ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

31 нче гыйнвар көнне Казан шәһәрендә география фәне буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының региональ этабы үтте.

31 январь көнне Саба мунципаль районы авыл хуҗалыгы һәм җитештерү тармагы җитәкчесе Хасаншин Г. Ш. катнашында ООО " Саба" " Явлаштау" бригадасының гомуми отчет җыелышы булып узды. Җыелышта хуҗалыкның һәр тармагына белгечләр тарафыннан җентекле анализ ясалды, хуҗалык эшчәнлеге кәнәгатьләнерлек дип табылды. Алга таба резервларга таянып җитештерүне арттырырга дигән нәтиҗә ясалды..Филиал директоры Мөхетдинов А.Р. юбилярларны котлап, грамоталар тапшырды.

29 гыйнвар көнне Тимершык авылы спорт залында мини футбол буенча соңгы уеннар булып узды. Киеренке уенда Тимершык командасын җиңеп Явлаштау командасы зона этабының җиңүчесе булды. Команданы нәтиҗәле уен күрсәтүе белән котлыйбыз һәм финал уеннарында уңышлар телибез.

    1 февраль көнне Район киттапханәсенең уку залына “Өлкәннәр” клубына йөрүче ветераннар алдында чыгыш ясау өчен кулланучылар хокукларын яклау бүлегеннән Халилов Азат Илһам улы килде.

31 нче гыйнвар көнне Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсенең уку залында “Балкыш” тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Туган җирнең сайрар былбылы» дигән темага әдәби сәгать үткәрелде.

Иске Мичән мәдәният йортында Саба мунципаль районы авыл хуҗалыгы һәм җитештерү тармагы җитәкчесе Хасаншин Х.Ш. катнашында ООО " Саба" " Мичән" бригадасының гомуми отчет җыелышы булып узды.

Югары Шытсу авылында яшәүче Нурислам Нәбиуллин һәм Разыя Нәбиуллинаның бергә гаилә корып яши башлауларына 65 ел тулды. Әлеге матур, тату, үрнәк гаиләне чын күңелдән котлыйбыз! Якыннары, туганнары янәшәсендә озын, озак гомер кичерегә язсын! – Түбән Шытсу авыл җирлеге.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International