Явлаштау авыл җирлегендә өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чаралары

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

1 нче октябрь – Өлкәннәр көне. Бу якты һәм матур бәйрәмдә без барлык игътибарыбызны һәм күңел җылылыгыбызны әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга бирәбез.  Бу уңайдан,Мишәбаш авыл клубында  бәйрәмгә багышланган чаралар үткәрелде. Чаралар барышында бәйрәм  табыны артында җырлар, котлаулар яңгырады,сәхнәдә үзешчәннәр һәм балалар тарафыннан концерт номерлары башкарылды. Бәйрәмнәрдән өлкәннәр үзләренең олы  рәхмәтләрен җиткереп, бик канәгать булып таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International