Шәмәрдән лицее базасында «Аҗаган» хәрби-спорт уены узды
Уенда Саба, Мамадыш, Кукмара, Питрәч һәм Теләче районнарыннан 5 команда катнашты.
Һәр команда 6 станция узарга тиеш иде: физик әзерлек, автомат сүтү һәм җыю, магазин җыю, Россия тарихы буенча тест үткәрү, винтовкадан ату, строй һәм ОЗК смотры.
Барлык этап нәтиҗәләре буенча :
1 урын - Мамадыш районы
2 урын - Кукмара районы
3 урын - Саба районы.