Юлбат авыл җирлеге яңалыклары

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

Юлбат мәдәният йортында китапханә белән берлектә Муса Җәлил иҗатына багышланган “Муса Җәлил каһарман шагыйрь” – батырлык дәресе үткәрелде. Укучыларга шагыйрьнең иҗаты һәм тормышы турында сөйләнде, презентация күрсәтелде. “Муса Җәлил эзләре буйлап” темасына викторина үткәрелде. Укучылар сорауларга җаваплар бирделәр, әдипнең шигырьләрен укыдылар.

Шулай ук Юлбат авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә  «Балачак» балалар бакчасында Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, “Муса Җәлил –балаларның  дусты”  дип исемләнгән шигьри сәгатъ уздырды.  Шагыйрьнең балачагы, тормышы, иҗат юлы турында әнгәмә үткәрелде. “Герой-шагыйрь“дип исемләнгән күргәзмәдәге китапларга күзәтү уздырылды. Китаплардан шушы чор яшендәге балалар өчен язылган шигырьләр укылды. «Кызыл ромашка» шигыре буенча тематик рәсем ясау оештылылды.  Балалар шагыйрьнең шигырьләрен бик игътибар белән тыңладылар, чөнки аның шигырьләре туган илне,табигатьне, хезмәтне сөяргә өйрәтә. Юлбат авыл җирлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International