1. Бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү буенча тәкъдимнәрне әзерли hәм чаралар гамәлгә ашыра.
2. Билгеләнгән тәртиптә Саба муниципаль районы территориясенең социаль-икътисадый үсеше фаразын эшләүдә катнаша.
3. Эре салым түләүчеләрнең салым түләүләренә мониторинг үткәрә.
4. Муниципаль максатчан программалар әзерләүдә катнаша, аларны билгеләнгән тәртиптә җирле бюджет чыганаклары хисабына финанслауны тәэмин итә.
5. Билгеләнгән тәртиптә Саба муниципаль районы Советының бюджет hәм башка муниципаль хокукый актлары турындагы карарлары проектларын әзерләүдә катнаша.
6. Үз компетенциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча билгеләнгән тәртиптә муниципаль хокукый актлар әзерли hәм бастырып чыгара.
7. Җирле бюджет проекты әзерли hәм Саба муниципаль районы башкарма комитетына тапшыра.
8. Муниципаль районның тупланма бюджеты фаразын әзерли.
9. Үз компетенциясе чикләрендә җирле бюджетны үти, муниципаль районның тупланма бюджеты hәм җирле бюджет үтәлеше турында хисап әзерли.
10. Саба муниципаль районы Советына hәм Башкарма комитетка җирле бюджет үтәлеше турында хисап бирә.
11. Җирле бюджетның бюджет росписын төзи.
12. РФ Бюджеты кодексында билгеләнгән тәртиптә финанс контролен гамәлгә ашыра.
13. Җирле үзидарә органнарының структурасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләүдә катнаша, Саба муниципаль районы җирле үзидарә органнары аппаратын тотуга ассигнованиеләр күләме hәм чик саны турында тәкъдимнәр әзерли, муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү системасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләүдә катнаша.
14. Бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр әзерли.
15. Салым сәясәтен камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләүдә катнаша.
16. Җирле үзидарә органнарының җирле салымнар hәм җыемнар турындагы норматив хокукый актларын куллану мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирә.
17. Муниципаль кыйммәтле кәгазьләрне эмиссияләү hәм урнаштыру өлкәсендә сәясәт алып бара.
18. Муниципаль алынмалар структурасын формалаштыру өлкәсендә бердәм сәясәт эшли hәм гамәлгә ашыра.
19. Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе кушуы буенча Саба муниципаль районы исеменнән муниципаль гарантияләр буенча йөкләмәләр күләме чикләрендә киләсе финанс елына Саба муниципаль районы бюджеты турында Саба муниципаль районы карары белән расланган муниципаль гарантияләр тапшыра.
20. Билгеләнгән тәртиптә муниципаль кыйммәтле кәгазьләр эмитенты сыйфатында чыгыш ясый, муниципаль заемнар чыгару hәм урнаштыру шартларын эшли.
21. Муниципаль бурыч кенәгәсен алып бара.
22. Муниципаль берәмлекнең чыгым йөкләмәләре реестрын алып бара.
23. Средстволар лимиты чикләрендә киләсе финанс елына Саба муниципаль районы бюджеты турында Саба муниципаль районы карары белән расланган бюджет кредитлары бирүнең үтәлешен тәэмин итә.
24. Муниципаль эчке бурыч структурасын камилләштерә hәм аңа хезмәт күрсәтү буенча зарури чараларны гамәлгә ашыра.
25. Максатчан бюджет средстволарын формалаштыру hәм файдалану буенча тәкъдимнәр әзерли.
26. Бюджет средстволарын алучыларның, шул исәптән бюджет кредитлары hәм муниципаль гарантияләр алучыларның бюджет средстволарын бүлү, алу, максатчан файдалану шартларын үтәүләренә контрольне гамәлгә ашыра.
27. Җирле бюджет средстволары белән җитәкчелек итү hәм алу функцияләрен башкара.
28. Гамәлдәге законнарда каралган башка функцияләрне тормышка ашыра.
Соңгы яңарту: 2012 елның 16 октябре, 08:57