ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2017 ел
җомга

Бүген бөтен җир шары буйлап балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Балалар – тормыш чәчәкләре. Һәрберебез балачагын сагынып искә ала, ә үсеп буйга җиткәч, балаларга сокланып, яратып карыйбыз. Аларны сау-сәламәт, бәхетле итеп күрүдән дә зур сөенеч юк олылар өчен.
  

1 июнь көнне “Кояшкай” лагере үз эшен башлап җибәрде.

          1 июнь көнне – “Халыкара балаларны яклау көне”  уңаеннан Үзәк мәйданда Район балалар китапханәсе һәм Үзәк китапханә тарафыннан  -  “Экология елына”  багышланган  Чиста экология – сәламәт тормыш”  темасы астында  - асфальтка рәсем ясау бәйгесе үткәрелде. Балаларны яклау көне 1949 елдан дөнья күләмендә бик зурлап уздырылып килә. Бу көнне дөньяның төрле почмакларында балалар өчен бәйрәм тантаналары, концертлар, конкурслар үткәрелә.  Балаларны яклау көне җәйнең беренче көненә һәм иң куанычлысы – мәктәптә каникуллар башланган вакытка билгеләнгән. Үзәк мәйданга барлыгы 320 бала җыелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International