14-15нче ноябрь көннәрендә Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе базасында тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри осталык республика конкурсы муниципаль этабының «Сыйныф җитәкчесе» номинациясе үткәрелде. 17 педагог сыйныф сәгатьләре өзекләрен күрсәтте, хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашты. Алар арасында иң яхшысы конкурсның зона этабында катнашачак.