ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2017 ел
шимбә

Ел саен Россиядә 8 июль гаилә һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең төп символы Ромашка чәчәге. Гаилә - кеше тормышында иң әһәмиятле бәхет атрибуты булып тора. Шуңа күрә дә бу бәйрәм елдан ел күбрәк таныла бара. Беркем дә гаиләдә булган үзара аңлашуны да, ярдәмләшүне дә бернинди акчаларга да сатып ала алмый. Гаиләдәге мәхәббәт, тугрылык - иң зур байлыгыбыз. Шушы дата уңаеннан Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе «Семья-это значит мы вместе» дигән темага китапларга күзәтү уздырды. Китапханәчеләр Садыйкова Г., Галиакберова Р. балаларны гаилә көне тарихы белән таныштырдылар; аларны әдәпле булырга һәм үз гаиләләрен яратырга өндәделәр. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык турында шигырьләр укылды һәм китап күргәзмәсе оештырылды. Шәмәрдән балалар китапханәсендә «8 июля – День семьи, любви и верности» - информацион лист әзерләнде, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Китапханә мөдире Н.Гатиятова балаларны Петр һәм Фаврония Муромскийлар турындагы легенда белән таныштырды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International