ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

7 декабрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары, Югары Утар интернатында тәрбияләнүче балаларга, укытучылар һәм  укучылар көче белән әзерләнгән концерт күрсәттеләр. (Мәдәният бүлеге)

Республикада балалар милли театр иҗатын үстерү, СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның иҗатын пропагандалау максатыннан 2017 елның 7 декабрендә Саба районы Тимершык авыл җирлеге Мәдәният йортында...

7 декабрь көнне район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубының утырышы узды. Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә торган күп функцияле үзәк дәүләт бюджет оешмасының Саба филиалы җитәкчесе Багманова Алсу Рифкать кызы оешманың эшчәнлеге турында сөйләде.

Инде менә ничә еллар декарь ае инвалидлар Декадасы белән башланып китә. Инвалидлар Декадасының төп максаты – халык игътибарын, сәламәтлегендәге кимчелекләр нәтиҗәсендә эшкә сәләтсез булган кешеләрнең проблемаларына юнәлтү, аларның ирекләрен һәм хокукларын яклау, иҗтимагый тормышта катнашуларын булдыру. Шулай ук без бу атналыкта үзебезнең әхлакый сыйфатларыбызны да барларга тиеш.

«Балкыш» тернәкләндерү бүлегендә  “Инвалидлар ункөнлеге” уңаеннан  төрле чоралар уздырылды.

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан инвалидлар декадасы уздыру инде традициягә әйләнде. Һәр ел саен бу ункөнлектә инвалидлар өчен төрле чаралар оештырыла. Эзмә авыл җирлегендә дә мәдәният йорты һәм  китапханә мөдирләре тарафыннан физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән бик күп чаралар уздырылды, аларнын ойләренә йореп күчтәнәчләр өләшенде.  Язмыш кимсеткән, табигать кыерсыткан бу кешеләрнең яшәүләре дә - үзе бер батырлык. Аларга карап, башкалар да сәламәтлекнең кадерен белергә, түземлерәк, шәфкатьлерәк булырга өйрәнә.Эзмә авыл  җирлеге

6 декабрь көнне Кызыл Мишә авыл клубында Мичән авыл җирлеге үзешчәннәре «Җырлы – моңлы туган ягым!» дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

2017 елның 6 декабрендә Явлаштау авыл мәчетендә  пәйгәмбәребез Мөхәммәд Мостафа саләллаху гәләйһи вәссаләмне искә алуга багышланган бәйрәм кичәсе үтте. Бу чараны Явлаштау мәчетенең имам-хатыйбы Инсаф, Тәслимә абыстай оештырдылар. Бәйрәмдә авыл халкы, балалар катнашты. Килгән кунаклар, Иләбәр авылы имам-хатыйбы Раушан, Ислам университеты студентлары эчтәлекле чыгышлар ясадылар, сәламәт яшәу рәвеше алып бару, бер-береңә ярдәмчел булуның әһәмияте турында сөйләделәр. Имам-хатыйб Инсаф вәгәзьләр, салаватлар укыды. Спонсорлар ярдәме белән чәй табыны эзерләнде. 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы аттестация комиссиясе каршындагы Саба муниципаль районы эксперт комиссиясенең йомгаклау утырышы

Түбән Шытсу авылында яшь белгечләр өчен йортлар төзү эше төгәлләнеп килә. Төзүче оешма ООО “Р.Слободский Универсалстрой”. Бүгенге көндә йортларның эчке өлеше эшләнә.

Түбән Шытсу авыл җирлеге.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International