ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары дәресләрдән сон класс җитәкчеләре белән берлектә чаңгы шуалар.

26 нчы январь көнне “Тургай” приютында 2017 нче ел нәтиҗәләре буенча отчет җыелышы булды.Җыелышта  Социаль  яклау идарә отделы начальнигы М.М.Хуҗин, Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Н.Н.Нурмухаметов катнаштылар. Доклад һәм презентация белән директор вазыйфасын вакытлыча үтәүче Ибрагимова О.А. чыгыш ясады.-Иске Икшермә авыл җирлеге.

 Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан  балалар белән эшләүгә аерым игътибар бирелә. Олы Шыңар авыл җирлеге.

  26 январь көнне Симет җәмгыятенең , Саба мунципаль районы  авыл хуҗалыгы һәм җитештерү тармагы җитәкчесе Хасаншин Х.Ш. катнашында гомуми отчет җыелышы булып узды. Югары Симет авыл җирлеге.

2018 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Саба муниципаль районының Әзмә авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Кулланучы хокукларын өйрәнәбез” дигән темага сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.

26 нчы январь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Татарстанның Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте белән берлектә туган як тарихына багышланган басмаларның презентацияләрен оештырылды. Чарада "Сатыш гасылар аша 1170-2017 еллар" китабы тәкъдим ителде. Бу чарада Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Фаил Фәһим улыда катнашты.  Китапның авторлары: Габдрахманов Ф.И. һәм Гильмиев С.Г.

Сатыш авыл җирлеге

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International