Лесхоз авыл китапханәчесе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Охшаш булмаганнар бердәмлеге” тәрбияви сәгать үткәрде (Мәдәният бүлеге)

2017 елның 18 ноябре, шимбә

Бүгенге җәмгыятьтә  толерантлы булуның әһәмияте чиксез зур. Төрле милләт һәм дин вәкилләреннән торучы Җир шары халкы бүген бер-берсе белән бик тыгыз элемтәдә тора. Шул уңайдан төрле аңлашылмаучанлыклар, терроризм, экстремизм кебек яңа “чирләр” чәчәк атып килә. Бүгенге дата, нәкъ менә шул проблемаларны чишү өлкәсендә эшли. Шул уңайдан Лесхоз авыл китапханәчесе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, Лесхоз урта мәктәбендә “Охшаш булмаганнар бердәмлеге” исеме астында тәрбияви сәгать үткәрде. Китапханәче Нафикова Г.И.  балаларга, презентация ярдәмендә,  “толерантлык” төшенчәсенең мәгънәсен  (дуслык, бердәмлек, хөрмәт итү) аңлатты, әдәпле булу серләре турында сөйләде, дуслык турында китаплар белән таныштырды, шулай ук дуслык турында җыр җырланды. Чарада барлыгы сигез 1 нче сыйныф укучысы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International