Өлкәннәр өчен хәйрия

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Саба муниципаль районында " Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торучы өлкәннәребезгә багышлап социаль хезмәткәрләре көче белән хәйрия акцияләре уздырылды.  Яңа Мичән авылыннан Гөлләрия Әскәрова авыл клубында чәй өстәле әзерләде. Әлеге чарада алты өлкән яшьтәге кеше катнашты. Алар түгәрәк өстәл артына җыелып вакытны кызыклы итеп үткәрделәр. Шулай ук Шәмәрдән авылында яшәүче Абросимова Люба үзенең көче белән Мәхмүтов Мәгсум Мәхмүт улының туган көнен уздырды,  ягъни аңа туксан бер яшь тулды. Туган көнгә аның Арча районыннан туганнары килгән  иде һәм дә аны котларга күршеләр килделәр. Социаль хезмәт алучыларның барысы да әлеге чаралардан канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International