Килдебәк урта мәктәбе “Рыбно-Слободский Универсалстрой” оешмасы җитәкчеләренә “Баскетбол” һәм “Мини-футбол” түгәрәкләре өчен спорт инвентаре алу өчен иганәчелек ярдәме күрсәткән өчен зур рәхмәтен белдерә.
10 ноябреннән “Бер команда бул!” дип исемләнгән республикакүләм конкурска старт бирелде. Әлеге конкурсның максатлары булып: белем бирү учрежденияләрендә үзидарәләрне үстерү, укучыларда лидерлык сыйфатлары тәрбияләү, иң яхшы балалар оешмаларын билгеләү тора.
Алан-Елга авылында урнашкан теплица хуҗалыгында яшел суган уңышы җыйнау һәм яшел кыякка суган утырту эшләре бара. Җитәкчесе Фазылов Р.М.. Хәбәрләшү өчен телефон номеры: (84362)46168.
Әниләр көне уңаеннан “Саба таңнары” редакциясе әниләрне яисә башка якын кешеләрне “Саба таңнары” газетасына яздыру акциясе игълан иткән һәм шушы изге гамәлне 16-26 ноябрь көннәрендә кылучылар арасында лотерея уйнатылачагын аңлаткан идек.
29 ноябрьдә “Саба” җәмгыятенең Явлаштау бригадасында терлекчелек буенча, хуҗалык хисапчылары катнашында киңәшмә узды.