) үткәрү турында килешү төзи.
3.Муниципаль милек реестрын һәм муниципаль җир реестрын  алып  бара, муниципаль милек, җир ресурслары системасының эшләвен, муниципаль милек булуы һәм  файдалану турындагы  мәгълүматның тулылыгын һәм  дөреслеген тәэмин итә.
4.Муниципаль миилекне, шул исәптән җир кишәрлекләрен федераль милеккә, Татарстан Республикасы милкенә, башка муниципаль  берәмлекләргә һәм башка милек  формаларына күчерүне гамәлгә  ашыра.
5.Җир участокларын муниципаль һәм дәүләт учреждениеләренә, җирле үзидарә һәм дәүләт хакимияте органнарына даими (сроксыз) файдалану хокукында, муниципаль унитар предприятиеләргә арендага  бирүне  гамәлгә  ашыра.
6.Дәүләт хакимияте һәм идарәсенең җирле органнарына, унитар предприятиеләргә, дәүләт хакимиятенең җирле органнары тарафыннан булдырылган башка коммерцияле булмаган оешмаларга бирелгән  җир  кишәрлекләре;
Күчемсез  хосусыйлаштырылган  милек алып торган  җир кишәрлекләре;
Җирлекләр биләмәсендәге буш җир кишәрлекләре (моңа Татарстан Республикасы резерв фондындагы җирләркерми) белән эш итү (арендага һәм милек итеп тапшыру) турында  карар чыгара.
7.Авыл хуҗалыгы  билгеләнешендәге  җирләрдәге  җир  кишәрлекләрен сату турында  милекчеләр биргән белдерүләрнең законнарга туры килүен карый һәм  җир кишәрлекләрен муниципаль милеккә  алу  яки  аны  алудан  баш тарту  турында  карар кабул итә.
8.Башкарма  комитет карары туры китереп җир  кишәрлекләре, шул исәптән билгеләнгән тәртиптә муниципаль ихтыяҗлар өчен җир кишәрлекләре ала.
9.”Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең әйләнеше турында”гы  Федераль  законда, ТР Җир кодексында  каралган тәртиптә һәм очракларда судка мөрәҗәгать итә.
10.Муниципаль  җир  контролен гамәлгә  ашыра.
11.Үз компетенциясе чикләрендә муниципаль милектәге җир кишәрлекләре белән идарә итү белән бәйле эшләрнең заказчысы буларак эш итә, аларны үтәүгә конкурс нигезендә  заказлар  бирә.
12.Законнарда билгеләнгән тәртиптә, район Советы карарларына туры китереп, оештырыла торган муниципаль унитар предприятиеләрне гамәлгә  куючы буларак эш итә.
13.Муниципаль унитар предприятиеләргә аларның устав бурычларын үтәү өчен бирелгән оптималь милек күләмен билгели. Муниципаль милектәге мөлкәтне муниципаль  унитар  предприятиеләрнең хуҗалык итүенә беркетә.
14.Муниципаль унитар предприятиеләргә билгеләнгән тәртиптә күчесез милектән  читләштерүгә  һәм  башкача  эш итүгә, шул исәптән залогка, арендага тапшыруга;
- шулай  ук  федераль законнарда, башка норматив хокукый актларда яки предприятие уставларында каралган очракларда башка төрле алыш-биреш  ясауга;
- предпртиягә башка юридик затларга катнашуына;
- филиаллар оештырырга һәм  вәкиллекләр ачарга ризалык бирә;
- муниципаль унитар предприятиеләргә җәлеп ителә торган средстволарны файдалануга алуның күләмен һәм юнәлешен килештерә.
15.Муниципаль милекне муниципаль учреждениеләргә оператив идарәгә беркетә, шулай ук билгеләнгән тәртиптә оператив идарәгә бирелгән артык, файдаланылмый яки максатчан файдаланылмый торган милекне алуны гамәлгә ашыра.
16.Җир кишәрлекләре һәм хуҗалык карамагына беркетелгән башка муниципаль милек белән идарә итүгә, ия булуга, билгеләнеше буенча файдалануга контрольне гамәлгә ашыра. Законнарны бозу очраклары ачыкланганда ТР һәм ТР законнарына туры китереп, кимчелекләрне бетерү, гаеплеләрне җаваплылыкка тарту чаралары күрә.
17.Үз компетенциясе чикләрендә муниципаль милек объектларын инвентарьлаштыру, муниципаль милекне саклау һәм нәтиҗәле файдалану мәсьәләләре буенча юридик затларга документаль һәм башка тикшерүләр билгели һәм үткәрә.
18.Төп  фондларны, шулай ук хуҗалык  итү хокукындагы төзелеш туктатылган объектларны гамәлдән  чыгаруны башкара һәм  контрольлек итә.
19.Муниципаль унитар  предприятиеләргә, шул исәптән яңадан оештыру, эшен туктатуга кагылышлы  карарлар чыгара. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары  кысаларында устав капиталларында муниципаль район өлеше булган акционерлык  җәмгыятьләренең бөлгенлеге процедурасын башлауны тәэмин итә.  Федераль  законнарга  туры  китереп муниципаль унитар предприятиеләрне суд карарыннан тыш бетерү процедурасын  оештыра һәм аңа  контрольне гамәлгә ашыра.
20.Муниципаль унитар предприятиеләрнең һәм  устав капиталларында муниципаль район  өлеше  булган акционерлык җәмгыятьләренең бөлгенлеккә чыгуын кисәтү, кризиска каршы идарә итү буенча чаралар эшләү һәм тормышка  ашыруда  катнаша.
21.Башкарма  комитет карары  нигезендә алдагы  елга  муниципаль  милекне хосусыйлаштыруның фараз планы (программасы) эшли.
22.Муниципаль унитар предприятиеләрне һәм башка объектларны хосусыйлаштыруга әзерләү буенча чараларны гамәлгә ашыра. Хосусыйлаштырыла торган муниципаль милекне кыйммәтен бәяләүне үткәрүне оештыра, устав капиталының кыйммәтен  билгели. 
23.Муниципаль милекне хосусыйлаштыруның  фараз  планына (программасына) туры  китереп  муниципаль милекне (акцияләр, өлешләр, пайлар, предприятиеләрнең милек  комплекслары) хосусыйлаштыру, шул исәптән аны хуҗалык  җәмгыятьләренең  устав  капиталына вклад итеп кертү, хосусыйлаштыру  шартлары  турында  карар  чыгара.
24.Массакүләм  мәгълүмат  чараларында муниципаль милекне  хосусыйлаштыру, шулай ук хосусыйлаштыру нәтиҗәләре турында мәгълүматларны бастырып  чыгаруны  тәэмин итә.
25.Муниципаль район исеменнән ачык акционерлык җәмгыятьләрен гамәлгә куючы буларак эш итә.
26.Муниципаль район исеменнән законнарга туры китереп, акционерлык җәмгыятьләре (хуҗалык объектлары) акционер (катнашучы) хокукларын гамәлгә ашыра.
27.Билгеләнгән тәртиптә Башкарма комитетка, район Советына һәм Татарстан Республикасының милек һәм җир мөнәсәбәтләре буенча вәкаләтле органына муниципаль милекне хосусыйлагтыру  нәтиҗәләре турында хисап әзерли һәм тапшыра.
28.Үз компетенциясе  чикләрендә муниципаль район  вәкилләре кандидатураларын хуҗалык җәмгыятьләренең идарә һәм контрольлек итү органнарына устав капиталларында   муниципаль район  өлеше белән акционерлар  җыелышларында  сайлау  өчен кандидатуралар  тәкъдим итә.
29.Хуҗалык  җәмгыятьләре  идарәләре  органнарында билгеләнгән тәртиптә карар проектларын   килештерә.
30.Татарстан  Республикасында торак сәясәтен тормышка  ашыруда катнаша. Күпфатирлы йортларда гражданнарга социаль наем килешүләре буенча бирелгән торак биналарның муниципаль учетын оештыра, алар белән идарә итү механизмын эшли. 
31.Муниципаль торак фондын хосусыйлаштыруны гамәлгә ашыра.
32.Җирле үзидарә органнарына билгеләнгән тәртиптә хосусыйлаштырудан алынган керемнәр, муниципаль милекне, шул исәптән җир ресурсларын файдалану турында мәгълүматлар әзерләп тапшыра.
33.Дивидендларның оптималь күләмен билгели, акционерлык җәмгыятьләренең муниципаль милектә булган акцияләре буенча дивидендларны җирле бюджетка күчерү буенча чаралар күрә һәм контрольне гамәлгә ашыра.
34.Муниципаль унитар  предприятиеләрнең чиста табышыннан җирле  бюджетка   өлеш  күчерүне оештыра.
35.Район Советына муниципаль милектән, шул исәптән җир ресурсларыннан файдаланган өчен аренда түләүләре күләме турында тәкъдимнәр кертә.
36.Билгеләнгән тәртиптә муниципаль унитар предприятиеләр җитәкчеләре белән хезмәт килешүләре төзи, үзгәртә һәм туктата.
37.Муниципаль район исеменнән үз компетенциясе чикләрендә муниципаль берәмлек мәнфәгатьләрендә муниципаль милеккә карата милек хокукларын  яклауны тәэмин итә.
38.Бөлгенлекне тану мәсьәләләрен хәл иткәндә устав капиталларында муниципаль милек өлеше булган муниципаль унитар предприятиеләргә, хуҗалык итүче җәмгыятьләргә мөнәсәбәтле рәвештә муниципаль район мәнфәгатьләрен яклаучы буларак  эш итә.
39.Федераль законнарга һәм Татарстан Республикасы законнарына туры китреп муниципаль районның җирле үзидарә органнарына тапшырылган дәүләт милке һәм җир ресурслары белән идарә итү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыра.

Соңгы яңарту: 2012 елның 12 октябре, 13:45

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International