ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

2 февраль көнне Шекше мәдәният йортында Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт театры артистлары тарафыннан «Гашыйклар утравы» спектакеле куелды. Тамашачылар спектакльне бик яратып карадылар, зур рәхмәтләрен белдереп көчле алкышладылар.

3 нче февраль көнне Байлар Сабасында чираттагы сәүдә йорты ачылу тантанасы булды. “Гаилә” сәүдә йорты Мәктәп урамы,49 йорт адресы буенча урнашкан.Саба шәһәр җирлеге.

Иске Икшермә авылында урнашкан “Тургай” приютында балалар белән “Эшмэкэрлэр көне” үткәрелде.Ул көнне балалар приюттагы булмәләрнен идәннәрен юдылар, гөлләргә сулар сиптеләр. Китапхәнә һәм гардеробларны  җыештырдылар. Коннен икенче яртысында балалар үзләренен шәхси эшләрен: матурлык салоны, массаж салоны, чәчтарашханә ачтылар. Көн ахырында һәрбер катнашучы бала дипломнар һәм рәхмәт хатлары белән буләкләнде.

Явлаштау урта мәктәбендә инглиз теле укытучыларының район семинары үткәрелде.

3 нче февраль көнне, Интернет куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында, Юлбат мәдәният йортында китапханә  белән берлектә 3нче  сыйныф укучыларына “Син һәм синең компьютер”- дип аталган тема буенча мәгълүмат сәгате уздырылды.Укучыларга комьютер презентациясе күрсәтелде. Интернетның уңай һәм тискәре яклары хакында сөйләнде .Чара ахырында төрле кызыклы өстәл уеннары оештырылды

Юлбат авыл җирлеге


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International