“Көзге әкият” бәйрәме

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Ике Басу Арташ “Күбәләк” балалар бакчасында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче катнашында “Көзге әкият” дип исемләнгән бәйрәм узды. Балалар бәйрәмдә әкия куйдылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, әти-әниләр катнашында төрле-төрле уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахырында балалар әти-әниләре белән “Көзге әкият”почмагында  фотога төштеләр. Бәйрәм файдалы һәм күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International