ЯҢАЛЫКЛАР


8
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

8 март көнне, Саба мәдәният йортында, халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Язларда яшәрә күңелләр" дип исемләнгән бәйрәм концерты узды.

Мишәбаш мәдәният йортында 8 март–Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан матур чаралар уздырылды.
7 нче март көнне "Кош канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле" дигән гаилә бәйрәме уздырылды. Чарада катнашкан гаиләләр җитезлектә, тапкырлыкта һәм башка ярышларда көч сынашып,  тамашачыларга матур җыр-биюләр бүләк итеп, күңелле  ял иттеләр.

  Мәдәният йортында "Яз гөлләре сезгә бүләккә " дигән  бакчада тәрбияләнүче балалар катнашында бәйрәм концерты үтте. Малайлар һәм кызлар якынлашып килүче 8 март –Халыкара хатын-кызлар көне белән әниләрен, дәү әниләре һәм әбиләрен котладылар, алар хөрмәтенә шигырьләр сөйләделәр, җыр, биюләр башкардылар.

 

Югары Шытсу мәдәният йортында 8 март бәйрәменә багышланган "Кулларыңнан гөлләр тама" дип исемләнгән чара үткәрелде. Әлеге чарада төрле конкурслар, җыр-бию оештырылды.

Түбән Шытсу авыл җирлеге барлык гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлый!

4-нче март көнне Эзмә авылында  Саба районы халкы арасында кышкы спартакиада һәм әлеге  чара кысаларында ике тапкыр паралимпия чемпионы Рушан Миннегулов призына “Сәламәтлек чаңгы юлы-2018” ярышлары  үткәрелде.Барлык спорт сөючеләрне  район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тәбрикләде.

Спорт ярышлары иганәчеләре: ҖЧҖ "Сабагро" ҖЧҖ,"Игенче" ҖЧҖ, Саба ПМК "Мелиорация" ҖЧҖ, "Сабылен", ИП"Әхмәтов В. Г." КФХ, "Әхмәтов Р. Г., ИП "ГАДРАХМАНОВА Ч. И." шәхси эшмәкәр "Зарипов.Ә.М", ИП"Мәүлетов, А. Х."

Катнашучыларга һәм призерларга грамоталар, медальләр һәм акчалата бүләкләрне ике тапкыр паралимпия чемпионы Рушан Миннегулов үзе тапшырды. Эзмә авыл җирлегенә кергән барлык бюджет учреждениеләре, оешмалары катнашты. Шулай ук хәрәкәтчән уеннар белән балалар һәм олылар ачык һавада бик күңелле үтте.Спартакиада  катнашучыларны ачык һавада  зур казанда пылау,кайнар чәй һәм коймак белән каршы алдылар.Эзмә авыл җирлеге.

Дүртенче заезда  ГАУСО “КЦСОН “Балкыш” МТЗ СЗ РТ Саба муниципаль районы” тернәкләндерү бүлегендә  Закирова Р.К.  тарафыннан 8 март Халык - ара хатын кызлар көненә багышланган кичә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International