ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Су – табигатебездә иң төп яшәү чыганагы булып тора. 2016 ел – Татарстан Республикасында сулыкларны саклау елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 21 июль көнне Кызыл - Мишә авылы китапханәчесе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Салкын чишмә” елгасына сәяхәткә бардылар. Анда авыл башындагы буаның башлангычы булган, үләннәр арасыннан кайнап чыгучы, авыл халкы арасында элек –электән Салкын чишмә дип аталучы чишмәне чистарттылар, аның саф, салкын суыннан авыз иттеләр. Шунда ук кош оясына да тап булдылар. Анда яңа гына дөньяга аваз салучы нәни кошчыкны күреп, бик сөенделәр.

23 июль көнне Оет авыл китапханәсе клуб белән берлектә "Сәламәт булу-бик шәп!" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде.Әлеге чарада спорт, сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләштек, күңелле стартлар, уеннар оештырдык, мини-волейбол уйнадык.

Шекше авыл китапханәсендә “Бакчачы синең өчен” дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды. Әлеге күргәзмәгә бакчачылык буенча төрле китаплар, журналлар куелды.

Оет авыл китапханәсе клуб белән берлектә "Минем кызыксынуларым" - әңгәмә үткәрде. Балалар әңгәмә барышында үзләренең шөгыльләре, хыяллары, нәрсә белән мавыгулары турында сөйләделәр. Әңгәмә ахырында түбәндәге нәтиҗәгә килделәр: кызыклы, мавыктыргыч шөгыль белән мәшгуль булу-кешегә рәхәтлек бирә, шатлык өсти, күңелләрне күтәрә.

Шекше авыл китапханә мөдире балалар белән табигаттә “ Сәламәтлеккә сезнең юлыгыз“ – файдалы чара үткәрде. Әлеге чара барышында китапханәче балаларга үзләренең сәламәтлекләрен кайгыртырга, спорт белән шөгылләнергә кирәклеген, сәламәтлек турында китаплар укырга чакырды. 

Татар халкы өчен Болгар җире изге урыннардан санала. Соңгы елларда Изге Болгар җиренә игътибар артты. Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелендәге “Яңарыш” фонды тарафыннан Свияжск һәм Болгар күп яңарышлар кичерде, төзекләндерелде. “Безгә, Саба районы Олы Кибәче, Кече Кибәче һәм Төбәк авылында яшәүчеләргә шул үзгәрешләрне күреп кайту, тарихы Ватаныбызга аяк басу насыйп булды. Болгардагы яңарышларны үз күзләребез белән күреп кайту иде максатыбыз”, – ди оештыручыларның берсе Гүзәл Шәрәфеева.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International