«Кынгырау» 4 нче номерлы балалар бакчасы территориясен төзекләндерү

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

2018-2019 уку елына эш планы нигезендә территорияне төзекләндеру буенча зур эш башкарыла.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы  коллективы  ата-аналар белән берлектә балалар бакчасы бинасына керү юлында Әкияти сукмак салынды.  Сукмак буйларында чәчәк түтәлләре утыртылды, клумба эчендә рус һәм татар халык әкиятләреннән атрибутлар һәм скульптуралар урнашкан: кое, тегермән, күпер, әби-бабай йорты, бал корты оялары, патшабикә бака, тычкан, челән, Су анасы тарагы, кабартма.

Бу сукмак буйлап атлаган вакытта, балалар сихри болындагы төрле төстәге чәчәкләр, әкияти персонажлар һәм алар кулланган әйберләр белән таныша. Сабыйлар кайсы әкият илендә булуларын һәм нинди әкият геройларын тануларын чын күңелдән сөйлиләр. Әкиятләрне искә алалар. Кич белән әти – әниләре өчен экскурсовод сыйфатында чыгыш ясыйлар.

Бакчаның арткы өлешендә Экологик сукмак урнашкан, анда дару үләннәре үсә. Бакчаның түр  ягында бөртекле культуралар һәм яшелчәләр дән торган түтәлләр бар. Җәй дәвамында балалар бакчаны тәрбияләүдә  катнашалар: үсемлекләр утырталар, төпләрен йомшарталар, түтәлләрне чүп үләннәреннән арындыралар, су сибәләр.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы  коллективы һәм 159-нчы ПМК эшчеләре көче белән территорияне төзекләндерү һәм буяу эшләре алып барыла: һәр уен участогы өчен коймалар кую, балалар бакчасының арткы өлешендә тротуарны ремонтлау һәм хуҗалык ишегалды бордюрларын алыштыру, беседкаларны һәм башка конструкцияләрне буяу.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International