Рифат Револевич Хисамов Бөтенроссия иң яхшы спорт мәктәбенең оештыру эшләре конкурсында катнашып, Россиянең иң яхшы спорт мәктәбе директоры исемен яулады.

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

    Рифат Револевич Хисамов Бөтенроссия иң яхшы спорт мәктәбенең  оештыру эшләре конкурсында катнашып, Россиянең иң яхшы  спорт мәктәбе директоры исемен яулады. Конкурс 2 этаптан торды: 1 этап- Россия Федерациясе субъектлары арасында, 2 этаб 1 этабны   җиңеп чыгучылар арасында утте. Хөкүмдәрләр билгеләп итүенчә Рифат Револевич үз эшен яратып, тырышлык белән башкаручы икәнен анлап бер тавыш белән  Иң яхшы дип атадылар! Җиңүчегә бүләкне тапшырдылар: Россия Олимпия комитетының генераль директоры Сенглеев Владимир Борисович; Россия Федерациясе спорт министры урынбасары Томилина Марина Владимировна; . Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә Россия Олимпия комитетында тантаналы шартларда узды. Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Хисамов Рифат Револевичны чын куңелдән котлыйбыз. Уңышлар һәм яңа җиңүләр теләп калабыз.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International