ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2017 ел
җомга

19 май  көнне Юлбат төп мәктәбендә пионериянең 95 еллыгына багышлап чаралар узды.

2017 нче елның 19 (25) маенда Иштуган җирле үзидарәсенең элеккеге рәисе Сибгатуллин Марат Нәби улының юбилее.

Иштуган авыл җирлегендә хуҗалык территорияләрен иске агачлардан чистарту эшләре алып барыла.

Район кырларында эшләүче алдынгы механизаторлар.

         18 май – Халыкара музейлар көне, Халыкара музейлар советы карары нәтиҗәсендә 1977 елдан бирле ел саен үткәрелеп килә. Шул уңайдан Район китапханәсенең уку залында “Сөембикә” клубы белән берлектә сәнгати сәгатъ уздырылды. Китапханәче Мөхәммәтшина Э.В. презентация ярдәмендә ТР Милли китапханәсенең һәм аның филиалларының эшчәнлеге турында сөйләде. Әңгәмә барышында викторина сораулары бирелде, “18 май – музейлар көне”  китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. “Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы” дип исемләнгән документаль фильм күрсәтелде.

Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе Шәмәрдән лицееның 8в сыйныф укучылары өчен (кл.җитәкчесе Сабирова Р.А.) “Любой музей есть память о веках” дигән темага мәдәни дәрес үткәрде. Китапханәче Галиакберова Р.Х. укучыларны Казан музейлары, аларның тарихлары, эш сәгатьләре, җәй көне үтәсе чаралары белән таныштырды. Укучылар игътибарына «Музеи - хранилище человеческой памяти» - электрон презентация тәкъдим ителде, китап күргәзмәсе оештырылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International