Бөртекле культураларны урып җыю эшләре

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Саба районы хуҗалыкларында һава шартлары начар булуга карамастан, бөртекле культураларны урып җыю тулы көчендә бара. Бүгенгесе көндә 500 гектарда көзге бодай, 1100 гектрада арыш, 1700  гектрада арпа суктырылган, уртача уңыш гектарыннан 30 центнер тәшкил итә. Район басуларында 51 берәмлек ашлык җыю комбайннары эшли. Ашлакны кабул итеп урнаштыру, чистарту һәм киптерү әйбәт оештырылган. Шулай ук районда Murska W-Max 20 CB агрегаты белән ашлык сыттыру оештырылган. "Нырты авыл хуҗалыгы предприятиесендә 700 тонна, "Саба" җәмгыятенең Кибәче бригадасында 1130 тонна ашлык махсус җиңсәләргә тутырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International