ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2018 ел
сишәмбе

ООО «Евро Акцент Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте - суны әзерләү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тиз үсүче компания. 2017 елда продукция, башкарылган эшләр һәм хезмәтләр күләме 100927 мең сум тәшкил иткән.

9 февральдә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинга 80 яшь тулды.  Шул уңайдан район китапханәсенең китап бирү бүлегендә “Тормышны җиңгән шагыйрь” исемле китап күргәзмәсе куелды. Китап укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Язучының китаплары укучыларга  тәкъдим ителде.  

Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбендә хәрби-патриотик  тәрбия айлыгы дәвам итә.

2017/18 елның  авыл җирлекләре арасында мини футбол буенча  Саба муниципаль районы Чемпионатының  йомгаклау уеннары һәм бүләкләү тантанасы

Тимершык авыл җирлеге хәбәрләре.

10 февральдә Олы Нырты авыл җирлегендәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, бюджет оешмалары эшчеләре һәм җитәкчеләре "Россия Чаңгы юллары-2018"  массакүләм чаңгы ярышларында катнаштылар. 

“Шәмәрдән ашлык кабул иту предприятиясе” акционерлык җәмгыяте коллективы  ВЛКСМ нын 100 еллыгына багышланган концерт программасы белэн Оет авылында чыгыш ясады. Шәмәрдән авыл җирлеге башкарма комитеты.

10 февральдә Олы Кибәче авыл җирлегендәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, бюджет оешмалары эшчеләре һәм җитәкчеләре "Россия Чаңгы юллары-2018" массакүләм чаңгы ярышларында катнаштылар. Чаңгычылар кайнар чәй һәм коймак белән сыйланды, җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Бүләкләр белән КФХ Галиахметова И.М. ярдәм итте. -Олы Кибәче авыл җирлеге.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International