Акция «Автобус 14..30»

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

2019 елның 13 августында Байлар Сабасында «Сабантуй "мәдәни-күңел ачу комплексында Акция «Автобус 14..30» булып узды. Очрашу "ачык дискуссия" форматында узды. Бу чарада Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Рәис Нургалиевич, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ишниязов Марат Рашатович, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазанович, «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Маканов Динар Каршигаевич катнашты.
Безнең район яшьләре үзләрен кызыксындырган сораулар белән чыгыш ясадылар.  Дискуссия бик ачык үтте. Ахырдан автобуста « Саба» тамгасын калдырдылар һәм видео-эстафетаны киләсе районга тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International