«Юл хәрәкәте иминлеге көне»

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Безнең  Эзмә “Саф чишмә” балалар бакчасында  юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча  системалы рәвештә эшләр алып барыла. Бүген дә бакчабызда “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба  бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. һәм Саба районы буенча ИАЗ ОГИБДД ОМВД полиция капитаны Гаянова Г.Ф. катнашында Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү көне билгеләп үтелде. Тәрбиячеләребез юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү максаты белән шөгыльләр үткәрделәр, кечкенәләр төркемендә “Куян юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә” исемле әкият курсәттеләр. Уртанчылар төркемендә “Юл Азбукасы” исемле чара үтте. Ә зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар Машага юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә булыштылар. Әлеге чарада катнашучыларга зур рәхмәтлебез. Балаларга бирелгән бүләкләр, юл йөрү кагыйдәләрен алга таба өйрәнергә стимул булып торыр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International