ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

 «2015-2025 елларда Татарстан Республикасында укучыларга белем бирү стратегиясе”  кысаларында агымдагы елның 27 февраленнән 26 мартына кадәр XIX Дөньякүләм “Детство без границ” конкурсының республика этабы булып узды.

Т.С.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә “Книгини” клубының чираттагы утырышы узды. Космонавтика көне алдыннан хатын-кызлар, беренче кешенең космоска очкан вакытын хәтерләделәр, Левитан тавышының нинди тәэсирләр калдыруын искә алдылар. Китапханәче Е. Димитриева совет космонавтикасының иң мөһим үсеш этаплары турында сөйләде. Ю.А.Гагаринның космоска очуы турында видеофильм күрсәтелде.

Агымда уку елының беренче яртыеллыгында узган “Свежий ветер - Саф җилләр” конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Әлеге конкурсның нәтиҗәләре буенча Саба гимназиясенең Гөлнара Раифовна Шиһабиева җитәкчелегендәге «Яшүсмерләр» иҗат коллективы 3 призлы урынга лаек булды.

Эзмә авыл җирлегендә җитештерү оешмалары төзелеп килә.Шул исәптән шәхси эшмәкәр Валимухаметов Рафил Вәкил улы нын ит эшкәртү цехы төзелеп бетү алдында тора.Цехта ит, колбаса, казылык, полуфабрикат җитештереләчәк.Бу халыкка остәмә эш урыннары арта дигән сүз.

2017 елның 13 апрелендә социаль хезмәткэр Гөлнур Тимергалиева “Балкыш” тернәкләндеру булегендә ял итучеләргә “өченче буын һәм компьютер белеме” прграммасы буенча дәресләр уткәрде .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International