Театралләштерелгән концерт.

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Кече Шыңар мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көне һәм Россиядә Театр елы уңаеннан "Театраль солянка"дип исемләнгән концерт булды. Кышкы сезонны ачып, студентлар һәм яшьләр спектакльләрдән өзекләр, көлкеле күренешләр, төрле комедияләрдән җырлар әзерләгәннәр иде. Концерт программасы т.Миңнуллинның "Диләфрүзгә дүрт кияү"пьесасы буенча төзелгән. Җырчылар, ансамбльләр, бию коллективлары һәм концертны алып баручылар үз чыгышларында авыл тормышы, мәхәббәт һәм тугрылык темасын ачтылар. Концерт  тамашачы күңеленә хуш килде, һәр чыгышны алкышларга күмделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International