"Бүләк итәм күңел җылымны"

2019 елның 9 ноябре, шимбә

8 ноябрь көнне, Түбән Шытсу һәм Югары Шытсу авыл мәдәният йорты, Елыш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат - йортында "Бүләк итәм күңел җылымны"дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Гармун астында ретро һәм заманча җырлар башкарылды. Матур җырлар нәфис сүз белән чиратлашып барды. Өлкәннәр бик зур рәхмәт белдерделәр. Концерттан соң үзебезгә дә рәхәт һәм җиңел булды, чөнки без аларны бераз гына булса да көндәлек проблемаларыннан аерып тордык һәм аларга яхшы кәеф бүләк итә алдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International