Килдебәк авыл җирлегенең мини-футбол командасы Саба районының мини-футбол буенча беренче лигасында катнаша. 29 нчы ноябрьдә команда беренче уенда Түбән Шытсу авыл җирлеге командасы белән очрашып, көндәшләрен 7:1 исәбе белән җиңүгә иреште. Киләсе уен 11 нче декабрьдә Тимершык мәктәбенең спорт залында Юлбат авыл җирлеге командасына каршы булачак. Футболистларга алдагы уеннарда да уңышлар телибез.
Килдебәк авыл җирлеге.