ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2018 ел
дүшәмбе

12-13 нче март көннәрендә районыбыз укучылары Питрәч районында узучы “Ватан” VIII Республика конкурсында катнашалар.

7 март көнне ООО «СХП Юлбат»  хуҗалыгында 2018 елга язгы чәчугә әзерлек буенча җыелыш булып узды.

Җыелышта Саба районы башлыгы Р.Н.Минниханов, авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Г.Ш. Хасаншин, хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар һәм инженерлар катнашты.

Тракторлар һәм авыл хуҗалыгы техникасы ремонты барышы белән районның җитештерү маркетинг бүлеге начальнигы Р.В.Харисов чыгыш ясады. Шулай ук  2017 елгы һәм 2018 елның январь ае өчен электроэнергия, ягулык-майлау материаллары тотылышына анализ ясалды. Хуҗалыкларның сыйфатлы орлык белән тәэмин ителеше, минераль ашламалар туплау буенча игенчелек бүлеге консультанты Р.Ф. Нигаметзянов чыгыш ясады. Җыелышны авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Г.Ш. Хасаншин тәмамлады.

 

 2018 ел 11 нче март көнне, Сәрдә авылында  “Данил мәчете”  ачу тантанасы булды.

  10нчы март көнне Шекше мәдәният йортында Алан-Елга авылының Комсомол урамы үзешчәннәре әзерләгән зур бәйрәм концерты узды. Әлеге чарада яше-карты, олысы-кечесе барлыгы илледән артык сәнгатькәр катнашты. Алар тамашачылар игътибарына җыр-биюләр, юмористик күренешләр тәкъдим иттеләр, презентация әзерләп, авыл һәм урам тарихы белән таныштырдылар. Мәдәният йорты фойесында “Тарлау оч” уңганнары әзерләгән күргәзмә эшләде һәм Дамир Нигъмәтҗановның 2008нче елдан җыя башлаган сәгатьләр коллекциясе күрсәтелде.

9 - 11 март аралыгында Казан шәһәрендә 15 һәм 19 яшьлекләр арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә бадминтон ярышлары булып узды.

Айның хәрбер икенче сишәмбесе сәгатъ 14:00 дән 16:00 га кадәр, Саба районының, Саба шәһәр җирлеге Тынычлык урамы, 22 йортта урнашкан Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре күрсәтә торган Күпфункцияле үзәктә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) белгече, һәм Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь һәм кулланучылар хокукларын яклау инспекциясенең (Госалкогольинспекция РТ) белгече, халыкка  кулланучы хокуклары сораулары буенча ярдәм күрсәтү һәм киңәшмәләр бирү буенча очрашулар оештыра.    

Көннен яктылыгы- кояшта, күкнен матурлыгы – йолдызларда, җирнен гүзэллеге- кызларда. 8 март хатын-кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме. Элеге бәйрәм башка бәйрәмнәрдән яктырак та, җылырак та, мөлаемрак та шикелле.

Иске Икшермә авылында урнашкан “Тургай” приютында Халыкара хатын-кызлар  көне унаеннан “Ягез эле, кызлар!” дигән конкурс үтте. Конкурста кызлар ике командага бүленеп ярыштылар. Ә егетләребез кызларга җырлар, биюлэр, чэчэклэр булэк иттеләр.  Үзләренен  матур теләкләрен җиткезделәр. Бэйрэм бик кунелле булды. Бәйрәмгә балаларнын әниләредә килгән иде. Бэйрэмдэ әнилэрнен катнашуы кичэне тагында ямьлэндереп,  жанландырып жибэрде.

 

7 март көнне Юлбат мәдәния йорты һәм китапханә хезмәткәрләре,  авылның уңган-булган, тырыш, иң матур килен-кайнаналары катнашында “Замана кайнаналары һәм замана киленнәре ”дип исемләнгән кичә - бәйге үткәрде. Юлбат «Ромашка» балалар бакчасында  «Әти-шикәр, әни-бал» исеме астында гаилә бәйрәме булып узды. Юлбат авыл җирлеге.

Арташ авыл җирлегенең һәр учреждениясендә 8 март бәйрәме уңаеннан бәйрәм мероприятияләре үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International