21 сентябрь көнне «Бердәм Россия» Партиясенең киңәйтелгән фракция җыелышы үтте.
Җыелышта Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Зиннуров Ирек Хайдарович, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Глушков Геннадий Николаевич, Партияның җирле бүлекчәсенең фракция һәм политсовет әгъзаләре дә катнашты. Шулай ук Шәмәрдән, Лесхоз һәм Саба депутатлар группалары җитәкчеләре Айдар Гараев, Азат Гатиятуллин һәм Расих Хасанов үз җирлекләрендә эшләп килүче депутат группалары эшчәнлеге буенча чыгыш ясадылар.