16 ноябрьдә Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары Марий Эл республикасының Йошкар – Ола шәһәрендә үткәрелгән "Энҗе бөртекләре эзләп" төбәкара этник экспедиция фестиваль-конкурсында катнаштылар.

2019 елның 17 ноябре, якшәмбе

16 ноябрьдә Марий Эл республикасының Йошкар – Ола шәһәрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән "Энҗе бөртекләре эзләп" төбәкара этник экспедиция фестиваль-конкурсы узды.

Әлеге конкурс татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау, торгызу һәм популярлаштыру; традицион мәдәниятне йөртүчеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү; иҗади коллективларның һәм аерым башкаручыларның осталык дәрәҗәсен күтәрү максатыннан уздырыла.

Конкурста Россиянең төрле төбәкләреннән 450 катнашучы (иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар) катнашты: Пермь крае, Ульяновск өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Чуаш Республикасы, Мари-Эль Республикасы, Татарстан Республикасы Казан шәһәре, Тукай районы, Кайбыч районы, Югары Ослан районы, Балтач районы, Арча районы, Биектау районы һәм башкалар. Катнашучыларны Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гаделшина Гамира Габдулла кызы, профессор, 15 нче музыка мәктәбе директоры Габдрахманов Дамир һәм Марий Эл Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәрләре бәяләде.

Саба балалар сәнгать мәктәбеннән вокал бүлеге укучылары (укытучысы Дәүлиева Г. Р., концертмейстер Маликова Ч. Ф.) һәм курайчылар ансамбле (укытучысы Солтанов С. Н.) катнаштылар.

Конкурс нәтиҗәләре:

- Гарифуллина Айзилә - 1 дәрәҗә Лауреат,

- Галимҗанова Адилә-2 дәрәҗә Лауреат,

- дуэт: Кашапов Илүзәр һәм Динмөхәммәтов Аяз-2 дәрәҗә Лауреат,

- Галимҗанова Лиана-3 дәрәҗә Лауреат ,

-Галимов Азат 3 нче дәрәҗә Лауреат ,

- Дәүлиева Гөлназ Рәшит кызы-2 дәрәҗә Лауреат,

- курайчылар дуэты: Галимов Азат һәм Шәмсетдинов Ислам-2 дәрәҗә Лауреат, 

- курайчылар дуэты: Мөбәрәкҗанов Булат һәм Шәрәфиев Фәнил – 3 дәрәҗә Лауреат.

Укучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International