"Чәй табыны артында"

2019 елның 14 декабре, шимбә

13 декабрь көнне Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә мөдире белән берлектә, Халыкара чәй көненә багышланган "Чәй табыны артында" дип исемләнгән танып-белү уены үткәрделәр. Программа барышында балалар яраткан эчемлекнең барлыкка килү тарихы һәм үзенчәлекләре турында белделәр. Балаларны каршы алган  өй хуҗасы уен-викторина үткәрде һәм аеруча актив катнашучыларга татлы призлар өләште. Чара бик тату һәм күңелле атмосферада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International