ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Оет авыл клубында "Шәмәрдән ашлык кабул итү предприятие"сенең "Алга атла, комсомол токымы!" исемле иҗат - отчет концерты булып узды.

Кичә, 13 гыйнвар көнне хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре хатын-кызлары арасында волейбол уеннары узды.(Район этабы).

   10 февраль көнне җирлектәге бюджет учреждениясе хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм җирлектә яшәүче  теләгән һәр кеше катнашында  “Лыжня России 2018” – “Лыжня Татарстана 2018”  чаңгы ярышы булып узды.  Югары Симет авыл җирлеге.

13 нче февраль көнне Эзмә авыл җирлегендә җыен булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов, район башлыгы урынбасары Р.Р. Закирзянов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Эзмә  авыл җирлеге башлыгы  А.Р.Шайхетдинов,  халык каршында 2017 нче елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм 2018 нче елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов авыл җирлегендә яшәүче халыкка мөрәҗәгать итеп, авылның һәм гомүмән районның киләчәген ничек күрүе, нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк дигән фикерләре белән уртаклашты. Шулай ук халык каршында участок инспекторы Ф.Р.Мөбәрәков, янгын куркынычсызлыгы буенча Дәүләт инспекторы И. Т. Хузин, “Энергосбыт” оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Галимҗанов Р.Х. , “Ватаным Татарстстан “ гәҗитенең баш мөхәррире М М. Сәфәров чыгыш ясадылар.  Җыен барышында,  гражданнар үзләрен борчыган сорауларны җиткереп аларга конкрет җаваплар да алдылар.

Эзмә авыл җирлеге.

14 февраль көнне район үзәк китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Мостафина  Гөлнара  Саба гимназиясенең  5 “Б”(сыйныф җитәкчесе Ләйсән Илгизәр кызы) һәм 7“В” (сыйныф җитәкчесе Ләйсән Гафур кызы) сыйныф укучыларына, халкыбызның бөек улы, бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә карата “Муса Җәлил - герой шагыйрь” - батырлык дәресе уздырды.

10 февральдә  Иске      Икшермә  авыл җирлегендәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, бюджет оешмалары эшчеләре һәм җитәкчеләре "Россия Чаңгы юллары-2018"  массакүләм чаңгы ярышларында катнаштылар. Иске Икшермә авыл җирлеге.

2018 елның 13 нче февралендә Лесхоз картлар һәм өлкәннәр йортында 2017 нче ел нәтиҗәләре буенча хезмәт коллективының гомуми отчет җыелышы булды. Җыелышта Саба муниципаль районының социаль яклау булеге начальнигы Хузин М. М. катнашты.

 

Лесхоз картлар йорты

12 нче февраль көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә халык  җыены уздырылды.  10 февраль көнне “ Татарстан чаңгысы – 2018”  буенча чаңгы ярышлары уздырылды. 10 февраль көнне Олы Шыңар шугалагында Нуриев Булат истәлегенә алкалы хоккей буенча  ярышлар үткәрелде. Олы Шыңар авыл җирлеге.

10 февраль көнне Сатыш авыл җирлегендә "Россия  чаңгы юллары - 2018" дип исемләнгән ярышы үткәрелде. Мәдәният йортлары, балалар бакчалары, мәктәп хезмәткәрләре, җитәкчеләр бу ярышта бик теләп катнаштылар. Иң яхшыларына акчалата бүләк тапшырылды.

Сатыш авыл җирлеге

Авылыбыз фельдшерлары хезмәттә генә түгел,  спортта да сынатмыйлар.  Илебез буенча үткән чаңгы ярышларыннан да читтә калмадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International