«Абилимписк»

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

"Абилимписк" исеме астында ,2019 елның 18 сентябрендә, инвалидлар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча Милли чемпионат узды.

Бу - Халыкара коммерцияле булмаган хәрәкәт, аның максаты-һәр илдә, гомумән, бөтен дөньяда һөнәри осталык бәйгеләрен оештыру һәм үткәрү юлы белән, бөтен дөньяда иң яхшы тәҗрибәләрне һәм һөнәри стандартларны гармонизацияләү аша, эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү һәм һөнәри белемне үстерү.

Төбәк этабы, Арча педагогика көллиятенең дәүләт һөнәри белем бирү учреждениесе базасында ике компетенция буенча - спицылар белән  һәм крючок белән бәйләү буенча узды.   Конкурста 40ка якын катнашучы катнашты. Конкурс укучылар, студентлар һәм өлкән буын номинацияләре буенча үткәрелде. Саба районыннан 5 кеше катнашкан, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән ике өлкән кеше Саба муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан «өлкән буын» буларак тәкъдим ителгән.  Алар үзләрнең  спицылар белән бәйләү осталыкларын күрсәттеләр. Региональ этапны конкурсның вәкилләре ачып җибәрде, алар барлык катнашучыларны онлайн режимда котладылар һәм уңышлар теләделәр. Бу конкурста барлык катнашучылар да үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.  Конкурс ахырында җиңүчеләрне билгеләделәр, анда безнең катнашучылар Нуриева Рәзинә Әхәт кызы һәм Гәрәева Рәисә Гыйльметдин кызы беренче һәм икенче урыннарны яуладылар.  

 20 сентябрьдә Казан шәһәрендә аларны бүләкләү тантанасы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International