"Көзге игелек атнасы-изге эшләр эстафетасы".

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында, "Яшьлек" үзәгенең өстәмә белем бирү укытучылары  Гомәрова Алисә һәм Гыйниятуллина Резедә тарафыннан, мөмкинлекләре чикләнгән балалар янына баруга багышланган, "Мы вместе! - Без бергә!" акциясе үткәрелде. Бу акция барышында алар 4 нче сыйныф укучысы Имамиева Риана янында булдылар. Әгәр Гомәрова Алисә Рианага куллар моторикасы һәм фикерләү сәләтен үстерә торган пазлалар җыярга булышса, Гыйниятуллина Резедә берничә бию парын күрсәтте һәм аны кул һәм аяк хореографик позицияләренә өйрәтте. Аннан соң Риана үзенең уңышлары һәм хыяллары турында сөйләде. Укытучылар һәм Риана бу очрашуга бик шат иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International