ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

21 февраль коне хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре хатын-кызлары арасында Саба муниципаль районының волейбол Чемпионаты тогәлләнде. (Район этабы).

11 февраль көнне Явлаштаутау  мәдәният  йортында Эзмә авыл җирлегенең ,ВЛКСМ нын тууына 100 еллыгына багышланган «Яшьнәп үткән яшьлек» дигән исем астында   иҗат -отчет концерты  булып узды. Концерт программасы  матур җырлар, шигырьләр, бию номерлары, юмористик күренешләргә үрелеп барды. Концерт бер кемне дә битараф калдырмады. Тамашачы бик канәгать булып таралышты. Эзмә авыл җирлеге

Февраль аенда «Наши истоки. Читаем фольклор» Бөтенроссия Акциясе үтә. 21 февральдә әлеге Акция кысаларында барлык китапханәләрдә дә төрле чаралар уздырыла.

 

Өченче заездта  ГАУСО “КЦСОН “Балкыш” МТЗ СЗ РТ Саба муниципаль районы” тернәкләндерү бүлегендә Закирова Р.К.  тарафыннан “Ватанны Саклаучылар көне”уңаеннан чаралар үткәрелде.

17 февраль көнне Яңа Мичән  авылы мәдәният йортында Шемордан торак комуналь идарәсе коллективының “Алга атла Комсомол!” дип исемләнгән иҗат-отчет  концерты булды. Концерт тәмамлангач җирле үзидарә рәисе, А.Ә.Гәрәев, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Тамашачы бик канәгать булып таралышты. " Мичән авыл җирлеге"

Саба районы хуҗалыкларында югары репродукциядэге язгы бодай, арпа, купъеллык үлән,һәм төп силос культурасы булган кукуруза орлыкалры сатып алу бара. Авыл хуҗалыгы идарәсе.

20 нче февральдән JuniorSkills чемпионаты башланып китте.

20 февраль көнне Түбән Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан "Орчык өмәсе" үткәрелде. Әлеге чараның төп максаты, бу күркәм йоланы киләчәк буыннарга җиткерү һәм саклап калу.

Түбән Шытсу авыл җирлегендә 18 мартта узачак сайлауларга әзерлек бара.

 

Түбән Шытсу авыл җирлеге.

Шәмәрдән авыл мәдәният йортында Шәмәрдән участок шифаханәсе хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән «Любовь, комсомол и весна...» дип исемләнгән иҗат-отчёт концерты булды. Һәр чыгышны тамашачы бик җылы кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International