Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йортында Раштуа чаралары

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йортында  “Яшел чыршы янында әйләнәбез, уйныйбыз” җырлы – биюле чара.

Яңа ел – иң мавыктыргыч, әкияти һәм иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәмне бик күпләр зарыгып көтеп ала. Безнең балалар йортында тәрбияләнүче балалар өчен яңа ел – иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе ул.

2019 елның 13 гыйнвар көнне Югары Утар акылга зәгыйф балалар йортында тәрбиячеләр балалар өчен “Яшел чыршы янында әйләнәбез, уйныйбыз” исемле җырлы – биюле тамаша оештырдылар. Тамаша Кыш бабай почтасыннан килгән табышмаклар, биремнәр үтәү белән башланып китте. Алга таба балалар “Яңа елга чабабыз”, “Мандарин”, “Мәче – тычкан” уеннарын бик теләп уйнадылар.

Әкият геройлары белән очрашу мизгелләре сабыйлар куңелендә эле озак сакланачак. Кыш бабайдан килгән капчык күчтәнәчтән авыз итү алар өчен иң сөенечле вакыйга булды. Алар яңа ел бәйрәменә өйрәнгән җырларын җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биюләр башкардылар. Киләсе елга кадәр бу бәйрәм балаларда шатлык һәм өмет, хыялларны чынга ашыручы бәйрәм булып истә калсын.

 

Югары- Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты интернатында «Шәфкатьлелек» бүлегендә изге көннәрдә укулар буенча шөгыль.

 

2019 елның 15 гыйнвар көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында «Шәфкатьлелек» бүлегендә тәрбияче Эзекова Э.Р. изге көннәрдә укулар буенча шөгыль үткәрде.

Шөгыльнең максаты: кулларның хәрәкәтлэрен үстерү һәм активлаштыру, шатлыклы, уңай эмоциональ халәт булдыру.

 Дәреснең максаты: балаларны рус халкының рухи мәдәниятенә җәлеп итү, халык иҗатына карата мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләү, йолалар, колядкалар, җырлар белән таныштыру, уку һәм җырлардан ләззәт алу.

Безгә гасырлар тирәнлегеннән килгән барлык нәрсәләрне халык иҗаты дип атыйбыз. Кечкенәдән үк балаларны үз халкының мәдәниятен белергә, әкият дөньясына юл күрсәтергә өйрәтү мөһимлеген аңлатабыз.

Святкалар «изге кичәләр» сүзтезмәсеннән килеп чыга. Аларны Раштуа бәйрәменнән алып,  Кач ману чорына кадәр билгеләп үтәләр.

  Бу кышкы, салкын изге көннәрдә  тәрбияче апалары сабыйларны үз яныны җайлап кына җыеп, утыртып шушы сихри көннәр турында төрле кызыклы хикәяләр укыды. Балалар буген апаларының колядкалар турында сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар. Кулларына бубен, маракас тотып, матур көйгә кушылып уйнау һәм җырлау аларның күңеленә хуш килде.

Бүгенге чара балаларга бик ошады. Ул аларнын күңелләрендә  әкияти, тылсымлы хатирәләр калдырды.

 

Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Раштуа могҗизасы” дигән темага күңел ачу кичәсе.

2019 елның 17 нче гыйнварында Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Нуриева Лилия Рашат кызы тарафыннан “Раштуа могҗизасы” дигән күңел ачу чарасы  үткәрелде.

Максаты: балаларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштыру; күзаллау, сөйләм телен, әйләнә- тирәлекне кабул итә белү күнекмәләрен үстерү; янәшәдәгеләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Чара И.С.Шмелевның “Раштуа” шигыреннән өзек уку белән башланып китте. Тәрбияче Раштуа бәйршәменең килеп чыгу тарихын образлы итеп күрсәтте.  Бизәлгән чыршы, чыршы уенчыклары, йолдызлар- бәйрәмнең символлары икәнлеген аңлатты.

Раштуа- балачакның иң истә кала торган бәйрәмнәренең берсе. Бу бәйрәмнәрдә ялгыз, авыру, якыннарны кайгырту, караучысыз калган кешеләргә ярдәм итәргә кирәк. Андыйларга җылылык, игътибар җитми. Шуңа күрә, үз кулыңнан ясалган әйбер, җылы әңгәмә, мәхәббәт аларга иң тансык бүләк санала.

Чара барышында балалар бар күңелләрен биреп уйнадылар, серле капчыктан могҗиза эзләделәр, тәрәзәдә салкыннан ясалган бизәкләрне күзәттеләр, чыршы уенчыкларын кызыксынып карадылар.

Һәр яңа көн балаларга яңа өмет һәм сөенеч вәгъдә итә, алар тормыш могҗизасын  түземсезлек белән көтәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International