17 августта Татарстанга Карелия республикасы делегациясе килде. Делегация составында әлеге регионның үсеш стратегиясе башлыгы урынбасары Владимир Тимофеев, Карелия Республикасының балыкчылык, аучылык һәм авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Оксана Гаврош, Карелия республикасы башлыгы киңәшчесе Владимир Лабинов, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре бар иде.
Август ахыры. Әкрен генә көннәр көзгә таба атлый. Һава торышы да көзгә таба авышкан кебек: көндез белән көннәр җылытып җибәрсә дә, иртә – кич салкынча була. Җәйнең ике аенда да яңгыр явып торганннан соң кояш чыкканын күрү үзе бер бәхет инде ул.
Районда барлык хужалыклар игеннәрне урып-жыюга кереште. "Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесенең Арташ яклары басуларына ике “Нива” комбайны 4 августта чыккан. Аларны әтиле-уллы Илһам һәм Иляс Миңнеголовлар иярли.