ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2018 ел
якшәмбе

Бөтенроссия «Лыжня России 2018» һәм «Лыжня Татарстана 2018» республика  чаңгы ярышлары

2017 елның октябрь аенда капиталь төзекләндерүдән соң мунча-сәламәтләндерү үзәге ачылды. Биредә: мунча, сауна, хаммам, чәчтараш, тоз бүлмәсе, массаж, фитобочка хезмәтләре күрсәтелә.

  Арташ авыл җирлегендә “Россия чаңгы юлы 2018”га һәм “Татарстан чаңгы юлы 2018” уздырылды. Бәйрәмдә Саба районының Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Галиуллин А.М.,авыл җирлеге башлыгы Әгъләмҗанов А.Р. һәм Арташ авыл җирлегенә кергән  оешма җитәкчеләре катнашты. Чарада  катнашучылар коймак белән чәй эчә алдылар.

 Арташ авыл җирлегендә җыен булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов, район башлыгы урынбасары Р.Р. Закирзянов, башкарма комитет җитәкчесе М.Р.Ишниязов,хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Арташ  авыл җирлеге башлыгы  А.Р.Әгъләмҗанов,  халык каршында 2017 нче елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм 2018 нче елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов авыл җирлегендә яшәүче халыкка мөрәҗәгать итеп, авылның һәм гомүмән районның киләчәген ничек күрүе, нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк дигән фикерләре белән уртаклашты. Шулай ук халык каршында участок инспекторы Ф.Г.Шигабиев, янгын куркынычсызлыгы буенча Дәүләт инспекторы И. Т. Хузин чыгыш ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International