“Китап бәйрәме” – әдәби кичә

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Бүген 20 нче ноябрь көнне Саба район үзәк китапханәсе Шәүкәт Биктимеров исемендәге район мәдәният йорты белән берлектә “Китап бәйрәме” – әдәби кичәсен оештырды. Чарада Казаннан махсус кунаклар ​ Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Газинур Морат, ”Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррир урынбасарлары Габделбар Ризванов һәм Зөлфия Халиуллиналар,Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт катнаштылар. “Казан нуры” ансамбле баянчысы Булат Хисмәтов үзенең моңлы койләрен тамашачыга җиткерде. Шулай ук чарада IX Дөньякүләм “Әдәби марафон"да катнашкан финалистларны тәбрикләп истәлекле бүләкләр тапшырылды. Инде икенче ел рәттән узучы II Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесенә дә йомгак ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International